Газетага язылу

Сүгенү катгый тыела

Игъланнар сайтына кереп китсәң, комедияләрең бер читтә торсын. Кем әйтмешли, атаң белән анаң гына юк. Дуслык сатучылар, керпе биреп торучылар, акчага песиләренең фото-видеолары белән бүлешүчеләр, шешәдәш булырга тәкъдим итүчеләр... Сайтларда сәер игъланнарны барлыйбыз. Мондый белдерүләр булгач, аларны эзләүче дә бар дигән сүз бит!

Сүгенү катгый тыела
Илдар Мөхәммәтҗанов

Бер генә сәгатькә

Бакчагызны тычкан бастымы? Керпе китереп бирәләр. Билгеле бер көннең бер вакытына нәрсәдәндер аклану өчен сәбәп, ягъни алиби кирәк булса, сызгырыгыз гына. Бу кеше ул көнне минем янда иде, без кинога бардык, дип раслаячаклар. Балагыз көчек сорап тинтерәтәме? Аны бу фикереннән кире уйлатырдай кешеләр бар. Үз этләрен биреп торалар. Бала аны ашатып, урамда йөртеп керсен, кергәч, аякларын юсын, артыннан җыештырсын.

Көлмәгез. Хәтерләсәгез, «бер сәгатькә ир» хезмәтеннән дә көлгән идек. Әлеге хезмәт барлыкка килгән елларны «эшли генә микән, гаиләне үк таркатып китә микән» дип, уенын-чынын кушып шаярта идек. Хәзер бу хезмәт тормышыбызга әйбәтләп кенә кереп кунаклады. Гаиләне таркату түгел, саклап та калалар әле. Иреңә ай буе ишек тоткасын куй дип ялынганчы, гауга чыгарып ачуланышканчы, ярты сәгатьтә эшен бетереп китә торган ирне чакырасың да, вәссәлам! Сантехниканы да көйли, җиһазны да җыеп бирә, кирәк булса материалларын да үзе сатып ала.

Шәһәр хатыннары гына кылана, димәгез. Район үзәкләрендә дә, авыл җирлекләрендә дә «бер сәгатькә ир» кирәкле хезмәткә әйләнеп бара. Мамадыштан Илназ исемле егетнең ун еллык стажы бар инде. Авыл халкы тыйнаграк була инде ул, «бер сәгатькә мастер» дип таныштыра ул үзе белән. Алтын кулларын дөрес юнәлешкә кертеп җибәрә белгән. Бәясе эшенә күрә инде анысы, 1500 сумнан башлана дип язган. Рейтингы да яхшы Илназның. Хезмәтеннән кулланган кешеләр «бишле» куйган үзенә. Питрәчтән Илдар үзен «бер сәгатькә ир» дип таныштырудан тартынып тормаган әнә. Маркетинг осталыгы да кирәк шул. Өегездә картиналарны элә, телевизор урынын күчереп куя, розеткаларны алыштыра, зур булмаган йорт җиһазын җыя.

Шешәдәш кирәкме?

Бала тапканда ярдәм итеп, тынычландырып тора торган доула хезмәте кайбер түләүле хастаханәләрнең прайсына ук кертелде инде. Акчаң булса, синең өчен тулгак газапларын да үз өстенә алучы табылыр әле. Булмас димә! Табиб, акушер, санитарка, анестезиолог, реаниматолог янына тагын доула да кирәк булгач, анысының да юлын табарлар. Бала тапканда иптәш булып торган доулага 20 000 сум түлисең, аннан соң да кирәк булса, ошатсагыз, рәхим итеп сәгатенә 3000 сум түләп аралашуны дәвам итегез.

Шешәдәш эзләүчеләргә дә интегеп йөрисе юк, шул ук популяр игъланнар сайтына кереп карагыз. Кайда чакырсагыз, шунда килеп, шешәдәш моң-зарларыгызны тыңлый, кирәк булса, кызгана, күңел бушатканыгызга сабыр итә. Әлбәттә, сыйлау сезнең кесәдән. Әле тагын өстәп сәгатенә күрә хезмәте бәясен дә түлисегез була. Анысы кыйммәт түгел үзе, 200 сумга да риза булучылар бар. Болай акча эшләп булуы күпләрнең башына да килмидер әле. Саллы гына бизнес оештырып баеп бетәрләр иде...

Уены-чыны бергә дигәндәй, уйланырлык җирлек бар. Ярый, алда санап киткәннәре сирәк очрый торган белдерүләр булсын. Белгечләр фикеренчә, елдан-ел акчага дуслык тәкъдим итү игъланнары арта. Ягъни мәсәлән, аралашырга, сөйләшергә, киңәш сорарга дустың, якын кешең юк икән, син ул кешене интернет аша эзләп таба аласың. Махсус белемнәре юк, бары тик тәҗрибәләре белән бүлешә алалар. Белдерүләр сайтында Казан буенча 597 тәкъдим табылды.

«Үз тормышымда сынаулар күп булды, аларны җиңә алдым. Сезгә дә ярдәм итә алам. Күңелегезне күтәрәм, теләгән темагызга сөйләшәм, киңәш бирәм. 22 яшь миңа. Түләү буенча очрашудан соң үзегез хәл итәрсез», – дип таныштыра үзе белән Максим.

«Сәлам! Мин синең бер сәгатькә дустың. Интим тәкъдим итмәскә! Тормышыңның авыр чорымы, күптән берәр сорау борчыймы, билгесезлекме – очына чыгарга ярдәм итәм. Гаепләмим, бәяләмим. Тыңлыйм һәм җавап табарга булышам. Инглиз, испан телләрен беләм, диетология, психология, эндокринология буенча башлангыч белемем бар, киңәш бирә алам. Дуслар шундый була бит. Бәлки дуслашып та китәрбез. Әмма очрашуга каршы. Аудио аша йә язышып аралашу өчен. Сүгенү катгый тыела. Алдан түләү буенча эшлим», – дип, Ева хезмәте өчен сәгатенә 1000 сум бәя куйган. Күргәнегезчә, үз хезмәтенә җитди караучы, төгәл таләпләр куючы «белгечләр» бар бу өлкәдә. Болары тәҗрибә белән киләдер.

Цифрлаштыру, ягъни төрле техник чараларның тормышыбызга басып керүе аралашуга, мөнәсәбәт төзүгә дә йогынты ясый, аларны үзгәртә, ди КФУдагы Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, социологик фәннәр докторы Мария Ефлова.

– Интернет кешегә үзен ачып бетермәскә, аноним булып калырга ярдәм итә. Һәм бу үзара аралашуга тискәре йогынты ясый. Кешегә ышанмау, үз эчеңә йомылу дәрәҗәсе арта гына. Без озын мөнәсәбәтләрне кыскалары, вакытлыча булганнары белән алыштыра башладык. Бер сәгатьлек аралашу якын күрү, ышаныч хисе тудыра, кеше үзен ялгыз тоймый башлый. Чынлыкта исә чын дустанә, ышанычлы, җылы мөнәсәбәтләр төзелми. Аларны «өстән-өстән» генә дуслашу алыштыра.

Интернетта ни генә булмас анысы, әмма тәкъдим булган җирдә эзләүчесе, сораучысы да бар дигән сүз бит. Бер сәгатькә дуслык тәкъдим итүче белгечләр үзләре үк, ялгызлыктан туеп, күңел бушатырлык берәүне эзләп утырмый дип тә әйтеп булмый. Бер-беребез белән аралашудан ваз кичәбез, ә кешегә барыбер кеше кирәк. Тик ул җылы бишмәтне якыннарыбыз арасыннан түгел, ешрак читтән эзлибез икән хәзер.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре