Газетага язылу

Салют сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Чыршы һәм мандарин белән беррәттән, салют кебек ут көлтәләре дә Яңа елның аерылмас бизәгенә әверелде.

Салют сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Татар информ

Тик мондый утлы уенчыклар зур саклык таләп итә. Саксызлык аркасында ул-бу килеп чыга калса, җавап бирергә туры киләчәк. Үзеңнең яки кемнеңдер сәламәтлегенә зыян салу куркынычы турында әйтеп тә торасы юк. Бәйрәмдә уеннан уймак килеп чыкмасын өчен нәрсәләрне белеп торырга? Белгечләрнең киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Классы

Иң элек пиротехниканың хәвефлелек классына игътибар итәсе. Сертификатында яки кабында күрсәтелә ул. Мондый класслар – бишәү. Һәркайсының үз кагыйдәләре бар.

1 класслысы – бенгаль утлары һәм «хлопушка»лар, аларны бүлмә эчендә кулланырга мөмкин. 2 һәм 3 класслы пиротехниканы урамда гына шартлатырга рөхсәт ителә. Ә инде калган төрләреннән (4 һәм 5 класслы) җирле хакимияттән рөхсәт алып кына файдаланасы.

Урыны

Торак йортлардан читтәрәк тигез мәйданчыкны сайлап аласы. Тирәсендә агачлар, электр чыбыклары булмаска тиеш. Ракета һәм оча торган башка «уенчык»ларны түбәләре тузган биналар тирәсендә кулланырга ярамый. Утлы могҗизаны карап торучылар кимендә 30–50 метр читтәрәк торырга тиеш.

Игътибар! Яңа ел шартлаткычы кемнеңдер милкен бозуга китерсә, административ җаваплылык – штраф яки 15 тәүлеккә «утыру» яный. Ә инде сәламәтлек һәм милеккә зур зыян салу бөтенләй дә җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.

Саклык таләпләре

Иминлек максатында түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

* салют очыртканчы, иң элек инструкциясен игътибар белән укып чыгарга;

* аннан җилсез һавада гына файдаланырга;

* тартмасын җиргә ипләп урнаштыргач, фитилен кул сузымы ераклыктан торып кына кабызырга;

* «ут сызыгы»на эләкмәс өчен өстенә иелмәскә;

* салютны кешеләр яки биналар ягына таба юнәлтмәскә;

* янында тәмәке көйрәтмәскә.

Утлы «уенчык» шартламаса-очмаса, шундук янына бармаска. 10 минутлап вакыт узгач кына фитиленең көйрәве-көйрәмәвен тикшерергә кирәк. Аны кабат очыртып карарга ярамый! Көтмәгәндә шартларга мөмкин чөнки.

Шартлаган яки шартламыйча калган пиротехниканы һичьюгында өстенә кар сибеп (иң яхшысы – порошоклы ут сүндергеч ярдәмендә) тулысынча сүндерү таләп ителә.

Штрафлар

* Закон буенча, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный. Төбәктә янгынга каршы махсус режим кертелү чорында исә аның күләме 10–20 мең сум тәшкил итә.

 * Бәйрәм уты янгын китереп чыгарса, кемнеңдер мөлкәте яки сәламәтлегенә зыян салса, штраф 40–50 мең сумга җитәчәк.

* Ә инде пиротехникадан файдалану кемнеңдер бик авыр җәрәхәтләнүенә яки үлеменә китергән очракта, гаепле кешегә җинаять җаваплылыгы яный. Моның өчен иң зур җәза – биш елга кадәр иректән мәхрүм итү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре