Гөнаһыма, оятыма, димме, мин ул язучының бер генә әсәрен укыганым булды. Анысы да хәтсездән. Тик шуңа да карамастан, аның акыллы цитаталарын, афористик җөмләләрен, нечкә юморын күптән беләм, шулар аша ул кешегә тирән хөрмәт белән карыйм. Әлбәттә, бер мин генә түгел, миллионнар әле дә аның затлы фикерләренә соклана. Сүз бу атнада туган көне билгеләп үтелгән, 170 ел элек дөньяга килгән ирланд язучысы, драматургы Бернард Шоу һәм ул әйткәннәр хакында.
«Ир затларын яратыгыз. Сезнең яратуыгыз аларга үтә дә мөһим. Үзе аны беркайчан әйтмәсә дә. Һәр уңышлы ир артында аңа ышанган, аны чын-чынлап яраткан хатын-кыз тора». Безнең татар андый фикерне үзенчәләп, бераз тупасрак һәм күпкә кыска итеп: «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын», – ди. «Ирегезне уңган-булган, максатлы, үз-үзенә ышанган кеше итәсегез килсә, аны яратыгыз», – дип тәфсилләп тормый. Тик безнең әйтем ир затын санга сукмаган, аны файдалану ягын гына караган очракта ирнең бер имгәккә әйләнү ихтималын да искәртә. Андый кисәтү дә кирәк. Үчекләп, даими тәнкыйтьләп, бернигә дә ирешеп булмый. Кияүгә чыктың да алдыңа барын да китереп өйделәр: бай да, бәхетле дә, чибәррәк тә иттеләр түгел. Сөю һәм аңа бәйле уңыш хакында Шоу бик төгәл әйткән.
Ләкин ике як та сөйсен, хатын ирнең булачак казанышларына ышансын өчен бер мөһим шартның үтәлүе дә кирәк икән әле. «Яратканыгызны табыгыз, башкача булганда, сезгә тапканыгызны яратырга туры киләчәк». Гади һәм бер үк вакытта даһи да сүзләр, килешәсездер. Моны да шул ирландлы – әсәрләре өчен Нобельпремиясе, премия лауреатлары арасында иң яхшы сценарий өчен «Оскар» да алган бердәнбер зат әйткән.
«Кеше шәхесе, аның сезгә мөнәсәбәте хакында аның гамәлләре барын да сөйләп тора. Хакыйкатьне белер өчен сезгә күзәтәсе генә. Сүзләргә беркайчан да ышанмагыз!» Бу кагыйдәне башка рәвешләрдә, башка сүзләр белән җиткерүчеләр дә бар. Ләкин якты дөньяда 94 ел яшәгән ак сакаллы фикер иясе әйткәннәр барыбер үзенең төгәллеге белән аерыла. Сүзләрнең бәясе чыннан да зур түгел. Хәзерге сәясәтчеләр, олы дәүләтләрнең җитәкчеләре дә, иртән бер төрле сөйләп, кичен шуның капма-каршысын да еш әйтә. Мөһим мәсьәләләр буенча бөтен ил алдында вәгъдәләр биреп, берничә ел узуга аларны рәхәтләнеп бозучылар, тагын да вәгъдәләрөләшүчеләр бар. Шоу яшәгән заманда бүгенге сәясәтче-шоуменнар, өлкән туган сүзе белән әйткәндә «балаболка»лар күпкә азрак булса да, кешене бәяләүдә төп критерий аның гамәлләре булуын язучы бик белеп билгеләгән.
«Тормыш ул үзеңне табу түгел, тормыш – үзеңнебулдыру». Тормышта гомере буе үзе өстендә эшләгәннәр, үзен-үзе ясаганнар, әлбәттә, күп түгел. Тик бәндә үзен-үзе булдырган икән, ул билгеле бер затлылыкка, камиллеккә ирешкән дигән сүз. Цитата авторын да андыйлар арасына кертеп буладыр. Кешеләрнең күпчелеге агым уңаена йөзә, өстенә бәхет ишелгәнен, мач килгәнен көтеп яши. Уңышның 90 проценты тырышлыктан, үҗәтлектәнторганын аңламый. Аңлаганда да, аның тырышасы килми. Үз-үзен булдырганнар күбрәк булганда, без гел башка дөньяда яшәр идек төсле.
«Тыйнаклык – кимчелек, оят – үз-үзеңә ышанмаганлык, дин дөньядан артта калу саналган җәмгыятьтә яшәү кыен да, күңелсез дә». Чыннан да шулай. «Әрсезлек – ярты бәхет» кагыйдәсенә буйсынып яшәгән, күп нәрсәгә сәләт, көч белән түгел, тыйнаксызлык аша ирешкәннәр, оят категориясе белән бөтенләй дә таныш булмаганнар һәр өлкәдә дә бар. Тыйнаксызлар күпчелек очракта талантсыз, хәтта буш була. Шулар ук эгоизм белән дә күбрәк авырый. Андыйлар җәмгыятькә, кагыйдә буларак, бернәрсә дә бирми, ала гына. Ә алучылар җәмгыяте кешелекле, игелек-шәфкатьле, миһербанлы була алмый инде. Андыйларның бер өлеше, Шоу язганча, «Этлекне тирә-яктагыларга карата эшли дә аннары Ходайдан ярлыкау сорый».
«Озаграк яшәгән саен миндә бер фикер ныгый: Җир шары Кояш системасында юләрләр йорты ролен уйный». Драматург әйткәннәрне барлый-барлый, фәкыйрегез даими күңелендә йөрткәнҗөмләләргә дә килеп җиттек. Җирдәге исәрлек,чыннан да, балта белән кисәрлек. Кешелекнеңбөтен тарихы – сугышлар тарихы булу шуңа ачык мисал түгелме? Бер кешенең башына җитсәң, син – үтерүче, синең үзеңне терәп атарга, яисә гомерлеккә төрмәгә ябарга мөмкиннәр. Шул ук вакытта сугыш уты кабызып, дистә меңләгәнкешене теге дөньяга озатасың икән, сиңа берни дә булмый. Чөнки син йә патша, йә юлбашчы, йә генераль секретарь. Фән, технологияләр заманында, азык-төлектән киштәләр сыгылып торганда, кайдадыр кемнәрнеңдер ХХI гасырдаачтан үлүе дә бернинди мантыйкка сыймый торган факт. Аны бары тилемсә цивилизация генә тудыра һәм шуның белән килешеп яши ала.
Андый хәлләрнең сәбәбенә, ихтимал, Шоудан калган киләсе бәяләмә ачыклык кертәдер. «Кешеләрнең ике проценты уйлый, өч процент уйлыйм дип уйлый, туксан биш процент бәреп үтерәм дисәң дә, уйламый». Күпләр үзен бик тә акыллыга саный. Соңгы өч елда, мәсәлән, бик күпләр халыкара хәлләр буенча олы экспертларга, сәясәтче, политологларга әверелеп бетте. Ягъни һәр карга агрономга әйләнде. Андыйларның белем, акыл дәрәҗәсен белү өчен, мәсәлән, тарих яисә җәмгыять белеме, социологиядән берничә гади генә сорау бирү дә җитә – җавап бирә алмыйлар. Төпле мантыйк, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре алар өчен бөтенләй ят нәрсә. Тик төкерек чәчеп бәхәсләшәләр. Алар хәтта уйлыйм дип уйлаучылар да түгел, алар Шоу әйткән категорияләрнең өченчесенә кергәннәр. Нәкъ шундыйларны сәясәтчеләр бик тиз үз ягына аудара. Уйламаучыларкүплеге Җир шарын ирланд даһие әйткән юләрләр йорты ясый. Шундыйлар аркасында бөтен кешелектарихы да сугышлар тарихы...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез