Газетага язылу

Рособрнадзор тарих фәненнән узачак телдән имтихан биремнәре турында сөйләде

2028 елда тугызынчы сыйныфларда кертеләчәк тарих имтиханы сораулары дәүләт дәреслекләренә нигезләнәчәк, дип хәбәр иттеләр «РИА Новости» агентлыгына Рособрнадзорда.

«Имтихан биремнәре бары тик тарих буенча дәүләт дәреслекләре эчтәлегенә генә нигезләнгән», – диделәр ведомствода.

Анда билгеләп үткәнчә, октябрь һәм ноябрь айларында кайбер төбәкләрдә имтиханны сынау (апробация) узачак. Аның биремнәре ачык керү мөмкинлегендә бар. Тарихтан телдән имтихан кертү алымнарын, биремнәрнең төрле модельләрен һәм оештыру схемаларын эшкәртү күздә тотыла.

Сынау нәтиҗәләре буенча иҗтимагый-һөнәри фикер алышулар узачак, шуннан соң тиешле карарлар кабул ителәчәк, дип йомгакладылар Рособрнадзорда.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре