Ул – күренекле рус шагыйре, прозаик Михаил Лермонтов әсәре буенча куелган «Гашыйк Кәриб» спектакле. Театр әзерләгән буклетта «сүзсез хикәя» дип бирелә. Спектакльне сәхнәгә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче режиссер-хореограф Сергей Землянский куйган. Ул – театр сәнгатендә яңа пластик драма юнәлешенә нигез салган кешеләрнең берсе. Россиянең күп кенә театрларында инде сүзсез спектакльләр куйган һәм менә Камал театры җитәкчесе Илгиз Зәйниев чакыруы буенча Казанда да үз иҗат җимешен тәкъдим итте.
Биючегә сүз әйтмәгез...
Спектакль театрның Көнчыгыш залында уйнала. Исеменә җисеме туры килә, «Гашыйк Кәриб» «Мең дә бер кичә» әкиятләре мохитенә алып керә. Вакыйгалар агышын музыка, артистларның сыгылмалы хәрәкәтләре һәм мимикалар аша гына аңлап утырасың. Пантомиманы авыррак кабул иткән тамашачыга театрда спектакльнең эчтәлеге язылган буклет тәкъдим ителә. Ул бик матур һәм зәвыклы итеп эшләнгән, мәхәббәт тарихы татарча да, русча да язылган. Спектакльнең либретто авторы – Андрей Щёткин.
Аның эчтәлеген алдан белеп торгач, кызык түгел, дияргә ашыкмагыз, спектакль барышында артистларның бию хәрәкәтләре аша аралашуын карап, Көнчыгыш стилендәге костюмнарның матурлыгына сокланып утыру үзе бер кызык. Камал театрында биюләргә зур игътибар бирелсә дә, тулысынча пантомимага корылган спектакль куелганы юк иде әле, хәтерем ялгышмаса.
Режиссер Сергей Землянский артистларны кастинг уздырып сайлап алган һәм ике ай дәвамында репетицияләрдә шактый гына тирләткәнче биеткән. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Карт ролен башкаручы Илдар Хәйруллинга да каткан буыннарын язарга туры килгән. «Башта кан басымым да күтәрелде», – ди ул. Илдар абый яшьләр кебек үк әллә нинди сыгылмалы хәрәкәтләр ясамаса да, үз героен һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарды. Икенче составта бу рольне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов уйнаячак. Театрның иң оста биючеләренең берсе буларак, аңа әлеге спектакльдә катнашу аеруча кызыклыдыр, дип уйлыйм. Мондый эксперимент – яшь буын артистлар өчен дә бер тәҗрибә. Гәүдәләре дә сыгылмалы, дәртләре дә ташып тора. Пантомима телен үзләштерү генә дә ни тора. Бер сәгать 20 минут дәвам иткән сүзсез хикәя ялыктырмый, бер сулышта бара.
Кәриб белән Маһимөһри мәхәббәте
Михаил Лермонтов «Гашыйк Кәриб» («Ашик-Кериб») әкиятен 1837 елда язган. Аның кулъязмасын шагыйрь үлгәннән соң гына табып алалар. Ул 1846 елда гына бастырыла. Рус мәдәниятендә бу әсәргә инде шактый мөрәҗәгать ителгән: нәфис фильм да, опера да, балет та дөнья күргән. Инде менә татар театрында спектакль буларак куелды. Сюжет күп кенә Көнчыгыш әкиятләрендәге вакыйгаларга охшаш. Тифлис шәһәрендә яшәүче ярлы егет Кәриб (рольне Равил Батыров башкара) бай төрек Аяк-ага (Радик Бариев) кызы Маһимөһригә (Ләйсән Гатауллина) гашыйк була. Ләкин егет сөйгәненә ярлы килеш өйләнергә теләми, җиде ел вакыт сорый. Шул арада ул ил гизеп, байлык туплап кайтырга ниятли. Кыз риза була. Маһимөһригә тагын бер егет – Хөршид-бәк (Артур Шәйдуллин) өйләнергә тели. Кәриб белән бергә ул да ил гизәргә китә. Тик юлда гашыйк Кәриб суга бата. Хөршид-бәк, дустын коткарасы урынга, аныңң киемнәрен һәм уен коралын ала да кайтып китә. Кайгылы хәбәрне Кәрибнең әнисенә һәм Маһимөһригә җиткерә. Ике яшь йөрәк алдына килеп баскан сынаулар, тугрылык, өмет, дуслык һәм көндәшлек. Тәкъдиргә язылган киртәләрне җиңәргә гашыйк Кәриб белән Маһимөһринең түземлеге җитәрме? Вакыйгаларның агышын шушы урында туктатыйк, дәвамын театрга барып карарга калдырыйк.
Үзебезнең кыйсса булса...
Режиссер Сергей Землянский: «Гашыйк Кәриб»не мин ике гашыйк арасындагы мәхәббәт тарихын сөйләгән притча итеп бирергә теләдем, монда мәхәббәт хисе хакимлек итә», – ди. Камал театры сәхнәсенең техник мөмкинлекләре дә вакыйгаларны сурәтләүдә иҗади мөмкинлекләр ача. Артистлар биегәндә әйләнеп торган сәхнә, дулкыннары белән шаулап торган диңгез, утлар – барысы да вакыйгаларның тамашачыга тәэсир итү көчен арттыра. Баласын югалткан ананың (рольдә – Миләүшә Шәйхетдинова) сукыраю мизгеле дә күңелне нечкәртә. Моңа тагын музыканың тәэсир итү көче дә өстәлә. Аны композитор Павел Акимин язган. Татар кешесе буларак, спектакльнең музыкаль бизәлешендә, хисләрне чагылдырган бию хәрәкәтләрендә үзебезгә хас милли төсмерләр күрәсе, йомшаграк бормалы мелизмнарыбызны ишетәсе килеп китте китүен. Кәриб белән Маһимөһри урынында Йосыф белән Зөләйха, яисә Таһир белән Зөһрә булса, бу мәхәббәт тарихы күңелгә тагын да якынрак булыр иде, мөгаен, дип, минем кебек үк уйлап утыручылар да булгандыр...
Спектакль, һичшиксез, Казанга килүче туристларда, башка милләт вәкилләрендә зур кызыксыну уятачак. Бию яратучы яшьләр күңеленә дә хуш килер. Чөнки монда бернинди тәрҗемә кирәкми, нинди милләттән булуына карамастан, бар кеше дә аңлый торган бию теле патшалык итә. Кем белә, бәлки Сергей Землянскийны Казан мохите, Камал театры рухландырып, ул татар театрына кабат әйләнеп кайтырга теләр. Йосыф белән Зөләйха мәхәббәте тарихы турында да укып хисләнер һәм тагын бер сүзсез спектакль тәкъдим итәр. Ул очракта Казанга килгән туристлар татар әдәбиятында сурәтләнгән кыйсса белән дә таныша алыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез