Дөньяның 75 иленнән 20 меңнән артык катнашучы, 140 тан артык чара һәм роботлар. Татарстан башкаласында Kazan Digital Week – 2025 халыкара форумы уза. Без әле кая барабыз? Җыен әнә шул сорауга җавап табарга ярдәм итә. Казанда уза торган форумны IT-тармакның иң мөһим вакыйгаларыннан берсе дип бәяләделәр инде.
Акыллы мәйдан
Быел Kazan Digital Week (KDW) алтынчы тапкыр үткәрелә.
– Ул елдан-ел колачлырак һәм әһәмиятлерәк булып бара, – дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.
17–19 сентябрьдә уза торган форум кысасында «KDW – 2025» халыкара күргәзмәсе дә эшли. Быел анда 300 гә якын компания IT-өлкәсендәге уңышларын тәкъдим итә. Күргәзмәне Рөстәм Миңнеханов та карады.
Мәскәүдән Казанга инкубатор алып килгәннәр. Юк, чебеш чыгармыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр.
– Без ясалма фәһемне авыл хуҗалыгы тармагында файдаланырга тәкъдим итәбез, – ди оешма җитәкчесе Замир Айбулатов. – Ягъни бакча җиләге утыртасыз, ә ясалма фәһем аны үстереп бирә. Моның өчен системага нәрсә орлыгын утыртканны әйтү дә җитә. Бәрәңге икән, ул үзе аңа туры килә торган һава температурасын, дымлылыкны, су һәм ашлама сибү тәртибен көйли. Сезгә исә уңышны җыеп аласы гына кала. Ясалма фәһем теплица шартларында да, ачык һавада да теләсә нинди яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә ала. Шул ук вакытта, уңыш өч тапкыр артачак.
КНИТУ-КАИ сәнәгатьтә генә түгел, көнкүрештә дә файдалы булырлык акыллы роботлар тәкъдим итте.
– Мәсәлән, бу – су басу куркынычы турында хәбәр итә торган датчик, – дип уч төбе кадәрле электрон җайланмага төртеп күрсәтте вуз инженеры Рамил Заһидуллин. – Ул гади батарея ярдәмендә эшли. Өйдә торбалар уза торган урынга куярга мөмкин. Су тама башласа, датчик шундук тавыш бирәчәк.
Янәшәдә үк өстәл өстендә Лучезар исемле дүрт тәгәрмәчле робот та басып тора. Аны складларда йөк ташуда кулланырга мөмкин икән. Белгеч әйтүенчә, мондый әйберләргә ихтыяҗ зур.
– Чөнки алар тулысынча үзебездә җитештерелә. Гомумән, Россиядә электроника тармагы көн саен үсә. Шуңа күрә бүген безгә чит илләр керткән санкцияләр дә ул кадәр үк куркыныч түгел. Һәм бу бик яхшы. Без инде күптән яңа эшләнмәләр уйлап таба беләбез, шуны җитештерү дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк, – ди Рамил Заһидуллин.
Күргәзмәдә катнашучыларга ясалма фәһем турындагы уйлардан арынып, канат юлы өчен төзелгән кабинага утырып карарга да тәкъдим иттеләр.
– Бу – яңа башланган җитештерү, сигез кешегә исәпләнгән беренче кабинаны төзеп бетердек, – ди Татарстан башкаласындагы оешма җитәкчесе Евгений Никонов. – Казан канат юллары өчен кабиналар җитештерергә телибез. Барлык запас частьлар һәм агрегатлар үзебезнеке. Мондый кабиналарга ил күләмендә ихтыяҗ зур булачак дип уйлыйбыз. Чөнки моңа кадәр аларны Европадан алып кайттылар. Ә алар бүтән юк.
«Дерзила»га өмет
Биредә үк ярышалар да. Киберкөрәштә мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгечләр компьютер каршында утырып көч сынашса, читтәрәк мәктәп укучылары роботлар тирәсендә мәш килә. «KDW – 2025» кысасында балалар арасында кечкенә роботлар ярышы уза. Быел анда Татарстаннан – 22, ил төбәкләреннән 16 команда катнаша.
– Быел күбрәк тәҗрибә җыярга дип килдек, – ди Апас районының Каратун мәктәбе директоры Илмас Фәхретдинов. – Хәзер заманасы шул бит. Бөтен нәрсә бик тиз үзгәрә. Балалар да роботлар белән торган саен күбрәк кызыксына. Мәктәпләрдә роботлар бар. Дәресләр вакытында да, дәресләрдән тыш та, аларны җыярга, төрлечә эшләтеп карарга өйрәтәбез. Районда роботлар ярышы үткәрү өчен мөмкинлекләр аз. Шуңа күрә Казанга бик кызыксынып килдек. Укучылар да: «Мин дә барыйм әле», – дип кенә торалар. Үзебезне күрсәтеп кенә калмыйча, башкалардан да өйрәнәбез. Мәсәлән, бер ярышта безнең роботның тәгәрмәчендәге резинасы чыгып төште дә, ул хәрәкәт итә алмыйча торды. Баксаң, аны алдан ук җилем белән ябыштырып куярга кирәк икән. Монда шулай эшлиләр. Киләсе елга бәйгегә Каратун командасын алып килергә исәп бар.
Апаслылар Дерзила исемле робот өчен җан ата. «Аны малайлар белән бергәләп җыйдык. Мин – команданың операторы. Безнең робот калганнардан көчлерәк. Танк кебек барысын да ерып бара. Бер ярыш булды инде – җиңдек. Хәзер икенчесен көтәбез», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Апас мәктәбе укучысы Камил Сибгатуллин.
Татарстан әйдәп бара
Форумның пленар утырышында ясалма фәһем турында сөйләштеләр. Бу хакта тыңларга теләүчеләргә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында урындыклар да җитмәде хәтта, аягүрә басып тордылар.
– Kazan Digital Week ул – Россия Президенты Владимир Путин куйган максат – муниципаль идарәне, икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлы трансформацияләүгә бәйле тәкъдимнәр булдыру юнәлешендә мөһим мәйдан, – диде Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин форумда катнашучыларга юллаган сәлам сүзендә.
Ул искәрткәнчә, Илбашы кушуы буенча быелдан «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» яңа илкүләм проекты гамәлгә керде. «Төп бурыч – технологик суверенитетка ирешү», – диде Михаил Мишустин.
Утырышта катнашкан Россия цифрлы үсеш министры Максут Шадаев сүзләренә караганда, ел саен көз көне Казанда очрашып, «сәгатьләрне чагыштырып карау» күркәм традициягә әверелде. Шуңа күрә дә ул күбрәк элеккеге елларда «КDW – 2025» мәйданында башланган эш нәтиҗәләренә тукталды. Министр сөйләгәннәрдән берничә сан: Россиядә быел баласы беренче сыйныфка баручы әти-әниләрнең өчтән икесе гаризаны «Госуслуги» аша гына җибәргән. «Моя школа» кушымтасын 1,7 миллион тапкыр йөкләгәннәр. «Пушкин картасы»ннан көненә 135 мең тирәсе кеше файдалана.
– Үзебезнең IT-чишелешләрне тормышка ашыру юнәлешендә без былтыр 45 процентка үстек. Бу – рекорд сан! Ил күләмендә IT-продуктларны, хезмәтләрне тормышка ашыру күләме 4,5 триллион сумнан артып китте. Биш елда үсеш – 3,7 тапкыр. Ә Татарстанда әлеге күрсәткеч тагын да зуррак. Ул – 4,4 тапкыр. Бу – төбәк дәрәҗәсендә бик яхшы нәтиҗә, – диде министр.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан күп еллардан бирле цифрлаштыру юнәлешендә әйдәп баручы булып санала.
– Соңгы алты елда IT-тармак республика икътисадының төп тармакларының берсенә әверелде. Керем – өч тапкыр, IT-компанияләр саны 17 процентка артты. Татарстанда барлык хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә. Былтыр гына да республикада яшәүчеләр 95 миллион тапкыр электрон хезмәтләрдән файдаланган, – диде Татарстан Рәисе.
Аның әйтүенчә, ясалма фәһем Татарстан икътисадының төрле өлкәләрендә мөһим урын алып тора. Шул исәптән сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында да. Аерым алганда, «Татнефть» компаниясе «Интеллектуаль ятма» проектын гамәлгә кертә. Ул 30 меңләп нефть скважинасын колачлый һәм кара алтын чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыра. «2030 елга кадәр республикадагы компанияләрнең яртысы ясалма фәһемнән файдаланачак дип көтелә», – диде Татарстан Рәисе.
«MAX»лы киләчәк
Иртәгәне «МАХ»тан башка да күз алдына китереп булмый. Белгечләр шулай ди.
– Бүген MAX илкүләм мессенджерына 35 миллионнан артык кеше кушылды. Әлеге сан гел артып тора. Июньдә генә дә ул 100–200 мең тирәсе иде. МАХ аша көн саен 15 миллионнан да күбрәк тапкыр шалтыраталар, – диде форум кысасында узган чараларның берсендә «ВК» генераль директоры Владимир Кириенко.
Ул «МАХ»ның куркынычсызлыгы турында да аерым искәртте. «Мошенниклык очрагы турында хәбәр килгәннән соң, тиешле чаралар биш минут эчендә күрелә башлый», – диде Владимир Кириенко.
Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ассызыклаганча, республика «МАХ»ны сынап карау юнәлешендәге тәҗрибәдә катнаша торган төбәкләрнең берсе булып тора. «Без бу эштә чама хисен онытмыйбыз һәм иң беренче чиратта илкүләм мессенджерның өстенлекләрен күрсәтергә тырышабыз», – дип тә өстәде министр.
Kazan Digital Week форумы беренче тапкыр 2020 елда узды. Ә 2023 елда ул федераль статус алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез