Аң булыгыз! Бала сәламәтлеге сагында торган табиблар ата-аналарны шулай дип кисәтә. Ник дигәндә, электрон сигарет, вейпларга алмашка соңгы арада яңа афәт барлыкка килгән. Яшүсмерләр электрон ингаляторлар куллана башлаган. Ул нидән гыйбарәт тә нәрсәсе белән куркыныч соң?
Арыганлыкны бетерә, көч өсти, кәефне күтәрә, хәтерне яхшырта... Яшүсмерләр өчен уйлап табылган яңа «уенчык»ның кабына маңгайны ярып керерлек итеп әнә шундый сүзләр язылган. Ул гынамы соң, кайберләрендә хәтта борынга томау төшүне, герпесны бетерә, диелгән. Бөтнек тәме килгән электрон ингалятор исә барысын да уздырган. Анысы грипп, ларингит, хәтта мигреньнан (!) ук булыша, имеш. Бу буш вәгъдәләрнең уйдырма икәнлеге, алда телгә алган җитди чирләрне мондый юк-бар нәрсәләр белән дәвалап булмавы көн кебек ачык югыйсә. Әмма яшьтәшләре арасындагы һәр яңалыкны эләктереп алырга гына торган яшүсмер аны-моны уйлап тормый, билгеле.
Табиб-отоларинголог Айгөл Газизова белдерүенчә, электрон ингаляторларның борынга төшкән томауны бетерүе дә, ларингиттан коткаруы да – уйдырма:
«Теләсә кайсы даруның куллану инструкциясе булырга, тискәре нәтиҗәләре турында кисәтелергә тиеш. Өстәвенә аны билгеле бер схема буенча гына кулланырга кирәк. Ә электрон ингаляторларда аларның берсе дә юк. Эфир майларын теләсә ничек иснәү организмга зур зыян сала. Бронхларда спазм пәйда була, аллергияле ринит, бронхиаль астма пәйда булырга мөмкин. Кеше хәтта анафилактик шок кичерә ала.
«ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән табиб-пульмонологлар да бертавыштан шулай дип белдерде. Күпкә китсә, эфир майлары сулыш юллары ялкынсынуга китерә, кеше бертуктамый ютәлли башлый. Аллергия дә башланырга мөмкин. Белгечләр кисәтә
Эфир майлары фәкать пыяла савытта гына сакланырга тиеш. Электрон ингаляторлар исә пластиктан ясалган. Шуңа күрә андагы эфир майлары икеләтә зыянлыга әверелергә мөмкин.
Электрон ингалятор карап торышка чыбыксыз колакчынны тыгып куя торган кечкенә генә тартмачыкны хәтерләтә. Аның эчендә исә шул ук колакчынны хәтерләткән ике пластмасса түгәрәк (аларын борын тишегенә тыгасы. – Ред.) урнашкан. Шуңа күрә аны, бердән, әти-әнидән бик җайлы гына яшереп була. Алар аны тапкан очракта да шул ук колакчын кабы дип уйларга мөмкин.
Хәер, ата-аналарның күбесе яшүсмерләр арасында таралган бу әйбернең нәрсә булуыннан хәбәрдар булса кирәк. Һәрхәлдә, маркетплейсларда әлеге товар турында калдырылган кайтавазлар арасында яшүсмерләр генә түгел, әти-әниләр тарафыннан язылганнары да бар. «Улыма ошады», «исе тәмле», «иптәшләрендә булгач, безнең улыбыз да соратып алды, томаудан булышырмы-юкмы, карарбыз» ише сүзләр язып калдырган алар. Маркетплейс димәктән, үсмерләр электрон ингаляторны нигездә шушыннан сатып ала. Хакы 150–350 сум аралыгында тирбәлә.
Казанның Идел буе районында яшәүче Эльмира Гатина да электрон ингаляторларның ни-нәрсә икәненнән хәбәрдар булып чыкты. Улы сөйләгәннәрдән, билгеле.
– Мин – бар нәрсәне контрольдә тотарга тырыша торган әни. Баланың ниләр белән кызыксынуын, кемнәр белән аралашуын һәм көндәлек вак-төяккә бирелгән акчаны да нәрсәгә тотуын тикшереп торам. Бер көнне улым, сыйныфтагы бер малайныкы кебек витаминлы ингалятор алыйк әле, дип сорады. Салкын тигәннән дә аңа шул булышкан икән, имеш. Башта нәрсә турында сүз баруын аңламадым. Интернетка кереп укыгач, шаккаттым, – ди Эльмира. – Без тынычлап йөргәндә, яңа баш бәласе уйлап тапканнар икән. Алмадык, билгеле. Бу ингаляторлар шул ук вейп бит инде. «Ватсап»тагы ата-аналар төркеменә дә кисәтеп язып куйдым. Аң булсыннар.
Электрон ингалятор турында ата-аналар тагын нәрсәләр белеп торырга тиеш? Аның составында эфир майлары, борнеол һәм камфора бар. Беренчесе аңлашыла, борнеол һәм камфора – медицинада күптән кулланыла торган төшенчәләр. Аларны күп кенә дарулар составында да очратырга була. Әмма, күпкә китсә, дару да агу дигәндәй, бу матдәләр табиб белән киңәшләшеп, чамасын белеп кулланганда гына файда китерә. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты доценты Оксана Лаврова шул фикердә.
– Борнеол матдәсе белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен, саклык чараларын үтәргә кирәк. Камфора белән дә сак булырга кирәк. Күпкә китсә, аның белән агуланырга мөмкин. Шуңа күрә аны билгеле бер күләмдә генә кулланырга ярый, – ди галим.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец электрон ингаляторларны вейпларга караганда да куркынычрак афәт дип саный. Шуңа, вейплар кебек үк, ингаляторларга каршы да чаралар кабул итү яклы ул.
– Соңгы арада баласының кесәсендә шундый сәер әйбер тапкач, безгә мөрәҗәгать иткән ата-аналар күбәйде. Тикшерә торгач, моның вейп белән энергетик катышкан, алардан күпкә куркынычрак яңа афәт икәнлеге ачыкланды. Үлем-китем куркынычын арттырган куркыныч корал бу, – ди вәкаләтле вәкил.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез