Татарның мәхәббәтле милләт булуы турында әйтсәң әйтеп, язсаң язып бетерерлек түгел.
Бу мокатдәс хисләр җырларга салынган. Ниндиен генә көйли башлама, ул мәхәббәт турында булыр. Совет чорында җырланган туган як, ватанны ярату, батырлык, колхоз тормышы турындагыларын исәпкә алмаганда, диюем. Алары инде онытыла бара. Мәхәббәт җырлары бүген мәктәпләргә, балалар бакчаларына да үтеп керде. Чөнки, балалар өчен җырлар табу кыенлашты һәм тормышыбыз «чәчәк»ләре дә мәхәббәт турында җырларга мәҗбүр. Әлбәттә, балалар аңлап түгел, ә укытучы яки тәрбияче апалары кушканга гына җырлыйлар. Кая аларга кешене акылдан шашар дәрәҗәгә җиткерә ала торган олы хисләрне аңлау!
Хәер, моның кирәге дә юк, кечкенәдән үк мәхәббәт газаплары кичермәсеннәр әле. Алар авызыннан «Ник очрадың юлларымда?» яисә «Синсез яшәү юк миңа...» дигән сүзләр чыкмасын. Хәер, чыкса да, берни аңламаячаклар. Мәхәббәт дигән олы хиснең, аның нечкәлекләрен без, өлкәнрәкләр дә, тулысынча аңлап, күңел белән кабул итеп бетерә алмыйбыз әле. Мәсәлән, халкыбызның «Ачма тәрәзәңне» дигән җырын гына алыйк. Аның һәр нотасыннан, һәр сүзеннән мәхәббәт хисе ташып тора кебек. Әмма сүзләренә тагын бер кат игътибар итегез.
Ачма тәрәзәңне мин килмичә!
Ятларны сөярсең белмичә...
Егет сөйгәненең тәрәз төбендә бәргәләнә. Менә тәрәзә ачылып китәр дә, кыз сөйгәненең кулларына килеп төшәр күк. Монысы әйбәт. Әмма егет ни өчендер үзе килгәнче кызга тәрәзәне ачмаска куша. Янәсе, тәрәзәне ачканчы, нәкъ менә ул шакыганын ачыклап бетерергә кирәк, юкса башкалар кочагына эләгүең бар. Әллә хисләре акны-караны аера алмас дәрәҗәгә җиткәнме? Бәлки кыз бик ышанычлы түгелдер, йөремсәгрәк нәрсәдер. Әстәгъфирулла, кәнишне. Егет шуңа күрә тәрәзәне ашыгып ачмаска кушадыр. Безнең авылның Шиһап абзый әйтмешли: «Хто знат, хто знат?» Кылт итеп тагын бер җыр искә төште әле. «Зәңгәр күзләр» дип атала. Аны, бик яратып, Зиннур Нурмөхәммәтов башкара иде, башка җырчылар репертуарында юк та иде бугай ул. Менә шул җырда:
«Янымда син юк чагында,
Башкаларны, башкаларны сөймәдем...» – дигән сүзләр бар.
Мин китергән шушы ике юл төрле уйларга этәрә. Егетнең: «Син юк чагында башкаларны сөймәдем», – диюе «каракның бүреге яну»га охшап калмыймы? «Син югында башкаларны сөймәдем», имеш. Әгәр егет мәхәббәткә тугрылыклы булса, сөйгәне янында юк чагында башкалар белән буталмас һәм акланып та маташмас иде.
Әле егет: «Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз,
Әйтмә миңа авыр сүз...» – дип тә өстәп куя. Янәсе, мине нахакка рәнҗетүең бар.
Дөресен генә әйткәндә, мәхәббәт хисләреннән баш югалту дәрәҗәсенә җитү һәркемгә хастыр инде ул, эчендә җаны булган кешегә, диюем. Шуңа күрә керделе-чыктылы сүзләр әйткән булсам, бер дә шаккатмагыз. Мин дә – мәхәббәт колы, мин дә – олы хисләрдән саташкан кеше. Шуңа күрә, «җырның ертыгы юк», дип җырлап яшик әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез