Газетага язылу

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге ясалма фәһем «иҗат»ын мәҗбүри тамгалауны хуплаган

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 77 проценты, ясалма фәһем ярдәмендә уйлап табылган продуктлар, сурәт һәм чишелешләргә махсус тамга салынырга тиеш, дип саный.

Әйтергә кирәк, болай фикер йөртүчеләрнең саны елдан-ел арта. 2024 елда респондентларның 73 проценты бу фикерне хупласа, 2023 елда 69 проценты гына хуплаган.

Сораштыруда катнашучыларның 82 проценты фикеренчә, ясалма фәһем ярдәмче генә булып калырга тиеш. Ул төрле юллар тәкъдим итәргә мөмкин. Ә хәлиткеч сүзне кеше әйтергә тиеш. Сораштыруда катнашучыларның өчтән ике өлеше (67 проценты) фикеренчә, ясалма фәһемне аерым өлкәләрдә генә кулланырга кирәк. 34 проценты исә ул беркайчан да әдәп, әхлак нормаларын исәпкә алып, карар кабул итә алмаячак дип уйлый. 


Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре