Яңа бинада безне «Горводзеленхоз» оешмасы идарәчесе Роза Җәббарова үзе каршы алды. Ике атна элек кенә Рәисне – чәчәкләр, чәчәкләрне Рәис белән таныштырган җитәкче безне дә шул маршрут буйлап алып китте. «Горводзеленхоз»ның Даурия урамында урнашкан яңа теплицалар комплексы ишекләрен ачканга өч ай гына әле. 11,5 квадрат метрлы корылмалар 1980 нче елларда төзелгән иске бинаны алыштырган. Чәчәкләргә караганда, кешеләре кадерлерәк. Иң элек монда эшләүче хезмәткәрләр өчен булдырылган уңайлыкларны күрик. Җитештерү куәтенә күрә кешеләре өчен дә тырышканнар. Душ, гардероб бүлмәләрен, ял һәм аш бүлмәсен яңадан төзегәннәр.
Яңа теплицаның төп үзенчәлеге – тулысынча автоматлаштырылган булуында. Операторлар бүлмәсендә утыручы егетләр чәчәкләрне үстерү процессын кирәкле төймәләргә басып кына көйли. Теплицадагы температура режимы да, яктылык дәрәҗәсе дә, дымлылык та монда үзгәртелә. Урындыкта утырып, телефон аша гына чәчәк үстер әле син!
Инде чәчәкләр үскән бинага узабыз. Бер миллион лалә менә никадәр икән ул! Сары, шәмәхә, ак, кызыл, алсу төсле 56 сорт чәчәк берьюлы диярлек ачылып утыралар кебек. Ни хикмәт, чәчәкләрнең берсе дә балчыкта утырмый. Төбе чәнечкеләр белән түшәлгән тартмаларга суганчаларны кадап куйганнар, алар яртылаш су эчендә утыра, нәзек торбалардан су тамып тора. Чәчәкләр белән эш иткәндә вакытны ычкындырырга ярамый. Уңыш алу чоры бәйрәмнәргә туры килсен өчен, яңа теплицага лаләләрне ремонт эшләре беткәнче үк утыртканнар. Туташ-ханымнар хакына инде барысы да. Декабрь азагында утырткан суганчалар чәчәк ата хәзер. Гомумән, бу лаләләр – беренче карлыгачлар бит. Моңа кадәр оешмада аларны бөтенләй үстермәгәннәр. Ел дәвамында теплицаларда 2 миллион чәчәк үстереп булчак. Шуларның яртысы инде яз бәйрәмнәренә әзер. Игътибар белән карауга, араларында әле чәчәк атмаганнары да күзгә ташлана.
– Чәчәкләрне тиешле вакытка аттыру өчен, махсус программа куела. Бәйрәмнәр чоры берничә атна дәвам итә. Шуңа без кирәкле сортларны, төрле төсләрне төрле вакытка чәчәк арттырабыз, – дип сөйли Роза Җәббарова. – Менә күрәсезме, болары әле атмаган. Җылылык градусын арттырсак, алар берничә көндә чәчәк атачак. Әмма күпләп сатып алучылар нәкъ менә шундый ачылып бетмәгәннәрен сорыйлар. Лалә кибеткә барып җиткәч кенә чәчәк ата, сату вакыты да озыная.
Чәчәк рәтләре арасында хезмәткәрләр йөри. Өлгергән, ачылып диярлек беткән чәчәкләрне кисеп, рәт-рәт тезелгән өстәлләргә салалар. Гадәти вакытта бу теплицаларда 16 кеше эшли, барысына да өлгерәләр. Ә менә бәйрәм алды чорларында ярдәм кирәк. Моның өчен башка участокларда эшләүчеләрне дә җыйганнар. Бер миллион лаләне вакытында әзерләп, Татарстанның төрле почмакларына таратып өлгерергә кирәк! Беренче партия чәчәкләрне инде Гашыйклар көненә үк әзерләгәннәр.
Фирдәвес Гәрәева биредә – чәчәкләр арасында – 18 ел эшли. Өе дә ерак түгел, Мәүлетов урамында гына урнашкан. Иртәнге җидедә эшләрен башлыйлар да кичке дүрттә инде өйгә ашыгалар. «Эш графигы шул ук, ә менә эш шартлары җир белән күк арасы инде», – ди Фирдәвес. Кеше матурлыкка, яхшыга тиз ияләшә. Элек нинди шартларда эшләгәннәре онытылмасын өчен, диварга фотоларны элеп куйганнар. Җиргә тиз төшерәчәк бу сурәтләр, диләр монда эшләүче кызлар да.
– Элек барлык эшне тулысынча кулдан башкара идек, үсентеләрне, чәчәкләрне урамга ташыйбыз, кире алып керәбез ул чакларда. Температура, һава дымлылыгы көйләнми иде. Тиешле шартлар булмаса, чәчәкләр дә кирәгенчә үсми, – дип, лаләләрне кисеп, бәйләп маташалар.
Киселгән чәчәкләрне берничә дистә туплап, үтә күренмәле кәгазьгә төрәләр, аннары зур тартмаларга тутыралар. Тартмалар складка китә. Анда хәзер 300 мең лалә үз хуҗасын көтеп тора. Баш күтәрми эшләүче кызларны эштән бүлдерәм. Рәис килгән көнне исләренә төшерәсе иде.
– Андый вакыйганы онытып буламыни? – дип көлә Фирдәвес. – Тормышка ашкан хыял ул. Кем уйлаган бит менә. Эшләгән урынга килеп, безнең белән Рәис үзе исәнләште, хәл белеште, сораулар бирде.
Хезмәттәше сүзләренә Илсөяр Нигъмәтуллина кушыла.
– Рәис киләсен алдан белеп тордык. Оешмага килсә дә, без әллә күрәбез, әллә юк, дигәндәй. Монда юллар күп, кайсыннан узасы, кайда борыласы билгесез. Күреп тә, безгә аның белән сөйләшергә ирек булмаска да мөмкин. Үзебез сүз катмыйбыз инде анысы... Ә ул безнең янга килде! «Нихәлләр, кызлар? Эшләп буламы? Яңа шартлар ошыймы?» – дип сорады. Ошамыймы соң инде?! Безнең кебек гади хезмәткәрләргә шундый игътибар күрсәтер дип уйламаган идек. Олы кеше булып та, безгә эндәште. Фотога да күп төшерделәр ул көнне, телевидение дә төшерде. Кичкә инде бөтен интернет безнең фотолар белән тулган иде. Танып язучылар да күп булды.
– Нибары унбиш-егерме минут булды Рәис монда. Ул көнне теплица аеруча матур, якты иде. Чәчәкләр дә бик матур итеп атып утыра, кунагыбыз да – матур кеше....
Чәчәк атып утыра димәктән, анысы ничек эшләнгәнне белдек инде дип, бу урында күз кысып та куярга була. Тиешле программа барысын да эшли. Ул көнне иң затлы, матур төсле лаләләр аткандыр биредә! Рәис кулы тигән чәчәкләр тиздән республикабызның туташ-ханымнарына бүләк ителер. Лаләләр урынына монда башка чәчәкләр утыртачаклар. Иртә яздан алып көзгә кадәр шәһәрнең һәр баганасын, һәр һәйкәлен, паркларын, урамнарын, күперләрен бизи торган чәчәкләр шушы теплицаларда үсәчәк.
Рәис кулы тигән, һичьюгы күзе төшкән куе кызыл лаләләрдән бер бәйләм ясап, Роза Җәббарова миңа сузды. М-м-м, бәйрәм исе килә...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез