Шатдаун талонсыз калдыра

Америкада шатдаун дәвам итә. Республикалар партиясе вәкиле Анна Паулина Луна, АКШ хөкүмәтенең эшчәнлеге туктатылу ноябрь ахырына кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде. Бу, мөгаен, ил тарихындагы иң озын шатдаун булыр.

 

Икътисад министры Бессент хөкүмәтне финанслауны туктату «икътисад нигезләрен җимерә башлый» дигән сүзләр әйтте. 15 ноябрьгә хәрбиләргә хезмәт хакы түләү тукталырга мөмкинлеген дә өстәде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы 1 ноябрьдән азык-төлек талоннары бирү тукталачак дип чаң суга. CNN хәбәр итүенчә, һәр сигезенче америкалы өстәмә азык-төлек ярдәме программасы (SNAP) буенча талоннар ала. Океан артындагы хәлне шуннан чамалый торгансыздыр. Politico: «Хөкүмәт эшчәнлегенең туктатылуы сәбәпле, аэропортлар эшендә зур өзеклекләр күзәтелә: авиадиспетчерлар җитми, ә калган хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләргә мөмкинлек юк», – дип яза. АКШ транспорт министры Шон Даффи киләсе атнада хәлләр тагын да начараячак, ди.

Конгрессменнар кайчан да булса бюджет кабул итәр һәм хөкүмәт финанслана башлар, билгеле. Әмма зур күләмдә яңа бурычларга керергә туры килер. Державаның бурычлары Трамп килгәннән соң тагын да зуррак темплар белән үсә. 38 триллион доллардан ашып китте инде. Сумма үскән саен, аның процентларын түләү авырлаша. Шатдаун хәлне җиңеләйтми, әлбәттә, киресенчә катлауландыра. Шундый шартларда Трамп һәм аның командасы сабый акылы кергән карт лидерын 2028 елгы сайлауда да катнаштырырга өметләнә һәм җиңү турында сүз алып бара. Мәсьәләнең кызык ягы шунда: АКШ Конституциясе ике тапкырдан артык Президент булырга рөхсәт итми. Океан артында Конституцияне үзгәртү исә бик кыен.

Трамп үзе, бу юллар язылганда, Куала-Лумпурдан Япониягә китәргә әзерләнә. Алдагы көннәрдә Көньяк Кореяга Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитына юнәләчәк. 30 октябрьдә Кытай лидеры Си Цзиньпин белән очрашуы көтелә. Күк асты иле белән сәүдә килешүе төзергә өметләнә. Ул килешү нигезенә Россия мәнфәгатьләре дә салынган. Вашингтонда ТрампСи диалогы УкраинаРоссия конфликтын туктатырга булышыр дип тә көтәләр. Әмма вазгыять бик катлаулы. Төбәктә дөнья сәясәте һәм икътисадының бик күп аркау һәм буй җепләре кисешеп, чәбәләнеп беткән. АСЕАН саммитын Көньяк Кореяның уң көчләре атна буе дәвам иткән протест демонстрацияләре белән каршы алалар. «Корея кореялылар өчен», «Кытайлылар, Кореядан юк булыгыз!» дигән лозунглар күтәрелә.

                           

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре