Газетага язылу

«Профессионаллар» хәрәкәтендә катнашучыларга 50 мең вакансия тәкъдим ителгән

10 меңнән артык компания һәм предприятие «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итә, алар конкурсантларга 50 меңнән артык стажировка һәм вакансия тәкъдим иткән.

Бу хакта чемпионатның йомгаклау (төбәкара) этабы башлану уңаеннан РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдерде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

2026 елгы чемпионатның йомгаклау этабында якынча 7 мең кеше катнашачак. Ярышлар федерациянең 31 субъектында һәм 14 партнер предприятие мәйданчыкларында узачак. Алар «төп» категориясендә 268 компетенция һәм «юниорлар» категориясендә 123 компетенция буенча үтәчәк.

Ярышлар 30 апрельгә кадәр төбәкләр мәйданчыкларында, ә 21 августка кадәр 14 партнер предприятие мәйданчыкларында дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре