Газетага язылу

Татарстанда 2030 елга кадәр 1474 лифтны алмаштырырга ниятлиләр

Татарстанда 2030 елга кадәр куллану вакыты чыккан 1474 лифтны алмаштырырга ниятлиләр.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтте. Аның сүзләренә караганда, норматив куллану вакыты чыккан барлык лифтлар билгеләнгән көнгә кадәр яңартылырга тиеш.

Югыйсә аларны туктатырга мәҗбүр булачаклар.

“2026-2029 нчы елларда республикада 1474 лифтны алыштырырга кирәк. Шуларның 980 е – төбәк операторы счетында, 494е – күп фатирлы йортларның махсус счетларында. Соңгыларына аерым тукталасым килә, чөнки алар белән вәзгыять катлаулы. 2025 елда махсус счетлар хисабына алмаштырылырга тиешле 36 лифтның 3 се генә яңартылды”, – диде Дамир Шәйдуллин.

Министрның беренче урынбасары искәрткәнчә, махсус счетлары булган йортларга капиталь ремонт үткәрү тәртибе Россия Торак кодексының 189 нчы маддәсе нигезендә җайга салына. “Әгәр милекчеләр тиешле эшләрне билгеләнгән вакытта башкармаса, җирле үзидарә органы акчаны махсус счеттан төбәк оператор счетына күчерү турында карар кабул итә ала”, – диде Дамир Шәйдуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре