Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышына килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнаша.

Казанда 29-31 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Бу форумга Россиянең 37 төбәгеннән 900дән артык катнашучы килде. Республика Рәисе форумның йомгаклау чарасы –  пленар утырышта катнаша.

Җыенда катнашучылар арасында кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары башлыклары, хуҗалык хуҗалары һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре бар. Чара тәҗрибә уртаклашу һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре