Рәсемгә карап сөйләгәндә дә җөмләләре «чыктым аркылы күпер» бит моның! Ничек ерып чыгарбыз? Әллә, чыннан да, башкалар сүзенә колак салып, татар гимназиясенә укырга бирәсе булмаган инде?.. Бер елдан соң узган юлга яңадан борылып карыйм. Татар мәктәбе сабаклары онытырлык кына булмады...
Хаталар өстендә эш
Без бала чакта авылга шәһәр балалары – оныклар кайта иде, хәтерлисездер. Кайсылары кытыршылатып булса да татарча сөйләшә, кайсылары бөтенләй бер авыз сүз дә белми. Әмма әти-әнисе акланырга ашыга. «Бөтен нәрсәне аңлый ул, сөйләшми генә...» Әнә шул сөйләшми генә татар булып йөргән, сөйләшсә дә, «шәһәрчә» әллә ничек кыланып сөйләшкән кебек тоелган оныклар – безнең балалар хәзер.
Без теге «аңлый ул, сөйләшми генә» кунак балаларны кичерәбез, әлбәттә. Аның каравы русчалары ничек яхшы! Без аларга сүз кушарга да оялабыз, чамалы, «щы»лап торган авазларыбыздан кычкырып көләргә дә күп сорамый шәһәр кунагы. Ә син үзеңнең үтә дә бай, мәгънәле, мәкаль-әйтемле, төртмәле татар телеңнән оялып, шәһәргә укырга кергәч, йә татарча, йә русча сөйләшергә оялып йөрисең. Дөрес, һәркемнең үз сәбәбе. «Без интектек, алар интекмәсен. Югары уку йортында татар теленең кирәге юк. Өйдә сөйләшкән җитә, белемне рус телендә алсын», – дип, балаларына искитмәле матур, урын-урын борынгы исемнәр дә кушып, теле русча ачылган баласы белән вата-җимерә булса да русча сөйләшеп үстерүче әниләрне бала мәйданчыкларында, комлыкларда күп ишетергә туры килә. «Зейнап, кызымка, не ешь песок!» «Сайдаш, где твоя машинка?» Сабыйлар да «аника», «атика», «даваника» дип өзелеп тора бит. Ничектер кәттә булып тоела бу хәтта! Горурлык дип тә әйтсәм инде... Шушы яшеннән русча чип-чиста сөйләшә бит бала!
Олы балалар белән туган тел мәсьәләсе ничектер каршылыкларсыз гына хәл ителде. Сәбәбен аңлыйм кебек. Алар үскәндә, телефон да, планшет-ноутбуклар да тормышыбызга ул кадәр үк агрессив үтеп кермәгән иде әле. Мәрьям – тагын да яңа чор баласы, яңа буын. Интернет тормышыбызның бер саллы өлешен алып торган заманда үсә. Шуның җимешләрен татыйбыз... Татарча сөйләшүен таләп итсәк тә, русчага күчеп китәргә генә тора. Авылга кайткач, сеңелләремнең балалары белән үзара русча сөйләшеп уйныйлар. Менә оят!
Юк, болай дәвам итсә, оныкларга татар теленең «т» хәрефе дә калмаячак бит. Русча сөйләшүче татар баламны татар гимназиясенә укырга бирәм! Хаталарымны хәзер төзәтмәсәм, үскән саен бөтенләй дә тешем үтмәячәк бу балага.
Өтер, нокта, дүшәмбе...
Сыйныфта сорауга чат татарча җавап бирүче бала ике-өч кенәдер. Калган барысының да туган телләре белән дуслыгы минем баланыкы ише. Аннан начарраклар да бихисап. Телне чарларга өчәүләп тотындык: укытучы, мин һәм Әлифба китабы. Көндәшләр дә көчле. Безгә каршы бетмәс-төкәнмәс трендлар, челленджлар, «ТикТок», «Ютуб» тора бит. Рәсемгә карап хикәя сөйләргә өйрәнүдән башланды белем гранитын кимерү. Иң авыры да шул булды. Сүзләргә дөрес кушымча ялгау, «ң», «къ», «гъ» авазларын чыгару, җөмлә төзелешен өйрәнү яңа сүзләр ятлауга, математика фәненә караганда да авыррак бирелде. Яңаны, бигрәк тә укытучы аңлатканны тиз оталар. Ә менә кечкенәдән аксаган сөйләм телен чистарту, ай-һай, күп сабырлык сорый. Чыгу юлы бер генә – кычкырып китап укырга, шигырь ятларга кирәк. Ярый әле бәйге арты бәйге тәкъдим итеп тора укытучылары. Берсеннән дә баш тартмыйм. Татар теленнән олимпиада дисезме? Барсын! Муса Җәлил шигырьләреме? Мәрьям! Фәнис Яруллинга багышланган конкурсмы? Без! Йолдыз Шәрәпова белән очрашуга әзерләнәсеме? Катнашабыз! Җиңү көненә шигырь кирәкме? Иң озынын бирегез! Никадәр азапланасымны аңласам да, тел өчен көрәштә болардан башка булмый.
Менә китә шигырь ятлау. Бер куплетын мәктәпкә барганда машинада, икенчесен кайтканда, өченчесен ашар алдыннан, дүртенчесен мультик карагач, сигезенчесен мунчада, унынчысын әтисе, аннары апасы белән ятлап бетерә. Сикереп төшми бит әле ул бала. Киреләнә, елый, үпкәли, сөйләшми. Тик ике Кәҗәмөгезнең картрагы җиңә барыбер...
Укытучыга рәхмәт. Русча дәшүдән бөтенләй тыйды Зилә Зөфәровна. Баланың русча сөйләшүенә һич тә ияреп китәсе түгел, дип кисәтте безне дә. Тырышып-тырмашып булса да, татарча аңлатсыннар. Инде бер атна дигәндә, бала мәктәп яңалыкларын татарча сөйли башлады. Сөйләм теле яңа сүзләргә баеды. Дәреслек, көндәлек, тәнәфес, ашханә, китапханә, өтер-нокта, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе... Татар мәктәбендә тәрбиясе дә башка аның. Анысына вакыт кызганмады укытучы. Тәртипкә өйрәтте, кечкенә әле дип, эшләтүдән курыкмады. Класста өмәләр ясап, үзләре җыештырырга, юарга-сөртергә өйрәнделәр. Эш белән тел дә җайлырак үзләштерелә. Бәйрәм арты бәйрәм! Әле туңдырма көнен билгеләп үтәләр, әле... төклетура көнен. Җылы кочаклар, тортлар, оныклар көннәре дә калмады, «Ак Барс» хоккей командасы көнен дә бәйрәм итәбез хәзер, зур гына телевизор да ясап илттек. Тел чарларга, үстерергә тулы бер мохит булдырылды сыйныфта.
Гаилә рецепты
Мәктәптә алганы өйдә дәвам итмәсә, укытучы эшенең яртысы төшеп кала. Туган телең сиңа, синең нәселеңә кирәк булса, рәхим итеп өйдә дә ныгыт. Кирәк әйбереңне татарча тулы матур җөмлә белән сора, телефонны кулга алганчы ике бит татарча әкият укы, машинада барганда Мәрьям исеменең һәр хәрефенә бишәр татарча сүз әйт. Менә сиңа татарча «челлендж»! Аның белән бергә олыларын да чарлыйбыз. Гаилә төркеменә, иренсәк тә, җайсызрак булса да, җөмләне дөрес төзеп, татарча язабыз хәзер.
Татарча аралаштыру, тулы мохит булдыру өчен атнага ике көнлек булса да өстәмә шөгыль табасы кала. Шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк, диярсез. Әйе, иренмәгән әти-әнигә бушлай түгәрәкләр, театр мәктәбе табарга була. Әмма авыл сәхнәсендә үсеп-өлгереп тә никадәр тел остасы, язучы, шагыйрь чыккан бит! Артистларны әйтәсе дә юк. Үзебез дә – мәктәп сәхнәсендә сыналып, авыл клубында концертлар куеп үскән балалар. Авылның тәрбиясе көчлерәк, кочагы җылырак, бишеге моңлырак, гореф-гадәтләре кадерлерәк тә әле. Балалар өчен эшләп килә торган татар каналына эләгер өчен дә теләк һәм тырышлык кына кирәк хәзер! Җыр-биюең, нәфис сүзең белән «йолдыз» булып куярга да озак түгел.
Кайда яшәсәң дә, балага туган телне өйрәтү рецепты бик гади. Бер бала, әти-әни, тел өчен җан аткан көчле укытучы, милли тәрбия бирүче мәктәп йә гимназия кирәк. Шуңа бераз татар китаплары, татар каналы, татар мультфильмнары өстисез, тәменчә өстәмә татар телле түгәрәкләр кушасыз. Ара-тирә бәйгеләрдә «болгатып» алыгыз. Әзер «кайнатма»ны русча аңламый торган әби-бабай янына да кайтарып торгалагыз. Безгә шушы рецепт ярдәм итте. Мәрьям чип-чиста итеп татарча сөйләшә, дип мактаныр өчен күп эшләргә, өйрәнергә кирәк әле. Әмма дөрес юлдан барабыз кебек. Бала үзе дә, туган телебез дә әманәт икәнен онытмаска иде. Икесе өчен дә җавап тотасы бар бит...
Кадрия ИДРИСОВА, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– Баланы туган телендә сөйләшергә өйрәтүне берничек тә мәктәпкә генә сылтап калдырырга ярамый. Мәктәп кенә хәл итә торган, уку йортының гына көче җитә торган мәсьәлә түгел бу. Беренче шытымнар барыбер гаиләдә үсеп чыга. Ә инде туган телдә сөйләшү, милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне саклау гомуми яшәү рәвеше булса, моның җимешләре дә озак көттермәс. Кайберәүләр: «Татар мәктәбенә биреп карадык, әмма телне үзләштерә алмады, барыбер татарча сөйләшми», – дип зарлана. «Ә өйдә бала белән нинди телдә сөйләшәсез?» – дип кызыксынам. «Русча», – диләр... Мәктәп бик мөһим. Әмма баланың күп вакыты, ял һәм бәйрәм көннәре гаиләсе янында уза. Төп нигез – гаилә. Бу бурычта өч буын берләшсә, йогынтысы тагын да көчле булачак. Дәү әти-дәү әнинең тәрбиясе, аларның тел җылысы да бик мөһим! Үз балаларымны туган телләрендә сөйләшергә өйрәттем, дип тынычланырга иртәрәк. Оныкларны да кайгыртырга онытмагыз. Өч буын да үз телен яхшы белсә, иркен аралашса гына, безнең күңел тыныч була ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез