Партиянең ХХIII съездына Владимир Путин да килде. Үз чыгышында ул әлеге чараның катлаулы, ил язмышы хәл ителә торган вакытта узуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, Көнбатыш «партнер»лары Россия җәмгыятен таркатырга омтыла. Шул ук вакытта ул Россия армиясенең фронттагы уңышларын билгеләп үтте. «Бүген бөтен Россия халкы безнең алгы сызыктагы геройларга ярдәм итә, армиягә һәм флотка ышана. «Бердәм Россия»нең бурычы – җиңү өчен барысын да эшләү. Партия Кораллы Көчләрнең хәрби подразделениеләре, оборона заводлары һәм массакүләм волонтерлык хәрәкәте белән туры элемтәдә тора», – диде Владимир Путин. Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» Донбасс һәм Новороссия, Кырым һәм башка чик буе төбәкләрендә яшәүчеләргә, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә.
Россия Президенты, киләсе сайлау гадел һәм көндәшле көрәштә узачак, дип вәгъдә итте. Партиянең төп өстенлекләреннән берсе дип аның әгъзалары һәм тарафдарларының популизм белән шөгыльләнмәвен, рейтинг өчен үтәлми торган вәгъдәләр өләшмәвен әйтте. Ул партия вәкилләренә ил үсешенә керткән өлешләре, парламентта һәм башкарма хакимият органнарындагы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу эшчәнлек темпларын киметмәскә, ә үстерергә өндәде. «Бүген сезнең тагын бер тәкъдимегезне хупларга телим, аны актуаль дип саныйм. Ул да булса – Россиядә укытучының аерым статусын тану», – диде ул. Президент әйтүенчә, мондый статус кәгазьдә генә калырга тиеш түгел. Сүз бу һөнәр ияләренә өстәмә ярдәм, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булдыра турында бара.
Партия Рәисе һәм илнең Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев та СВО темасын читләтеп узмады. «Безнең сугышчылар, алгы сызыкта кулларына корал тотып, Россия дошманнарына – әхлак һәм рух кыйммәте югалган адәм актыкларына каршы тора», – диде ул.
Дмитрий Медведев алдагы сайлауда «Бердәм Россия»нең федераль исемлеге башында торучыларны игълан итте. Болар – тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Герое – ВГТРК генераль директоры урынбасары Евгений Поддубный, Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова һәм Россия Герое – «Юнармия» башлыгы Владислав Головин.
Партиянең Татарстан исемлегенә исә 13 кеше керде. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аннан соң исемлектә Россия Герое Александр Лапин, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин, Максим Топилин, Руслан Гаджиев, Ирек Богуславский, Рөстәм Кәлимуллин, Анатолий Иванов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Дәүләт Советы депутатлары Эдуард Шәрәфиев һәм Иван Егоров, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова бар. Бер мандатлы округларда Дәүләт Думасы депутатлары Илья Вольфсон, Олег Морозов, Әлфия Когогина һәм Марат Нуриев, «Химград» технополисы директорының беренче урынбасары Алексей Грушин, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кандидатлыкка тәкъдим ителәчәк.
Дәүләт Думасында Татарстаннан әлегә 15 депутат бар. Аларның 14 е – «Бердәм Россия»дән. Республика, әлбәттә, бу санны саклап калырга тели. Бу хакта журналистларга Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. «Без Татарстанның Дәүләт Думасындагы вәкиллеген саклап калу бурычын куйдык, әмма безгә ике урынны кыскартырга кирәк дигән сүзләр дә ишетәбез, чөнки Россия Федерациясенең яңа төбәкләре барлыкка килде», – дигән ул «Татар-информ»га. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстан Дәүләт Думасында зур абруйга ия. Ул сентябрьдә буласы сайлауда тавыш бирүчеләр «Бердәм Россия» кандидатларын хуплар, дип ышана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез