Газетага язылу

Путин хәрбиләр санын 1,535 миллион хәрбигә кадәр арттыру турындагы указга кул куйды

1 августтан хәрбиләр саны 25 мең кешегә артачак.

Россия Президенты Владимир Путин Кораллы көчләрнең штат санын арттыру турындагы указга кул куйды. Документта билгеләнгәнчә, гомуми сан 2 426 130 берәмлек, шуларның 1 535 000 – хәрби хезмәткәрләр, дип хәбәр ителә указда.

1 августтан хәрбиләр саны 25 мең кешегә артачак. Элегрәк, 12 июнь указы нигезендә, аларның саны 1 510 000 кеше иде.

Документ нигезендә, штат санының артуы хәрби-төзелеш бүлекчәләрен булдыру белән бәйле, дип билгеләп үтелә документта. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре