Казан читендәге Изумрудное күле буенда өмә уздырдылар. Бала-чагасы да, өлкәннәр дә, кулына капчык алып, чүп-чар җыйды. Өмәне ярыш рәвешендә оештырдылар. Күл тирәсен генә түгел, су астына төшеп тә чистарттылар. Кызганыч, анда эш барыбызга да җитәрлек.
Быел республикада мондый өмәләрдә 361 мең кеше катнашкан. Кайчандыр 50 мең чамасы кеше дә күп булып санала иде.
– Мин кечкенәдән үзебезнең тренерның әйткән сүзләрен күңелемдә саклап йөртәм. «Тормыш – көрәш ул, һәрвакыт җиңүгә омтылыш булырга кирәк», – дип әйтә иде. Өмәне дә без ярыш форматында оештырабыз. 119 командада 500 кеше катнашты. Өмәгә яше дә, карты да, хәтта балалар да килгән, – ди Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. – Татарстан дүртенче ел рәттән «Россия суы» акциясендә беренче булды. Без һәр елны яшьләрнең экологиягә яхшы мөнәсәбәтен күрәбез.
Өмәгә чыгучылар арасында Яшел Үзән районының Осиново гимназиясе укучылары да бар иде.
– Гаиләбез белән килдек. Әти белән әнием экологик өмәләрдә һәрвакыт катнашалар, – ди 5 нче сыйныф укучысы Адилә Каюмова. – Без авылга кайткач та тик тормыйбыз. Әби белән бабай яшәгән урамда күп итеп агачлар утыртык, авылдагы ике чишмәне чистарттык. Башта эшлибез, аннары матур итеп ял итәбез.
«ЧИСТАБУЛАЧАК» экологик хәрәкәте волонтеры Сабина Хисмәтуллина бу эш белән инде 8 ел шөгыльләнә.
– Тирә-якны чиста тоту кирәклеге турында еш сөйлибез. Әмма кулындагы чүпне урынына илтеп ташламаучылар җитәрлек. Әлбәттә, андыйларга ачу килә. Үз эшебез белән аларның да карашын үзгәртә алырбыз, дип ышанам. Ел саен өмәгә чыгучылар арта, – ди Сабина. – Шунысы да бар: хәзер яшьләр табигатькә бик сак карый. Экологиягә карашлары үзгәрде. Без балалар бакчасына да йөрибез. Кечкенә сабыйларга кадәр чүпне теләсә кая ташларга ярамаганын белә.
Кечкенә сабый дигәннән, өмәдә андыйлар да күп иде. Әти-әнисе махсус ияртеп алып чыккан аларны.
– Үзләре күрсен дип иярттек. Хәзерге балаларга моны эшлә, тегене эшлә дип әйтеп булмый. Алар үзләре теләсә бара, теләмәсә – юк. Ике улыма да бу чара ошый. Максатыбыз – аларны да табигать сакчылары итү, – ди Екатерина Иванова.
Сулыкларны чистартканда экологларга Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге дайверлары ярдәм итте. Әлеге җәмгыятьнең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер әйтүенчә, өмәдә катнашкан кешенең туган ягына карата мөнсәбәте үзгәрә.
– Бу – һәрберебезнең җаваплылыгы. Экология ул – үзең яшәгән җирне яратуның иң зур бәясе, – диде ул.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Роман Терехов әйтүенчә, өмәдә катнашучы укучылар һәм студентлар тирә-якны җыештырып кына калмый, ә үз аңнарын да формалаштыра, ди.
– Сулыкларны, яр буйларын, урманнарны өмә вакытында гына түгел, ә табигатькә ял итәргә чыкканда да чистартырга киңәш итәр идем. Алай без икеләтә файдалы эш эшлибез, – ди Роман Терехов.«Россия суы» Бөтенроссия өмәсендә Казанның Изумрудное күле янәшәсендә 209 капчык чүп-чар җыелды. Шуның 49 ы – пластик, 50 се – пыяла, 29 ы тимер-томыр. Шулай ук 81 капчык катнаш калдык җыелды. Узган ел «Россия суы» өмәсенә 355 мең кеше чыккан. Быел барлыгы 8400 километр яр буе чистартылган, 361 мең кеше өмәдә катнашкан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез