ыелгы Сабан туен балачактагы кебек көтте Рәфилә. Илһамы белән икесенең беренче уртак гаилә бәйрәме ләбаса. Никахлары ике ай элек булды, Сабан туеның икенче атнасында туйлары. Әлегә Рафилә шәһәрдә, туйдан соң, чираттагы ялы беткәч, эшеннән расчет алып, ул да авылга кайта. Илһамның әнисе ялгыз, төп йортны ташламаска, бергә яшәргә булдылар. «Авылга кайтырга риза булырсыңмы икән?» – дип, икеләнеп кенә сораган Илһамга ул:
– Бик рәхәтләнеп. Авылда да шәһәрдәгедән ким түгел. Эш тә табылыр, тәрбияче кирәк булмаса, минем бит парикмахер һөнәрем бар, әле аннан башка да берничә сертификатым бар. Ачтан үлмәбез. Бер дә булмаса, абзар тутырып мал үстерербез... Авылдан киткәнемә күп түгел, бер эш тә онытылмаган, – дип сөендерде.
Рәфиләнең Илһамны сөендерә торган тагын бер зур сөенече – сюрпризы бар. «Сабан туена сиңа матур бүләк әзерләдем», – дип, аны ымсындырып та куйды инде.
Никах укылганнан бирле алар ир белән хатын булып яшәде. Рәфилә ялларга авылга кайтты, Илһам да, җаен туры китереп, калага ешлады. Шушы көннәрдә генә Рәфилә үзенең авырга узуын белде. Илһамга дигән бүләк әнә шул инде.
Кыз әле Илһамнар йортына килен булып төшмәгән. Анысын туйдан соң дип килештеләр. Шуңа да авылга ул һәрчак үзләренә – әниләренә кайтты.
– Нәрсә булды сиңа, кызым? Әллә нишләп, үзгәреп кайткансың бу юлы, – диде әнисе, Рәфиләнең юктан да кызык табып көлүенә, яшүсмер кызлар кебек очынып йөрүенә аптырап.
– Сабан туе бит, әни, Сабан туе! – диде ул, авырлы булуы турындагы серен беренче булып Илһамына әйтергә ниятләп.
Кичне ничек җиткерергә белми аптырады кыз. Кайчан Илһамы эштән кайтыр, кайчан очрашырлар... Сөенер инде ире. Ни дисәң дә, өйләнешү турында сүз чыгуга ук, ике кызыбыз, бер улыбыз булачак дип килешкәннәр иде бит.
Ишектә кыңгырау чыңлады. Әнисе: «Кем бар анда, ник кермисез?» – дип, сөйләшә-сөйләшә чыкты да шул арада кире борылып керде.
– Кызым, түбән оч Наилә кызы менгән анда. Сине чакыра. Кайтканыңны ни арада күреп калганнар диген...
– Сәлам, Лилия! Бәйрәм аллары белән! Әйдә, ник чит кешеләр кебек анда гына торасың? Өйгә керик, бала чакларны искә алып, рәхәтләнеп чәй эчәрбез...
– Юк, кереп тормыйм, Рәфилә. Синең белән сөйләшәсе сүзем бар иде. Әйтми кала да алмыйм, ничек әйтергә дә белмим.
– Куркытма әле, Лилия! Ничек бар, шулай тот та әйт. Булыша алсам, булыша алам, диярмен, көчем җитмәсә, миннән булмый, дип әйтермен...
– Рәфилә... мин... авырлы. Дүрт айдан артык инде... Кичә җан керде... Беренче тапкыр типкәнен сиздем... Баламның әтисе... Илһам...
– Кайсы Илһам? – дип сорады Рәфилә, сүзнең үз Илһамы турында баруын уйлап та карамыйча.
– Синеке...
Рәфиләнең йөрәге шашып тибә башлады. Менә-менә күкрәк читлеген ватып чыгар төсле. Тәненең, аякларының исә, киресенчә, җегәре минутлап кими, ул егылыр чиккә җитеп, көч-хәл белән үз җавабын әйтте:
– Бүгеннән синеке булсын. Балаңны әтисез итәргә җыенмыйм... Тик шуны гына әйт: безнең никах булганнан соң да очрашып йөрдегезме?
– Юк... Сиңа кадәр минем белән йөргән иде бит ул. Авырлы икәнемне белгәч тә баламны төшертергә кушты... Мин риза булмадым... Менә хәзер өйдәгеләр белсә, нишләрмен дип куркам... Синең алда гаебем юк, Рәфилә... Менә шушы хәбәрем генә...
– Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Мин хәзер үк Казанга китәм. Калганын үзегез карагыз...
– Әни, миңа китәргә кирәк. Дус кызымның проблемасы килеп чыккан, елап шалтыратты. Ачуланма, яме, – дип, сумкасына әнисе пешергән берничә өчпочмакны салды да машинасын кабызды Рәфилә. Тик өлгермәде... Шул мизгелдә Илһам килеп туктады.
– Сабан туена дигән бүләгеңне көтә-көтә көтек булдым... Кая, нәрсә белән сөендерә икән мине бу чибәркәй?
– Бүләгем түбән оч Наилә апаларда. Шуннан төшеп алырсың... – диде дә газга басты кыз.
Борылышка җиткәч кенә көзгесенә күз салды ул. Илһам әле дә шул баскан урынында тораташтай катып тора иде...
Гөльяр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез