– Бүген берничә төбәктә авыру барлыгы билгеле. Бездә вазгыять тыныч, ләкин уяулыкны югалтырга ярамый. Бу – бик куркыныч авыру. Районнардагы ветеринария берләшмә җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, җирлек башлыклары, алыпсатарлар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Алар кисәтелгән, – диде әлеге уңайдан Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
2017 елда да тилчә Башкортстандагы Туймазы районының Сайран һәм Үрмәкәй авылларында табылган иде. Ә Татарстанда бу авыру соңгы тапкыр 1986 елда ачыкланган булган. Ул вакытта чир Азәрбайҗаннан кергән, ахыр чиктә 600 баш дуңгыз һәм 1063 баш мөгезле эре терлек юк ителгән.
Тилчә – пар тояклы малларда очрый торган йогышлы авыру. Ул мөгезле эре терлекләр, сарыклар һәм дуңгызлар өчен куркыныч. Авыруга бигрәк тә 3–6 айлык яшь маллар тиз бирешә. Чирләгән бер терлек берничә сәгать эчендә аны көтүдәге бөтен малларга йоктыра ала. Шуңа күрә тилчә килеп чыккан очракта сарайдагы яки фермадагы барлык терлекләр дә юк ителә.
Тилчәнең кешеләргә йогу куркынычы да зур. Ул малдан хуҗасына тиз күчә. Кеше бу авыруны терлек караганда, тиресен эшкәрткәндә йоктыра ала. Белгечләр хәтта мал йонындагы тузан кисәкчекләрендә дә вирус барлыгын әйтә. Авыру шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә күчәргә мөмкин. Чир 1–7, сирәк очракта 21 тәүлектә сизелә ала. Шуңа күрә терлек арасында йөргән бөтен кешегә дә сак булырга кирәк, дип кисәтә белгечләр.
Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
– зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә;
– малны, аның азыгын, итне һәм сөтне ышанычлы җирдән алырга;
– хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә;
– йогышсызландыру чараларын күрергә;
– мал сарайларын, анда керә торган техниканы, терлек азыгы саклый торган амбарларны даими рәвештә йогышсызландырырга;
– терлек фермаларында сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимын булдырырга;
– хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга;
– эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә;
– яңа сатып алынган мал турында ветеринарларга һәм җирлек башлыкларына хәбәр итәргә;
– малны чалыр алдыннан ветеринарга күрсәтергә, итне анализга бирергә.
Чирдән ничек сакланырга? Кеше тилчәдән шәхси гигиена кагыйдәләре һәм санитария-ветеринария чаралары күреп саклана ала. Савылган сөтне пастеризацияләргә һәм кайнатырга, эшкәртелгән сөт өстеннән май язарга кирәк. Шулай ук авыру мал янына махсус киемнән керергә дә онытмау сорала.
Авыруны ничек танып белергә? Тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек, кан басымы түбәнәю, баш авырту күзәтелә. Тилчә йоктырган кешенең авыз эчендә һәм сулыш юлларында куыкчыклар барлыкка килә, инкубация чоры беткәч, вирус канга эләгә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез