Россиянең хезмәт базарыннан ачыргыланулы авазлар ешрак ишетелә. Хезмәткәрләр яллый торган Superjob сервисы җитәкчесе Алексей Захаров мәктәпләрдә 500 мең укытучы җитешмәвен хәбәр итә. Моның сәбәбе итеп ул хезмәт базарында баланс югалуын күрсәтә.
«Бездә 500 мең укытучылык дефицит. Аның каравы, пицца 15 минутта килеп җитә», – ди ул «Коммерсантъ»ка биргән әңгәмәсендә. Хезмәт күрсәтү тармагының ашкын үсеше реаль тармактан торган саен күбрәк кешеләрне үзенә тартуыннан зарлана. Газета хәбәрчесе карады: Россиядә барысы 1 миллионнан аз гына күбрәк мәктәп укытучысы бар икән. Кытлыкның 50 процентка җитүе мәгариф тармагында хәлнең катастрофа дәрәҗәсендә булуын дәлилли. Тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк: мәктәптә эшләүчеләрнең байтагы – пенсионерлар. Бүген-иртәгә мәктәптән китәбез дип торалар. Лаеклы ялга чыккач, мәктәптән китеп, шәһәргә барып эшләп йөргән кичәге укытучылар да шактый.
Захаров кадрларның хезмәт күрсәтү тармагына ыргылуын салым системасы белән бәйли. Шул системадагы кимчелекләр курьерларга зур хезмәт хакы алырга мөмкинлек бирүен әйтә. «Баланс хәлендәге нормаль икътисадта курьер яңа эшли башлаган токарьдан күбрәк ала алмый. Ә бездә ала», – ди. Аның тел төбе аз салым түләп эшләүче үзмәшгульләргә барып тоташа. Салым системасын яңадан карап, «үзмәшгульлек темасын ябарга» дигән тәкъдим белән чыга.
Захаров тәкъдимен тормышка ашырып булыр ул булуын. Әмма аңа карап кына укытучылар саны артмас. Бүген аз салым түләп эшләүчеләрнең күбесе күләгәгә китәр, укытучылар барыбер суган суы суырып утырырга мәҗбүр булыр. Аларның хезмәт хакы курьерларны куып таратып кына үсмәячәк бит барыбер. Укытучылар Дмитрий Медведевның «хезмәт хакы ошамаса, бизнеска китегез» дигән васыятен тормышка ашыра башлаган. Краснодар шәһәренең вице-мэры Лилиана Егорова математика, информатика, физика укытучыларының кытлыгын аларның бизнес-структураларга күчүе белән аңлата әнә. «Алар логистлар була, программалар яза ала, ягъни базар таләп иткән бар нәрсәне эшлиләр. Табигый ки, ул өлкәләрдә бөтенләй башка хезмәт хаклары», – ди.
Уйлап карасаң, яхшы инженерлар, ай-ти белгечләр тәрбияләнсен өчен дә иң башта яхшы укытучылар кирәк. Базарны гаепләми генә мәгариф тармагында хезмәт хакын күтәрергә берәүнең дә башына килми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез