Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучылар, әти-әниләр, укытучылар әзерме?
Розалия Вафина, башлангыч сыйныф укытучысы (Лаеш районының Ташлы Кавал авылы):
– Яңа уку елын көтәбез. Эш кабинетым әзер. Сыйныф сәгатенең темасын әйттеләр. Быел да узган елдагы кебек ике сменада укытачакмын. Болар – 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары. Укучыларым саны да арткан икән. Ардыра инде, әмма укытучылар җитми бит. Җәй көне көч җыйдым. Төркиядә ял итеп кайттык. Яңа уку елын яңалыклар белән каршылыйбыз. Max электрон платформасына күчәргә кушканнар иде, әле вакыт булмады. Әле кызыбызны да кияүгә бирергә җыенабыз.
Зәлифә Мостафина (Азнакай районының 1 нче Май авылы):
– Җәем оныкларым белән мәш килеп үтте. Үзебездә 4 онык, шуңа тагын шәһәрдәге дүртесе кушылды. Берара тугызга җиттеләр. Башка туганнар да китерде. Майда кайткан бер оныгым җәй буе торып китте. Алар бер мәшәкать тудырмаса да, җаваплылык хисе бар. Күз-колак булырга кирәк. Лагерьдагы кебек ял иттеләр. Ашарга пешкән, мунча яккан. Яңа сауган сөтен дә эчтеләр. Кайсы лагерьга, кайсы балыкка йөрде, көтүгә дә чыктылар. Кайберәүләрнең балалары бөтенләй кайтмый, мин кайтканга сөенеп тордым. Алар киткәч, моңсуланып да куйдым. Сау-сәламәт булып, әйбәт кенә тырышып укырга язсын.
Марат Әхмәтвәлиев, ике бала атасы (Саба районы):
– Мәктәп мәшәкатьләре белән күбрәк хатын шөгыльләнә. Әле күптән түгел яңа киемнәр, уку әсбаплары сатып алдык. Бер кибеткә бару гына да сигез мең сумга төште. Чәчәк бакчада да күп. Анысына акча түгәсе юк. Балаларны мәктәпкә әзерләү елдан-ел кыйммәтләнә. Мәктәп чыгымнары күбәя. Күпбалалы гаиләләргә авыррак. Бер-ике баланы ничек тә тартырга була әле.
Люция Галләмова, 14 бала анасы (Сарман районының Мортышбаш авылы):
– Балаларымның берсе – техникумга, өчесе – мәктәпкә, икесе бакчага бара. Калганнары зурлар инде. Мәктәп кирәк-яракларын барысын да алып бетердек. Тик балаларның гына укырга барасы килми әле. Букетны үзем үстергән чәчәкләрдән әзерләячәкмен. Балалар лагерьларга бармады. Өйдә рәхәт, диделәр. Рәхәтләнеп төшкә кадәр йоклыйлар. Зурраклары өй эшләрендә булыша. Авылда мәктәп юк, күрше авылга йөриләр. Сәгать 6 тулганчы өйдән чыгып китәләр. Автобус иртә килә. Шуңа күрә ял итеп калсыннар.
Фәридә Галиуллина, инглиз теле укытучысы (Питрәч районының Шәле авылы):
– Мәктәбебез балаларны кабул итәргә әзер. 1 нче сыйныфка 31 бала укырга керә. Сыйныф җитәкчесе буларак, иртәгә укучыларымны дәреслекләр алырга чакырам. Китаплар җитә. Укытучылар Max программасы буенча эшли башлады. Барыбыз да күчеп беттек. Кыенлыгы бармы-юкмы икәнен әйтә алмыйм, әле үзебез дә аңлап бетермибез. Еллар тыныч булып, балаларны яхшы итеп укытырга язсын.
Ләйсән, укытучы (фамилиясен, мәктәбен әйтергә теләмәде):
– Кызымның сумкасы тутырылган инде. Мәктәп формасы гына аласы бар. Эзләп йөрисе юк, шуңа күрә ашыкмыйбыз. Әле ял итәбез. Педсовет булмады. Сәгатьләр саны бүленмәгән. Ничә дәрес, кайсы сыйныфны бирәчәкләрен белмибез. Киләсе атнада булыр дип көтәбез. Җәен ял иттек, мәктәпне җыештырдык. Бакчада суган алдык. Кабинетымны рәтләдем. Өч банка буяу сатып алып, парта, урындыкларны буядым. Мәктәп тә, укытучылар да сагындырды инде. Иртәгә барып, сыйныфтагы гөлләремә су сибеп кайтам. Белем көненә бар да матур булсын!
Наилә Фатыйхова (Сарман районының Балтамак авылы):
– Авылыбыз кечкенә булса да, җәен балаларның яллары башлангач, җанлана ул. Мәскәү, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Җәлил, Сарман – әллә кайлардан кайталар. Безгә йорт эшләрендә булышалар. Авылның өлкәннәренә концерт кую – аларның иң яраткан шөгыле. Быел авылыбызда мәчет ачылу сәбәпле, балаларга укулар да оештырып җибәрдек. 7 оныгыбыз бар, Аллаһка шөкер. Икесе югары уку йортларында белем ала. Барысы да яңа уку елын көтәләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез