Газетага язылу

Шагыйрь ышыгында: Тукай премиясенә дәгъва кылучылар арасында яшь иҗатчылар күп

Яз фасылының иң матур мизгелләренең берсе – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн җитә.

Шагыйрь ышыгында: Тукай премиясенә дәгъва кылучылар арасында яшь иҗатчылар күп
tatarstan.ru

Инде дистә еллар дәвамында апрельдә үткәрелә торган Шигърият бәйрәме, шуңа бәйле рәвештә татар халкының, бигрәк тә әдәбият сөючеләрнең, язучыларның бер талпынып, канатланып алуы, хисле шигырьләре күңелгә бәйрәм хисен сеңдерә. Шагыйрь исемен йөртә торган Дәүләт премиясе тирәсендәге сөйләшүләр исә кайчак гаделлек, намус һәм киләчәк турында уйланырга этәрә.

Премиягә кем лаек?

Шагыйрьнең тууына быел – 140 ел. Аның иҗатын, төп фәлсәфәсен галимнәр инде бер гасырдан артык өйрәнә. Күпме әсәрләр, фәнни хезмәтләр барлыкка килгән. Каләм ияләре, чәчләренә чал күбрәк кергән саен, Тукай иҗатының, ул әйткән фикерләрнең тирәнлеген ныграк ача бара. Күрәсең, фани дөньяда нибары 27 ел яшәп калган Габдулла йөрәген аңлар өчен, безгә аның гомер озынлыгыннан ким дигәндә ике, өч тапкыр артыграк яшәргә кирәктер...

Республикада 68 ел элек барлыкка килгән олуг бүләк – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булу да – зур мәртәбә. Кандидатлар исемлегенең игълан ителүен киң җәмәгатьчелек түземсезлек белән көтеп ала. Быелгысы да нәкъ шулай булды.

Араларында әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, кино, театр, музыка, рәсем сәнгате вәкилләре, шулай ук иҗат төркемнәре дә бар. Тукай премиясе кемнәргә һәм нинди хезмәте өчен бирелергә тиеш? Бу – ел саен кабатлана һәм искерми торган сорау. Аңа һәркем үзенчә җавап табарга тырыша. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, язучы Ркаил Зәйдулла «Ватаным Татарстан» газетасына интервьюсында болай дигән иде: «Премия аның язган әсәрләре, башкарган эшләре өчен тапшырыла. Кешегә түгел, премия аның әсәренә бирелә. Киләчәктә ул бәлки андый дәрәҗәдәге бүләккә торырлык әсәрне башка язмас та. Ләкин тарихка кереп кала. Тукай премиясе бүген һәм хәзер шәп әсәрләр тудырган кешеләргә бирелергә тиеш, дип уйлыйм. Тарихына күз салсак, кемнәргәдер ул вакытта да кайбер язучылар дөрес алмаган кебек тоелырга мөмкин. Әгәр инде исемләп карап чыксак, алар барысы да диярлек шул заманда иҗат иткән әсәрләре өчен лаек».

Быелгы кандидатлар исемлегенә инде игътибар иткәнсездер. Анда күп кенә өлкәдә яшь буын вәкилләре тәкъдим ителгән. Бер сүз белән әйтсәк, исемлек яшәргән. Һәм бу сөендерә. Һәр нәрсәнең вакытында эшләнүе мөһим. Сәләтле, халкының мирасын саклауга, сәнгатен үстерүгә үз хезмәте белән зур өлеш кертә икән, ни өчен әле яшьләр көч-куәте ташып торганда лаеклы бәһасен алмаска тиеш? Моның тагын бер куанычлы ягы бар: димәк, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне, мәдәниятебезне ышанып тапшырырлык алмаш буын барлыкка килгән. Әлеге язмада да сүзебез күбрәк яшьләр турында булыр.

Бу сезнең буынны тану

Әдәбият өлкәсендә тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән Тукай премиясе дәгъвачысы итеп өч кеше сайланды. Алар – Илсөяр Иксанова («Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен), Рафис Корбан («Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен) һәм Лилия Гыйбадуллина ( «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен).

Лилия Гыйбадуллина шигърияткә килеп кергән чорда ук үз яшьтәшләреннән аерылып торды. Аның иҗатын, анда салынган уй-фикер сөрешен аксакал язучылар да, әдәбият сөючеләр дә тиз арада тоеп алды. Аның инде укучыларына тәкъдим иткән 9 җыентыгы бар. Беренчесе мәктәптә укыган елларда ук дөнья күрә. Ул үзен проза, публицистика өлкәсендә дә сынап карый һәм әсәрләре төрле конкурсларда җиңүгә ирешә. Бүген ул Чаллыда яшәп иҗат итә.

– Каләмдәшләрем минем кандидатураны тәкъдим итеп, дәррәү кул күтәреп раслагач, мин башта икеләнеп калдым. Ләкин миңа Факил абый Сафинның киңәше бик тәэсир итте. Ул: «Лилия, син аны үзеңнең кандидатураң дип кенә кабул итмә, бу – әдәбиятта сезнең буынны тану, сезнең буынны шушы премиягә лаек дип табу», – диде. Аннары мин каләмдәшләрем, фикердәшләремнән дә шундый фикерләр ишеткәч тынычландым, – ди Лилия Гыйбадуллина.

Ә инде яшь мәсьәләсенә килгәндә, шагыйрә:

– Тукай да 27 яшькә кадәр генә яшәгән. Безне хәзер урта буын дип әйтергә була, 40 яшькә җитеп киләбез. Безнең буын язучылар инде формалашкан һәм мин моңа сөенәм. Әдәбиятны, иҗат әһелен яшькә дә, җенескә дә аерып карамас идем. Нигезләмәдә дә андый таләп юк бит. Премия хезмәт өчен бирелергә тиеш, – ди.

Тукай моны хуплар иде

Камал театрында куелган «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен аның иҗат төркеме – Резеда Гобәева-Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов быел икенче тапкыр кандидатлар исемлегендә. Премьера чыккач, һәрвакыттагыча хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Ләкин нинди генә фикерләр яңгыраса да, Тукай тамашачыны үзенә тарта, театрда аншлаг. Халык сәхнәдә шагыйрь образын гына түгел, ә үз Тукаен күрә, ул аны үзенчә ача.

– Тукай турында спектакль эшләргә алыну – әлбәттә, бик җаваплы хезмәт. Һәм без моның шулай икәнлеген аңлап тотындык. Тик куркып түгел. Чөнки Тукай безгә яшьлеге, кыюлыгы, бернидән дә, беркемнән дә курыкмыйча үз сүзен әйтә алуы, һәрчак алга баруы белән якын булды, – дип, үз хисләре белән бүлешә драматург Резеда Гобәева-Зәйниева.

Режиссер Айдар Җаббаров белән иҗади тандемда эшләүнең уңышы турында сөйләп тору артык. Аларның хезмәте күз алдында. Бүгенге яшьләр бөек шагыйрьнең бөеклеген аңларга тырыша. Аңа бәйле истәлекләрне, язмаларны өйрәнәләр, үз ачышларын, үз тоемлауларын иҗатлары аша яшьтәшләренә җиткерәләр.

– Без аның белән яшьтәшләрчә диалог кордык, рәхәтләнеп бәхәсләштек, көлдек, шаярдык, кочаклап елаштык; замандашлары күзлегеннән аның күңелен, яраларын, тормышка карашын аңларга тырыштык... Ул безгә бөтен барлыгы белән ачылды: куркулары, өметләре, хыяллары, үкенеч-сагышлары турында сөйләде... Без аны тамашачыга ничек бар шундый итеп: буяуларсыз, ясалма ялтыравыкларсыз күрсәтергә тырыштык. Без аны шундый итеп яраттык. Ул үзе дә халкы каршына «битлек»ләрсез чыгарга теләр иде... Туган халкыбызга һәм бөек шагыйребезгә чиксез мәхәббәт белән сугарылган «Казанга Тукай кайткан» спектакле – без белгән һәм белмәгән Тукайның рухына ихлас догабыз ул. Ә ике ел рәттән Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүебез – Тукай рухының безнең шул ихлас догабызга җавабыдыр... Быел кандидатлар исемлеге бик саллы, арада яшьтәшләребез күп булу аеруча сөендерә, Тукай моны хуплар иде. Барыбызга да уңышлар телим, – ди Резеда.

Җан белән тою

Быелгы кандидатлар исемлегендә композитор Эльмир Низамов та бар. Бу юлы ул Тукай премиясенә «Кара Пулат» операсы өчен тәкъдим ителде. Эльмир Низамов – төрле жанрларда иҗат итүче һәм үз музыкасы белән Россиядә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә танылу алган композитор.

«Кара Пулат» операсының премьерасын 2015 елда күрдек һәм ул «Тантана» премиясендә «Ел вакыйгасы» дип табылды. 2017 елда «Алтын битлек» театраль премиясе номинанты булды. Операның изге Болгар җирендә яңгыравы үзе үк – тарихи вакыйга. Эльмир Низамов «Кара Пулат» операсы аша халыкны борынгы бабаларыбызга тагын да якынайтты.

– Мин, бер яктан, музыка сәнгатенең Нәҗип Җиһановлар язган опера традицияләрен дәвам иттерергә теләдем. Опера – музыкада бик югары жанр. Аның аша безнең тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә кызыксыну уятырга тырыштым. Без Изге Болгар хакында бик күп беләбез кебек, шул ук вакытта белмибез дә.

«Кара Пулат» аша борынгы балаларыбыз яшәгән җирләргә кешеләрдә кызыксыну уянсын, аны музей кебек кенә кабул итмәсеннәр, җаннары белән тойсыннар иде, дип теләдем. Тамашачы Болгар җиренең рухын тойсын өчен, без шундый патриотик әсәр иҗат иттек тә. Аның аша татар халкыбызның горурлыгын күтәрергә тырыштым. Кешенең иң зур миссиясе ул – иленә, үзенең мәхәббәтенә тугры яшәү. «Кара Пулат» операсының төп темасы да шул.

Мин бик горурланам, операда яңгыраган җырлар, инструменталь әсәрләр соңгы елларда концертларда бик еш файдаланыла. Мәскәүдә дә, чит илләрдә дә ишетергә туры килә. Кара Пулатның нәрсә икәнен күп кеше менә шушы опера аша белде һәм изге җирләргә кызыксыну уянып, кабат баручылар да булгандыр, дип ышанам, – дип, үз уй-кичерешләре белән уртаклашты композитор.

Тагын кемнәр?

Менә шундый яшьләр һәм алар барысы да бүгенге уңышларына милли традицияләребездә дөрес тәрбия, халкына, сәнгатенә тугры булган өлкән әдипләрдән үрнәк алып ирешкән. Алар белемле, алдынгы карашлы, үз кыйбласының кайсы юнәлештә булуын төгәл белә. Шундый яшьләрнең Тукай премиясенә лауреатлар исемлегендә булуы мәртәбәле бүләкнең дәрәҗәсен тагын да арттыра, дигән фикерне еш ишетәбез. 

Быел дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар арасында шулай ук ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов («Сорнай моңы» дискы составына кергән татар халык җырлары циклы өчен), Татарстанның халык рәссамнары Рабис Сәлахов (татар халык җырлары мотивлары буенча хезмәтләр циклы өчен) һәм Рифкать Вахитов («Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) хезмәтләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен), Казан хореография училищесы иҗат коллективы: Татьяна Шахнина, Ольга Бородина, Вера Закамская, Марина Мамин-Оглы, Сания Хантимирова (Татарстанда хореография сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре, З.Хәбибуллинның «Заколдованный мальчик» балетын (2024 ел, либретто татар халык әкиятләре һәм Г.Тукай әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән) куйган, шулай ук 2006–2023 елларда К.Хачатурянның «Белоснежка и семь гномов», П.Чайковскийның «Щелкунчик», «Аленький цветочек», «Морозко», «Снежная королева» кебек XIX–XX гасыр композиторлары музыкасына балаларга куелган балет-әкиятләр сериясе өчен), кинематографистлар төркеме: Алексей Барыкин, Олег Суров, Егор Кашинский, Даниил Емельянов (МХО турында «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога» һ.б. документаль фильмнар циклы өчен), Юрий Гвоздь (кинематографиядә Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре И.Шакиров, С.Хәким, Х.Якупов, Х.Бигичев, Х.Туфан, Р.Шәрәфиев һ.б. образлары галереясын булдырган өчен), «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, коллектив җитәкчесе Наил Мәганов һәм иҗат төркеме әгъзалары: Павел Корчагин, Эрдни Чавлинов, Сергей Вертелецкий (төрки музыка уен коралларын торгызу проектын гамәлгә ашырган өчен), Татарстанның халык рәссамы Владимир Акимов («Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен).

Бөек шагыйребез исемен йөрткән премиягә лаек лауреатлар һәрвакыттагыча Тукайның туган көнендә игълан ителер һәм тарихка кереп калыр. Тик иң мөһиме: әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары һәм уңышлары белән олуг бүләккә тәкъдим ителгән шәхесләрнең исемнәре һәм гамәлләре бәйрәмнән соң да күренсен иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре