Шифалымы, түгелме?

Организмга су җитмәсә, матдәләр алмашы бозыла. Ә бу исә иң элек ашкайнату системасына суга. Гадәти су белән юылып чыга торган матдәләр кабат барлыкка килсен өчен, табиблар шифалы су эчәргә киңәш итә. Ә аның яхшы һәм сыйфатлысын сайлый белергә дә кирәк. «Минералка»лар арасында шифалысы да, бик үк шифалы булмаганы да бар. Кайберләрендәге тозлары һәм микроэлементлары организмга зыян салырга мөмкин хәтта. Белгеч киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Артезиан суы һәм минераль су. Су шешәсе этикеткаларында еш кына шушы төшенчәләрне күрергә мөмкин. Алар нәрсәне аңлата соң? Артезиан суын чыгару өчен 100, 200 һәм хәтта 1000 метр тирәнлектә скважина, ягъни кое казыйлар. Мондый сулар тау токымнары арасыннан агып, грунт сулары белән кушылмый. Бу чыганакларның суы көмеш кебек чиста була. Минераль суны исә грунт катламнарыннан чыгаралар. Монысы, артезиан суыннан аермалы буларак, бик тирәндә ятмый.

Су атамасында гадәттә скважина номеры күрсәтелә. Номеры юк икән, димәк, шик бар, хәтта краннан гына агызып алынган булырга да мөмкин.

Миллионнарча куык. Минераль су газлы һәм газсызга бүленә. Газлар исә табигый ысул белән дә пәйда була, ясалма рәвештә дә барлыкка китерелә. Ясалма ысул дигәне, барлык файдалы микроэлементларын саклап калуга ярдәм итү өчен, суга углекислый газ өстәүне аңлата. Әмма бу табиблар күңеленә бик үк хуш килми. Алар әйтүенчә, мондый газ минералларны үзләштерүгә комачаулый. Бигрәк тә ашказаны-эчәкләрдә көйсезлекләрдән интегүчеләргә суның газын чыгарып эчү киңәш ителә.

Чын шифалы су. Табигый минераль суны җир астындагы ком-ташлар чистарта. Алар аша үткәндә, ул берничә тапкыр үзенең химик составын, температурасын үзгәртә. Нәтиҗәдә тиңдәшсез үзлекләргә ия булган эчемлек барлыкка килә.

Рәсми теркәлгән чыганактан – скважинадан алынганы гына чын минераль су була.

Минераль су, составындагы тоз күләменә карап, берничә төргә бүленә.

* 1 литрга 10–15 г тоз туры килсә, дәвалану максатындагы су («лечебная вода»). Аны бары тик табиб киңәше буенча гына эчү тәкъдим ителә. Артыгы ярамый, юкса организмда тоз утыруга китерергә мөмкин.

* Дәвалану-эчү максатындагысының («лечебно-столовая») 1 литры 1–10 г тоздан тора. Монысы да – даими эчү өчен түгел. Авыруларга каршы әллә нигә бер куллансаң, шул җитә.

* Эчү максатындагы суда («столовая вода») литрына 1 г тоз туры килә. Мондый шифалы суны теләсә кайсы вакытта эчәргә мөмкин. Табибларның, көненә 2 литр су эчәргә кирәк, дигән киңәшен тотканда, нәкъ менә шушы суны куллану бик әйбәт булачак.

Безнең белешмә

Курорт шәһәрләрдә минераль су белән «танышу» урыннары күренекле урыннар булып тора. Туристларга суның тәмен татып карау өчен экскурсияләр оештырыла. Мондый урыннар су эчү галереялары яки бюветлар дип атала. Галерея су агызып алу өчен заллардан торган зур бинадан гыйбарәт. Су анда торбалар аша килә. Бювет исә – шифалы су чыккан урында ук төзеп куелган кечкенә генә корылма.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре