Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Бүген матур вакыйга: Госман Җиһаншинның 100 еллыгы уңаеннан истәлек тактасы ачабыз. Аның республика уңышларына китергән зур хезмәтен беләбез, истә тотабыз. 12 ел авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләде, ул идарә иткән чорда зур үзгәрешләр булды. Аның турында якты хәтер мәңге яшәячәк. Республика үсешенә өлеш керткәннәрне без мәңге истә тотарга тиеш», – диде Татарстан Рәисе.
Ул тантанага килгән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде.
Чарада, шулай ук, Госман Җиһаншинның балалары, оныклары катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез