Диләрә Гыйззәтова, дүрт бала әнисе (Яшел Үзән районы):
– Мәктәпләрдә балалардан «табиб» ясарга тырышу кирәкмәс. Ә менә авыруларны булдырмас өчен гади генә кагыйдәләргә өйрәтсәләр, бик әйбәт булыр. Ул инде дөрес туклану, хәрәкәт, вакытында ятып йоклауга кайтып кала. Шушы төп әйберләрне белсәләр дә җитә. Безгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлекне әманәт итеп тапшырган, без аны сакларга тиеш. Авыруга дәва таба алмаганга табибларны да гел гаепләргә ярамый. Үзебез дә гаепле. Теләсә нәрсә ашыйбыз. Күп нәрсә әти-әниләрдән тора. Балаларның ничек туклануын, хәрәкәт җитү-җитмәүне без кайгыртырга тиеш. Кичә балалар белән конкурска барып кайттык. Килеп, бер сәгать тә үтмәде, бөтен бала кыштыр-кыштыр чипсы кимерә башлады. Иртән ботка ашасалар, алай булмас иде.
Әлфия Нуриева, мәктәп табибы (Казан):
– Халык кирәкмәгәнне дә артык белә хәзер. Берәр җире авыртса, интернеттан карап яки күрше әйткәнне тыңлап, дару эчә. Медицинаның чиге югалды. Баласы йөткерә башласа, кешедән ишеткән даруны эчертә. Йөткерү үзе генә өч төрле була. Какырыкны куптара торган даруны биреп, киресенчә, йөткерүе көчәергә генә мөмкин. Үз белдегең белән дәвалауны туктатырга кирәк. Бакча, мәктәпләрдә медицина дәресләрен кертү яклы түгел мин. Табиб булу өчен гомер буе укырга кирәк. Элек мәктәпләргә табиблар бригадасы килеп, укучыларның сәламәтлеген тикшерәләр иде. Баланың нәрсә белән авырганын белеп тора идек. Хәзер әти-әниләр, без үзебез сырхауханәгә йөрибез, үзебезнең теш табибы һәм башкасы бар, диләр. Барганы бара, бармаганы – юк, дигәндәй. Диагнозлары безгә килеп тә җитми. Әти-әниләрнең әйтәсе дә килми. Бүген төп проблема – хәрәкәт җитмәү. Атнага ике сәгать физкультура дәресләре генә җитми. Бакчада әле сабыйлар чаба, уйный. Ә мәктәптә кулларыннан телефон төшми. Бушлай түгәрәкләр ачсыннар иде.
Марина Сәгъдиева, мәктәп директоры (Лаеш районының Ташлы Кавал авылы):
– Мондый дәресләрне хуплыйм, үзебез дә булдырдык. Сәламәт тормыш алып бару кагыйдәләрен балаларга дәресләрдә сеңдерергә кирәк. Сәламәтлеккә бәйле иң гади күнекмәләрне, ничек беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеген белеп торсыннар. Без Казан медицина көллияте белән килешү төзеп, сәламәтлек дәресләре уздыра башладык. Әлегә 9 нчы сыйныф укучылары өчен. Киләсе елдан 5 нче сыйныфтан ук кертмәкче булабыз. Аны көллият мөгаллимнәре килеп укыта. Укучыларның сәламәтлеге төрле дәрәҗәдә. Шөкер, сәламәтләре күбрәк.
Гүзәл Галимбәкова, тәрбияче (Казан):
– Замана таләбе бу. Ни өчен дигәндә, хәзер балаларның сәламәтлеге әллә ни яхшы түгел. Тиз кызып китәләр. Күбесе күзлек кия. Үз сәламәтлегеңне кечкенәдән үк кайгыртырга өйрәнергә кирәк дип уйлыйм. Моны бакчадан ук өйрәнсәләр, начар булмас. Кулыңа шырпы кердеме, бармагың киселдеме яки башкасымы – барысын да аңлату кирәк. Гигиена кагыйдәләре турында үзебез дә сөйлибез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез