Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннарга ышансаң, соңгы биш елда үсмерләр арасында теркәлгән психик авырулар саны 20 процентка арткан. Нинди авырулар ешрак очрый? Без һаман саен телгә алган гаджетлар рух саулыгына ничек йогынты ясый?
Бу җәһәттән балалар психиатры Марина Гармашның җаваплары белән танышыйк.
– Балаларда нинди психик тайпылышлар ешрак очрый?
– Без – балалар психиатрлары яшь ярымлык балалар белән дә, 18 яшьлекләр һәм хәтта 21–23 яшьлекләр белән дә эшлибез. Балаларда очрый торган рухи тайпылышлар аларның яшенә карап аерыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда нейроүсешкә бәйле тайпылышлар еш күзәтелә. Моны кайбер белгечләр «үсеш тоткарлыгы» дип атый. Бу тайпылышлар баш мие эшчәнлеге (интеллектуаль сәләтләр – хәтер, игътибар һ.б.), яңа күнекмәләр үзләштерү һәм мәгълүматны кабул итүгә бәйле.
Мәктәп яшендәге балаларда исә игътибар дефициты һәм гиперактивлык (СДВГ) еш күрәбез. Бу чорда бала тәртип, дисциплина мөһим булган тирәлеккә килеп эләгә. Гәрчә СДВГ симптомнары балалар бакчасында йөргәндә үк күренә башласа да, мәктәп яшендәге балаларда алар тагын да көчәя. Бу күпмедер дәрәҗәдә әти-әниләрнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларын әле кулда тота алуы, ә мәктәптә укый башлагач, бәйдән берникадәр ычкынуларына да бәйле.
Үсмерләрдә исә нәкъ олы кешеләрдә булган тайпылышлар (деменциядән тыш) булырга мөмкин. Аларда депрессия, биполяр тайпылыш кебек авырулар еш күзәтелә. Шул ук үсмерләрдә бәйлелек «чәчәк ата» башларга мөмкин. Әйтик, үсмер чакта наркотиклар һәм алкогольгә карата бәйлелек формалаша башлый, ә инде өлкән яшьтә диагноз буларак раслана.
– Компьютер уеннары, социаль челтәрләр, видеороликлар зыяны турында күп сөйләнә. Алар баланың психик сәламәтлегенә нинди зыян сала?
– Бездән еш кына: «Болар зыян саламы?» – дип сорыйлар. Әмма мин бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, аның төгәл генә җавабы да юк.
Күп кенә әти-әниләр: «Балам күп вакытын социаль челтәрләрдә уздыра, шуңа аның рухи проблемалары бар», – ди. Ә мин: «Баланың рухи проблемалары бар, шуңа ул социаль челтәрләрдә утыра», – дияр идем. Ул шул рәвешле бәлки проблемалардан кача, бәлки кәефен яхшыртырга тырышадыр.
Әмма бу мәсьәләдә бер мөһим нәрсә бар. Ул да булса – баланың яше. Кечкенә балаларның әти-әнисе контроленнән башка интернетта утыру мөмкинлеге булырга тиеш түгел. Югыйсә ул әле белергә тиеш булмаган, яше җитмәгән, гомумән, зыянлы булган нәрсәләр белән таныша башлаячак. Үсмерләр белән дә ниндидер чикләр урнаштырылырга тиеш.
Беләсезме, хәтта туклануга бәйле тайпылышлар һәм социаль челтәрләр арасында да элемтә бар бит. Бу андагы образларга бәйле. Бала үз идеалын социаль челтәрләрдә табып, аңа охшыйм, дип, ябыгырга тырышырга мөмкин. Бу кыз балаларга гына түгел, егетләргә дә кагыла.
Америка педиатрлар ассоциациясе менә нинди норма билгеләгән:
| Баланың яше | Гаджетлар куллану күләме |
| 1,5 яшькә кадәр | Бөтенләй киңәш ителми |
| 2 яшькә кадәр | Әти-әнисе белән бергә сыйфатлы контент карау |
| 2–5 яшь | Көненә 1 сәгать |
| 6 яшьтән зурраклар өчен | Әти-әнисе баланың гаджетта утыру вакытын контрольдә тота, башка эшләренә комачауламаслык итеп кенә рөхсәт итә |
– Бала суицид турында сөйли башласа, үз-үзенә зыян салса, әти-әнигә нишләргә?
– Иң яхшысы – баланы компетентлы, тәҗрибәле белгеч янына алып барырга. Моннан тыш, мин әти-әниләргә балаларын тыңларга киңәш итәр идем. Гәрчә алар сезгә мәзәк тоелган, ул кадәр мөһим кебек булмаган проблемалар турында сөйләсә дә. Аның сүзләренә ышанмавыгызны күрсәтмәгез. Теге яисә бу хәлдән чыгу юлын эзләргә булышыгыз.
Һәрхәлдә, баланы күрмәмешкә салышырга һич ярамый. «Бер синдә генә түгел инде бу хәл», «Менә үскәч чын проблемаларның нәрсә икәнен аңларсың», «Тормыштан зарланырга ярамый» ише сүзләр дә сезне балагыздан ерагайтачак. Алардан бер мәгънә юк. Киресенчә, бу балада гаеп хисен генә арттырачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез