Бөтендөнья татар Конгрессы 29-31 март көннәрендә XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенын үткәрә. Чарага татарлар тупланып яши торган 37 субъекттан 900гә якын делегат җыелган. Катнашучылар арасында: кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар вәкилләре. Форумда катнашучылар тәҗрибә уртаклашалар һәм авыл территорияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышалар, дип хәбәр итә Республика Рәисенең матбугат хезмәте.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Россиянең төрле төбәкләреннән эшкуарларның халык кәсепләре продукциясе һәм товарлары күргәзмәсен карады. Экспозициядә - затлы ит ризыклары, бал, ярымфабрикатлар, милли кием, косметика, уенчыклар һ.б. күргәзмә стендларының берсе МХОдә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган.
Аннары Рөстәм Миңнеханов барында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.
Пленар утырышның модераторы - Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә җыенда илнең төрле почмакларыннан бизнес-бергәлек вәкилләре җыелган. Быел форумда катнашучылар Тукай һәм Сарман районнары предприятиеләрендә булганнар, авыл территорияләренә ярдәм чаралары белән танышканнар.
Үз чыгышларында Оренбург һәм Пенза өлкәләреннән, Пермь краеннан, Удмуртиядән, Башкортостаннан һәм башка төбәкләрдән килгән делегатлар авылда бизнесны үстерү тәҗрибәләре, социаль проектларны гамәлгә ашыру, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучыларны сәламләде һәм әлеге мәйданчыкка игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. "Бүген Россиядә 4200 татар авылы бар. Без сезнең белән һәр очрашуыбызга шат. Бөтендөнья татар конгрессына әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен аерым рәхмәт», - диде ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россия ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлек итә. "Президентыбызның алдан күрү позициясе аркасында бүген Россия ИХОда күзәтүче булып тора. Без күрәбез, мөселман дәүләтләре безнең илдән читкә тайпылмады. Партнерлар белән хезмәттәшлектә без ислам банкингы инструментларын һәм хәләл яшәү рәвеше индустриясен үстерәбез. Хәләл - экспорт өчен яңа мөмкинлекләр булдыручы мөһим юнәлеш. Шулай ук хәләл темасы KazanForum эшлекле программасында гадәттәгечә төп темаларның берсе», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Форум делегатларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларга милли тәңгәллекне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез үз эшегезне үстереп кенә калмыйсыз, туган авылыгызга ярдәм итәсез, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне һәм телебезне саклыйсыз. Сез - безнең өчен үрнәк, без сезнең белән горурланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Рәисе республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, «Дуслык» ордены белән «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» оешмасы рәисе Равил Нургалиев бүләкләнде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе вәкиле Шамил Нуримановка тапшырды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәүче консультанты Әлфия Әхәтова Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Шулай ук Росаккредитация җитәкчесе Дмитрий Вольвач комитет рәисе Габбас Шляпошниковка «Хәләл» стандарты буенча ТР Мөселманнары диния нәзарәте комитетын аккредитацияләү турында таныклык тапшырды. Ул үз чиратында Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатына, «Чисто Фри» һәм «Итле-Китчен» компанияләренә «Хәләл» стандартына туры килү турында беренче сертификатлар тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессы татар авылларын саклау һәм үстерү буенча шактый оештыру эшләре алып бара. 2008 елда оештырылган "Россиянең татар авыллары" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы РФ Юстиция министрлыгында теркәлү узды. Аның эшенә Россиянең төрле төбәкләреннән авыл бизнесының перспектив юнәлешләрен тәкъдим итүче уңышлы авыл эшкуарлары җәлеп ителгән. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында Россиянең 4200гә якын татар авылының мәгълүмат базасы булдырылды. 2012 елда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены оештырылды. Форум гадәттәгечә бизнесның социаль җаваплылыгына һәм татар халкының бердәмлеген ныгытуга зур игътибар бирә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез