Газетага язылу

СИБУР Түбән Кама шәһәрен театр башкаласы итәчәк

27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Кама чын мәгънәсендә театр башкаласына әвереләчәк.

СИБУР Түбән Кама шәһәрен театр башкаласы итәчәк

СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысасында, «Россиянең нефть, газ, химия шәһәрләре театр атналыгы» дигән зур проект старт ала. Түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары Мәскәү, Воронеж, Екатеринбург, Тверь, Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләренең әйдәп бара торган театрларының иң яхшы 12 спектаклен карый алачаклар. Сәнгать бәйрәме шәһәрнең өч мәйданчыгында – Халык иҗаты йортында, Яшь тамашачы театрында һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында узачак.

I акт: йолдызлы ачылыш һәм беренче сюрпризлар

Фестивальне ачу тантанасы Халыкара театр көнендә – 27 мартта узачак. Тамашачыларны үзенчәлекле бүләк – Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев башкаруындагы «Евгений Онегин» моноспектакле көтә.

Фестиваль форматлар төрлелеге белән аерылып тора. Сәнгать театр сәхнәсе кысасыннан чыгачак: программага урам спектакле дә кертелгән. 28 мартта Әлмәтнең «Легкие крылья» театры Халык иҗаты йорты мәйданында «Тролльбург» интерактив проектын тәкъдим итәчәк. Вакыйга тролльләрнең сихри шәһәрендә бара, актерлар биш курчакның язмышы белән таныштыра.  

Россиядәге бер генә урам театрында да әлегә мондый куелыш юк. Эксперимент дип тә атарга була аны. Без тролльләр яши торган аркалар рәвешендәге кечкенә шәһәрчек тәкъдим итәчәкбез. Тамашачы бер аркадан икенчесенә эләгәчәк. Спектакль геройлары – тролльләр. Алар үзләренең «труллевин» – бәләкәй театрларын күрсәтәчәк. Спектаклебездә нәни театр сөючеләрне дә, аларның әти-әниләрен дә күрергә бик шат булырбыз, – дип белдерде «Легкие крылья» директоры Гөлназ Ханнанова.

Җирле театрлар да сюрпризлар әзерлиләр. 28 мартта Татар дәүләт драма театры «Көз» спектакле премьерасы белән сөендерсә, Яшь тамашачы театры «Сирена и Виктория» комедиясен күрсәтәчәк. Фестивальнең мөһим өлешен инклюзив сәнгать тәшкил итәчәк. 29 мартта Казанның «Э-моция» студиясе «НормальНО» спектаклен күрсәтәчәк. Тамашачы тагын бер кат сәләтнең чикләре юклыгына инаначак.

II акт: Татарстан кунаклары

Фестивальнең кунаклары – Мәскәү, Воронеж, Екатеринбург, Тверь театрлары. 29 мартта Тверь курчак театры Халык иҗат йорты сәхнәсендә тәүге тапкыр «Маленькие большие женщины» спектаклен күрсәтәчәк.

«Маленькие большие женщины» – курчак театры артистларының балачак хатирәләре. Әсәрнең эчтәлеге шәхеснең, җәмгыятьнең формалашуы турында. Бала өчен һәр детальнең, һәр сүзнең һәм һәр гамәлнең зур әһәмияткә ия булуын истә тотуның мөһимлеге хакында сөйли ул, – ди куючы режиссер Виталий Салтыков.

Илнең иң борынгы театрларының берсе булган Воронежның Кольцов исемендәге академия драма театры 31 мартта «Наши жены» криминаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Екатеринбургның «ТЕАТРОН» кече драма театры 1 апрельдә тамашачыларны «Хочу купить вашего мужа» спектакле белән сөендерәчәк.

III акт: татар мохите

30 мартта Казанның Болактагы Яшьләр театры Эрик Эмманюэль Шмиттның «Мсье Ибраһим» трагикомедиясенә чакыра (рус телендә). Тамашачыларны ата-анасы ташлап киткән бәхетсез үсмер малайның гаҗәеп үсеш тарихы көтә.

Күркәм традиция буенча ,Түбән Каманың «Мунча ташы» татар эстрада театры 1 апрельдә шәһәрнең төп театр сәхнәсендә Көлке көне һәм үзләренең туган көнен каршы алырга чакыра. «Мунча ташы» артистлары тамашачыларны көндәлек тормышка иронияле караш – «Тормыш түгел әкият» юмористик спектакле белән куандырачак.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 2 апрельдә Хәлисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Спектакльнең төп герое – композитор һәм музыкаль театрга нигез салучы Зариф. Ул мәхәббәтен, гаиләсен, балаларын һәм сәламәтлеген югалтканнан соң гына тормышы турында уйлана башлый. Әмма юл ахырында язмыш аңа тагын бер мөмкинлек бирә.

Театр атналыгы 3 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Көзге кайтаваз» комедиясе белән тәмамланачак.

Безнең комедиянең төп герое – хатынын бик яраткан, татар филологиясенә тугры булган профессор. Ләкин бервакыт аның ишеген чын фаҗига шакый. Бу фаҗига гаилә һәм җәмгыять күзлегеннән идеаль кеше, идеаль ир һәм әти образын җимерә. Һәм бу вакыйгаларның барысы да аның юбилее алдыннан була. Ләкин, гадәттә, комедия артында күп хакыйкать яшеренгән була. Геройлар театр ирониясе, кыю үзгәрешләр һәм каршылыклар аша камиллеккә омтылалар, – ди куелыш авторы Рөстәм Галиуллин.

Театр яктылыкка, нурга илтә

Проект түбәнкамалыларга шулкадәр ошады ки, күпләр өчен яз башында театрга бару күркәм гадәткә әйләнде.

Бу проектны хуплаганнары өчен, СИБУРга зур рәхмәт. Чираттагы «Театр атналыгы»н түземсезләнеп көтәбез. Безнең шәһәр өчен бу чара төрле куелышларны карау мөмкинлеге, ә кече театрлар өчен үз шәһәрләреннән читкә чыгу мөмкинлеге тудыра. Атна буе берничә спектакльгә барырга тырышам, дус кызларымны, якыннарымны да ияртәм. Быел, әлбәттә, «Евгений Онегин» һәм «Хочу купить вашего мужа» спектакльләренә барачакбыз. Галиәсгар Камал театры куйган спектакльне дә карыйсы килә, – ди 29 нчы мәктәпнең география укытучысы Рәзилә Хәйруллина. – Һичшиксез, спектакльдә хезмәттәшләремнең берсен булса да очратачакмын. Түбәнкамалылар арасында театр яратучылар күп.

«Театр атналыгы» проектының җанатарлары арасында Бөтенроссия Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Түбән Кама шәһәр оешмасы рәисе Марина Миңнегалиева да бар.

Һөнәрем буенча театрлаштырылган тамашалар режиссеры булгач, күп еллар режиссура белән шөгыльләндем, театрны бик яратам. Кызганычка, башка шәһәрләрдән килгән театрлар безне үз куелышлары белән еш куандырмый. «Театр атналыгы» – безнең өчен зур мәдәни вакыйга. Аның яшь буынга театрга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итүе аеруча сөендерә, – ди Марина Миңнегалиева. – Быел Дюжев башкаруындагы «Евгений Онегин» спектакленә барырга җыенам. Әлеге спектакль бервакыт улыма бик нык тәэсир иткән иде. ТЮЗ премьерасы – «Сирена һәм Виктория» спектаклен дә карыйсым килә.

Татар телендәге барлык спектакльләр синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Билетларны «Билетон» сайтында һәм Халык иҗат йорты кассасында сатып алырга мөмкин, куелышларның күпчелеген Пушкин картасы буенча да билет сатып алып карарга була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре