Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына: «Барысы да үтә күренмәле булырга тиеш»

Иске биналарның “язмышы”, ятим балаларны торак белән тәэмин итү һәм дәүләт милкеннән максатчан файдалану. Быел 35 еллыгын билгеләп узучы Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының еллык коллегия утырышында узган елгы эшкә йомгак ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына: «Барысы да үтә күренмәле булырга тиеш»
rais.tatarstan.ru

Чарада видеоэлемтә аша чыгыш ясаган Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский министрлык эшен югары бәяләде.

– Татарстан – цифрлаштыруда, киңлек белешмәләре, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре инфраструктурасын үстерүдә әйдәп бара. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы белән 2020-2021 елларда Татарстан территориясендә тәҗрибә рәвешендәге эш үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча тарихта тәүге тапкыр ил өчен мөһим чараларны үз эченә алган киңлек белешмәләренең илкүләм системасы дәүләт программасы барлыкка килде. Бу эш Россия күләмендә таратылды. Республика киңлек белешмәләре илкүләм системасының бердәм цифрлы платформасы проектын гамәлгә ашыруда да локомотив булып тора. 2025 елда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү платформасын куллану буенча сынау проектында катнашты. 300дән артык административ регламентка үзгәрешләр кабул ителде. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) белән берлектә күчемсез милек объектлары турында – 95 процент, ә чикләр реестрындагы күп объектлар буенча – 100 процент мәгълүмат кертелде. Бу – дәүләт программасы кысасында 2030 елга билгеләнгән күрсәткечләр. Республика исә моңа дүрт елга алданрак иреште. Болар барысы да министрлыкның турыдан-туры катнашында тормышка ашырылды, – диде ул.

Узган елда ирешкән төп күрсәткечләр турында министр Фәнил Әһлиуллин сөйләде. Аның әйтүенчә, 2025 елда дәүләт һәм муниципаль милектәге мөлкәтне файдаланудан Татарстан тупланма бюджетына 19,6 миллиард сум акча кергән. Шул исәптән, 11,3 миллиард сумы – республика казнасына, 8,3 миллиард сумы – җирле бюджетларга. “Керемнәр буенча план үтәлде”, – диде министр.

Шул ук вакытта, районнарда аренда түләүләре буенча бурыч мәсьәләсе турында да әйтте Фәнил Әһлиуллин.

– Соңгы биш елда әҗәт күләме 44 процентка кимүенә карамастан, былтыр ул 17 миллион сумга диярлек артып, 228 миллион сум тәшкил итте, – диде ул. – Бурыч артуга китергән төп сәбәп – Тукай районында 33 миллион сумлык әҗәт ачыкланды.

Район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Фәнил Әһлиуллин әлеге мәсьәләне игътибар үзәгендә тотарга, салым һәм суд приставлары органнары белән эшне көчәйтергә кушты. Кемнән үрнәк аласы икәне дә билгеле. “Актаныш, Саба һәм Чирмешәндә аренда түләүләре буенча бурычлар юк”, – диделәр коллегия утырышында.

Министр тагын бер мәсьәләне кузгатты. Ул да булса – файдаланылмый торган милек объектларын кире “эшкә җигү”. Иске биналарның “язмышы” елдан-ел хәл ителмичә кала. “Ел саен инвентарьлаштыру үткәрелә. Иске биналарны исәптән төшерү яки яңадан файдалануга тапшыру буенча даими эш алып барабыз. Бу мәсьәләдә уңай вазгыять күзәтелсә дә, файдаланылмый торган объектлар саны кимеми”, – диде Фәнил Әһлиуллин. Моңа, яңа объектлар күп төзелү, искеләренең артык тузган булуы, шулай ук, ремонт эшләренең кыйммәткә төшүе дә тәэсир итә.

– Зур шәһәрләрдә буш җир кишәрлекләре кимеп бара, шуңа күрә иске комплексларны кабаттан профильләштерү мөмкинлекләрен карарга кирәк. Капитал салулар программасын һәм мастер-планнарны төзегәндә инвентарьлаштыру нәтиҗәләрен мәҗбүри рәвештә исәпкә алырга өндибез, – диде министр.

Ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, республика дәрәҗәсендә барлык районнарда кулланылмый торган һәр объектны мәҗбүри рәвештә әйләнешкә кертү яки юкка чыгару буенча өч еллык программаны раслау тәкъдимен дә җиткерде.

Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирә башлаганнан бирле Татарстанда шундый 55,7 мең җир кишәрлеге тапшырылган. Аларның 5,4 меңе – 2025 елда. Республиканың 27 районында күпбалалы гаиләләрне тулусынча җир кишәрлекләре белән тәэмин итеп бетергәннәр. Тагын 13 районда әлеге күрсәткеч 90-99 процент. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә җир кишәрлекләре җитми.

Татарстан Рәисе Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы алдында торган иң мөһим бурычларны билгеләп үтте. Алар арасында – муниципаль мөлкәт өчен аренда түләве буенча бурычларның югары дәрәҗәсе, хуҗасыз объектларны һәм вариссыз калган мөлкәтне ачыклау буенча эш. “Милекчеләрнең тулы картинасын булдыру өчен Росреестр белән эшләү мөһим”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул җирләрне максатчан файдалану һәм саклау мәсьәләсен аерым билгеләп үтте.

Министрлыкның да, муниципаль берәмлекләр башлыкларының да игътибар үзәгендә торырга тиешле тагын бер мәсьәлә – ятим балаларның торак фонды. Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов 2022 елдан дәүләт ярдәме буларак, торак алырга чират торучы ятим балалар саны 1,5 меңгә диярлек артуына игътибар итте. Фатир алган ятим балаларның ТКХ өчен бурычлары да 80 миллион сумга җиткән. “Бу мәсьәләне яхшылап карарга кирәк. Прокуратурага да мөрәҗәгать итәм”,– диде Татарстан Рәисе. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар мәсьәләсендә: “Әйе, закон бар, һәм без аны үтәргә тиеш. Әмма икенче яктан – милек хуҗасы булган ятим бала да барлык таләпләргә туры килергә тиеш. Димәк, судлар, юридик компанияләр аша ниндидер юлларын табалар. Ятим балага ярдәм күрсәтелергә тиеш, әмма ул дөрес булсын”, – дип тә өстәде ул.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы барлык эшләр дә үтә күренмәле булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. “Районнарга да мөрәҗәгать итәм. Сер түгел, бездә вазыйфаи затларның хокукый карарларына бәйле сораулар күп туа. Күпләр шуңа күрә үз гамәлләре өчен “лаеклы бәя” ала. Моның ахыры начар тәмамланырга мөмкин. Кызганыч, муниципаль һәм дәүләт милке хисабына үз иминлеген яхшыртырга теләүчеләр бик күп. Закон һәм норматив актлар кысасында гына эшләргә кирәк. Барысы да ачык һәм үтә күренмәле булырга тиеш!” – диде Татарстан Рәисе.

Утырыш ахырында Татарстан Рәисе Фәнил Әһлиуллинга яңа территорияләрдә моңа кадәр алып барган эшчәнлеге, хәзер дә СВО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. Билгеле булганча, Фәнил Әһлиуллин Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасында 2024-2025 елларда республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшен җитәкләде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан контрактчылар, оборона заказын гамәлгә ашыру, СВОдагы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча үз бурычларын үти. “Бу безнең төп бурыч булды һәм булып кала”, – диде ул.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре