Газетага язылу

"Рубин" командасы футбол буенча Беренче лиганы отты

Казанның "Рубин" футбол клубы 27 майда вакытыннан алда Беренче лига җиңүчесе булды.

Рәшит Рәхимов командасы 33 нче турда Махачкаланың "Динамо"сын 2:0 исәбе белән җиңде һәм 68 очко җыйды. Шулай итеп, казанлылар Калининград "Балтика"сыннан дүрт баллга узып китте.

Йомгаклау турында казанлылар Мәскәүнең "Родина" командасы белән уйнаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре