Барлык титуллар яуланган, медальләр алынган... Сабан туйларында җилкәгә салган тәкәләрнең дә исәбе юк... Хәзерге вакытта көрәш дөньясында иң көчле егет булып саналучы Радик Сәлахов тагын нинди җиңүләргә өметләнә? Алдына нинди максатлар куеп яши? Иң көчле көндәшләренең келәмнән китүләренә сөенәме Радик? Соңгы мәртәбә кайчан һәм ни өчен елаган ул?
Рәсми ярышларда күптән җиңелгән юк инде
– Радик, син хәзерге көндә дөньядагы иң көчле көрәшче дип саналасың. Инде яулыйсы титуллар да калмады кебек. Мондый чакта спортчылар кайчак югалып кала, карьераларын тәмамлаучылар да була. Синең ирешелмәгән нинди максатларың бар? Кызык булмый башламадымы әле?
– Юк, әлбәттә. Көрәшчеләрнең әзерлеге елдан-ел яхшыра. Көрәшнең кызыгы гел бетми. Максатларга килгәндә, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына әзерләнәм. Июль ахырында Гарәп Әмирлекләрендә була ул. Әлегә беренче урында торган максат – шуннан җиңү белән кайту. Татарстан чемпионатында җиңүләр саны буенча Раил Нургалиевны куып тотып, узып китәргә дә исәп бар.
– Сорасалар, барлык титулларыңны санап чыга аласыңмы?
– Барысын да санап бетерү авыр инде ул... Тырышсаң, искә төшерергә була инде.
– Соңгы мәртәбә кайчан җиңелдең?
– Ашхабадта «Алыш» буенча халыкара турнирда икенче урын алып кайттым. Җиңеп бара идем, ләкин финалга җиткәндә, хәл бетте...
– Ә татар көрәшендә соңгы мәртәбә кайчан җиңелдең?
– Анысын хәтерләмим. Рәсми ярышларда күптән җиңелгән юк инде, Аллага шөкер.
«Соңгы тапкыр кызым тугач еладым»
– Мәрхүм әтиең Сирин абыйның шундый истәлеге бар: «Шулай бер елны Питрәч районына ярышларга барган идек. Ул чакта Радик IV урында калды. Ярышлар Сабан туе уза торган урында – урман янында узды. Менә шул урманны чыкканчы икәүләшеп еладык… Радик кечкенә иде ул чакта. Өстәвенә тәүге ярышлары. Тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: җиңелгәннән соң елый икән, көрәшчедән ни дә булса көтәргә була әле. Ә инде җиңелгәннән соң уйнап-көлеп йөрсә, аның белән шөгыльләнүдән файда юк». Соңгы тапкыр кайчан еладың?
– Җиңелгәннән соң инде күптән елаганым юк инде. Ә тормышта... Кызым тугач күңел тулган иде.
– Ярышларда төрле чаклар була. Җиңгәндә дә, җиңелгән чакта да кызып китәргә мөмкин. Ничек тынычланасың?
– Бер кычкырып аласың да тынычланасың инде. Бөтен хисләр чыгып бетә шулай.
– Көннәр буе уйланып йөрмисең, димәк?
– Юк, ярыштан кайтканда тынычланган булам инде. Келәмдәге келәмдә кала. Аннан чыккач, анда булган бөтен нәрсәне онытырга тырышам.
– Тынычлык, димәктән. Бер әңгәмәдә син: «Дөньяда иң яраткан урыным – авылдагы буа буе», – дигәнсең. Хәзер дә шулаймы?
– Әйе. Алла боерса, әле менә бүген дә авылга кайтырга исәп.
– Көрәшченең җәйге ялы ничек уза?
– Сабан туйларында, авылда. Авылда эш бетми бит ул. Дөрес, мал тотмагач, печән өсте сизелмичә үтеп китә. Шулай да, я бакчада, я ишегалдында эш табылып тора.
«Җиңгән саен әтине искә алам»
– Әниең янына еш кайтасыз инде?
– Атна саен кайтырга тырышабыз. Шөкер, әни эшләп йөри әле.
– Кайбер көрәшчеләр ярышларга гаиләләре белән килә. Синең кызларың (хатыны һәм кызы) бик күренми.
– Кызыбыз кечкенә бит әле. Алла боерса, июль азагында улыбыз туа.
– Хатыныңның көрәшкә карата мөнәсәбәте нинди?
– Башта минем көрәшүемә каршы иде. Ярыштан кайтасың, я аяк, я кул имгәнгән, я ирен җимерелгән... Аннан, тора-тора, ул да ияләнде инде.
– Ә әниең борчыламы?
– Әйе инде...
– Син һәр җиңүдән соң кулларыңны өскә күтәрәсең. Бу нәрсәне аңлата?
– Әтине искә алам. Аның киңәшләре, сүзләре көн саен колакта...
– Энең Рөстәмнең көрәшүен карау авырмы?
– Нык авыр... Үзем көрәшкәннән дә авыррак. Көн саен сөйләшәбез без аның белән, үзем белгәнне аңа да аңлатырга, өйрәтергә тырышам.
– «Өйрәтмә!» дигәне бармы?
– Юк, шөкер, «абый» гына дип тора.
«Яшьләр килә килүен, әмма...»
– Радик, җиңүгә ирешү өчен кайсы мөһимрәк: талантмы, тырышлыкмы?
– Талант та, тырышлык та мөһим. Әмма көрәштә Аллаһтан бирелгән талант – 1 процент, тырышлык 99 процентны хәл итә.
– Көрәшчегә тыйнаклык кирәкме, синеңчә?
– Ансыз булмый. Төрле чаклар булгалады, тыйнак булсаң, күпкә яхшырак икәнен аңладым.
– Ничә яшькә кадәр көрәшергә җыенасың?
– Аллаһы Тәгалә ничә яшькә кадәр мөмкинлек бирә инде.
– Синең авырлыктагы төп көндәшләрең Раил Нургалиев белән Муса Галләмов келәмнән китеп бара. Шатланасыңмы, әллә көенәсеңме?
– Шатланам да, көенәм дә. Алар белән һәрвакыт кискен көрәш була торган иде. Алар булмаса, мин дә бүгенге Радик була алмас идем. Әзерләнергә, тренировкаларны калдырмаска, алдыма максат куеп көрәшергә өйрәтте алар. Ә бу – иң мөһим нәрсәләр.
– Аларга алмаш булырдай көрәшчеләр күренәме?
– Дөресен әйткәндә, соңгы берничә елда күрмим әле. Яшь егетләр килә килүен. Көрәшеп карыйлар да югалалар.
«Беренче тапкыр откан телевизор әле дә өйдә эленеп тора»
– Сине «Зәй егете» дип тәкъдим итүләре ошыймы, «Чаллы егете» дипме?
– Зәй егете инде мин! Чаллыда мин яшим һәм шөгыльләнәм генә. Көрәшүен Зәй өчен көрәшәм.
– Былгы Сабан туйларын башка елгылар белән чагыштырырлыкмы?
– Быел мин дүрт машина оттым. Моңа кадәр дә шуның кадәр отканым бар иде. Ләкин әле бәйрәмнәр төгәлләнмәде бит, бәлки бу сан үзгәреп тә куяр.
– Ул машиналарны нәрсә эшләтәсез?
– Әлегә җыеп барам, аннан карарбыз. Тәкәләр дә авылда җыела. Сезон беткәч, нишләтәсен хәл итәрбез.
– Радик, батыр исеме – синең өчен нәрсә ул?
– Җиңүче, үзен җиңгән, тырышкан, бу исем өчен көрәшкән кеше.
– Сабан туе батыры булу белән рәсми ярышларда чемпион калу арасында аерма бармы синең өчен?
– Әйе. Бер яктан, рәсми ярышлар, әйтик, шул ук Татарстан чемпионаты Сабан туеннан бер баш өстен кебек. Икенче яктан, Сабан туенда батыр калсаң, син ел буе бу исемне йөртәсең, ә ярышлар еш булып тора.
– Иң кадерле җиңүеңне ата әле.
– Зәй Сабан туенда тәүге тапкыр батыр калуым. Ул чакта 17 яшь иде миңа. Тәкә белән телевизор бирделәр. Ул телевизор әле дә өйдә эленеп тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез