Адвокаты әйтүенчә, Мәүлиев тикшерүгә каршылык күрсәтми. Шул ук вакытта Башкортстан Югары суды мэрга карата чикләү чарасын йомшарткан. “Сак астына алу 2 айга өй арестына үзгәртелде”, – дип сөйләп үтелгән ТАСС хәбәрчесенә хокук саклау органнарыннан.
Исегезгә төшерәбез: Ратмир Мәүлиев вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда, ришвәт алуда, шулай ук шәһәр санаториенда җир биләмәсен законсыз алуда гаепләнелә. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Уфа мэры күрсәтмәсе нигезендә, 2024 елның ноябреннән 2025 елның декабренә кадәр коммерция оешмаларыннан хәйрия рәвешендә акча җыю оештырылган. Шәһәр фондына шул рәвешле 31 миллион сумга якын акча кергән.
Шуның бер өлеше Мәүлиевкә эш өчен һәм шәхси максатта йөрү өчен машина сатып алуга тотылган. Моннан тыш хокук саклау органнары хезмәткәрләре фикеренчә, Мәүлиев үзенең ярдәмчеләре белән төзелеш оешмасыннан ришвәт таләп иткән, шуннан соң Уфа санаториенда үз хисабына җир кишәрлеген сатып алып, үзенә рәсмиләштерергә кушкан. Тикшерүчеләр фикеренчә, гаепләнелүче төзелеш оешмасыннан, “канаты астына” алу бәрабәренә, 10 миллион сум күләмендә ришвәт алган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез