Газетага язылу

9 Майда Казан телеманарасында Җиңү байрагы кабыначак

9 Майда Казан телеманарасында Җиңү байрагы, Россия флагы, Георгий тасмасы, Ватан сугышы һәм Кызыл Байрак орденнары сурәтләре пәйда булачак.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, шундый ук яктырткычлар Биробиджан, Братск, Кострома, Майкоп, Назрань, Нальчик, Пермь, Саранск һәм Черкесск шәһәрләрендәге телеманараларда кабыначак.

Останкино телеманарасы фасадында Россия флагы һәм Георгий тасмасы төсләрендә «9 май. Җиңү!» дигән видеоролик күрсәтеләчәк. Благовещенск, Брянск, Кызыл, Саратов һәм Симферополь телеманараларында Мәңгелек ут сурәте кабыначак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре