Республиканың иң яхшы мөгаллиме Мария Ерофеева Чаллының 35 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Көз көне аңа Мәскәүдә узачак ярышта Татарстан данын якларга туры киләчәк. «Ел укытучысы – 2025» бәйгесе җиңүчеләре балаларны ничек укыта?
– Әлеге җиңүне көтмәгән идем. Алда зур җаваплылык тора. Үз мәктәбемне, шәһәремне генә түгел, республиканы илкүләм бәйгедә тәкъдим итәчәкмен. Горурлык һәм шул ук вакытта дулкынлану хисләре дә кичерәм, – диде «Татарстанның ел укытучысы – 2025» бәйгесе җиңүчесе Мария Ерофеева.
Мария кечкенәдән үк балалар укытырга хыялланган. Мәктәпкә эшкә килүенә 6 ел узган. «Гаиләмдә беренче укытучы мин. Бу минем өчен – күңел кушкан эш. Һәм мин моны дәлилләдем дә: педагог кына түгел, ел укытучысы мин! Бу минем өчен мөһим», – диде ул журналистларга. Укучылары да сөенәчәк! Бу хакта ул аларга кайткач җиткерәчәк. Бәйгегә әзерләнгәндә, ел дәвамында барысы да аңа көч биреп, хәлләрен сорашып торган. «Алар минем өчен җан аттылар һәм мин җиңдем», – ди Мария Ерофеева.
Икенче урынга Алабуганың «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы мәктәбендә математика укытучы Лилия Акмалова лаек булды. 3 нче урынны исә Казандагы 129 нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов белән Түбән Камадан рус теле укытучысы Нина Габбасова бүлеште. Ерлан – быел конкурсның шәһәр этабы җиңүчесе. Аның әйтүенчә, Казанда һөнәри осталыкны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
– 2018 елда башкалага килгәндә, мин менә шундый зур сәхнәләрдә җиңүче булып басып торырмын дип башыма да китермәгән идем. Әлеге җиңү – зур тырышлык нәтиҗәсе. Гаиләмә, хезмәттәшләремә, укучыларга, әти-әниләргә бик зур рәхмәт, – диде ул.
Бәйгедә һөнәри осталыгыңны күрсәтү өчен юнәлешләр күп иде. Әйтик, «Педагогик дебют» номинациясендә Бөгелмәнең математика укытучысы Илгиз Абдрахманов җиңүче булды. Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып Казанның 146 нчы лицееннан Айсылу Мөхәммәтова һәм Свердовск өлкәсенең Әҗегол авылы укытучысы Светлана Ахунова танылды.
Светлана Ахунова укыткан мәктәптә 70 кә якын бала белем ала. Педагогик стажы – 30 ел.
– Барысы да туган телне теләп өйрәнә. Ел саен олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Мин үзем 5–11 нче сыйныфларда укытам. Татар теле 1–8 нче сыйныфларда – атнага ике, 9–11 нче сыйныфларда бер дәрес керә, – диде ул.
Айсылу Мөхәммәтова мәктәптә дүрт кенә ел укытуга карамастан, бәйгедә инде икенче тапкыр белемен сыный. Әнә бу юлы бәхет тә елмайган.
– Беренче урынга лаек булырмын дип һич кенә дә уйламадым. Минем өчен бу – бик зур шок, дип әйтсәм тә була, – ди Айсылу.
Замана укучыларының татар теленә карашы турында да сораштык.
– Кызганыч, бүген татар теле гариза язып укытуга кайтып калды. Ләкин шуңа карамастан, әгәр укытучы балаларның күңеленә ачкыч таба ала икән, әти-әниләрнең гаризасы гына туган телебезне өйрәтүдә проблема була алмый, – ди Айсылу Мөхәммәтова. – Мин үзем беренче чиратта, татар теленең төрки телләр төркеменә керүенә басым ясыйм. Татар телен белсәң, төрки телләрне рәхәтләнеп өйрәнә, аңлый аласың. Икенчесе – татар теленең дәүләт теле булуын искә төшерәм. Татарстанда яшибез икән, без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Мин инглиз теле дәресләрен дә укытам. Ике тел арасындагы охшашлыкларны аңлатам. Татар телен белгән кеше инглизчәне дә бик яхшы өйрәнәчәк. Укучыларым кызыксынып укый.
Сан
Бәйгенең республика этабына 29 районнан барлыгы 40 укытучы чыккан. Шулардан 15 е «Ел укытучысы» исемен алу өчен көрәшкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез