Сыер савучы Таңсылу Мөхәметдинова: «Яратсаң, сөте арта»

Казанда узган Игенчеләр бәйрәмендә Таңсылу Мөхәметдинованы бер сыердан күп сөт савып алган савымчы буларак таныштырдылар. Ел дәвамында көнгә уртача 40 кг сөт сауган ул. Актаныш районының Чишмә авылында яшәүче алдынгы сыер савучының уй-ниятләре, хезмәте турында үзе белән сөйләштек.

– Мин тумышым белән Башкортстанның Илеш районындагы Аккүз авылыннан. Чишмәгә 5 ел элек кенә күченеп килдек. Шунда ук «Чишмә» агрофирмасына сыер савучы булып урнаштым. Ә авыл хуҗалыгында гомерем буе, дип әйтсәм дә, ялган булмас. Әти-әнием икесе дә хуҗалыкта эшләде. Һәрвакыт аларга ияреп фермага бара торган идем. Без гаиләдә җиде бала үстек, бары тик мин генә әти-әнием юлыннан киттем, – диде ул.

25 еллык хезмәт юлында төрле эшләр башкарырга туры килгән Таңсылу апага: ындыр табагында да эшләгән, бозавын да караган, ә менә соңгы биш елда сыерлар сава икән. Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтте. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, сәламәтлек тә, түземлек тә кирәк. Һәм, иң мөһиме, малларны ярату.

– Эшемне, малларны бик яратам мин. Без кызлар белән өчәр смена эшлибез. Бер сменада ике сыер савучы. Икебезгә бергә уртача алганда 500 сыер савабыз. Артып киткән чаклары да, кимегән вакытлары да булгалый. Сыерның ташланган, бозаулаган вакытлары да була бит инде. Шуңа күрә саннары гел үзгәреп тора. Эшнең дә, сыерларның да санын күпсенмибез, без аңа ияләшкән инде. Тик хәзер аларны элеккеге шикелле истә генә калдырып булмый. Барысы да бер-берсенә бик охшаган. Элеккеге сыер савучылар: «Һәркайсын танып, белеп тора идек. Исемнәр дә куша идек», – диләр. Хәзер алай ук булдырып булмый инде, – диде Таңсылу апа.

Тырышып эшләгәннең матур нәтиҗәсен күрү дә сөендерә кешене. Мактап, яхшы хезмәт хаклары белән сөендереп торсалар, бөтенләй дә кәефләре була.

– Иң мөһиме – кайда гына, нинди генә эштә эшләсәң дә, җаваплылык хисе булу кирәк. Зур түрәме син, терлекчеме, пешекчеме – анысы мөһим түгел. Хезмәтеңә салкын карамасаң, «ярамаган тагын» дип кенә эшләмәсәң, матур уңышка ирешеп буладыр, дип уйлыйм. Мин дә, районда иң күп сөт савып алыйм әле, дип эшләгән кеше түгел. Бары тик барысын да вакытында һәм төгәл итеп башкару нәтиҗәсе бу, – ди алдынгы сыер савучы.

Аның фикеренчә, җитәкчеләрнең дә ярдәмнәрен тоеп эшләү һәм яшәү рәхәт.

– Шөкер, хуҗалыгыбызның күрсәткечләре елдан-ел арта. Күрсәткечләр дә, терлек саннары да, хезмәт хаклары да арта. Хәзерге вакытта 1360 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Быел 9 айда 48 мең тоннадан артык сөт савып алдык. Сыер савучыларның уртача хезмәт хакы 20 мең сумнан 100 мең сумга кадәр күтәрелде. Эшләр өчен барлык шартлар тудырылган. Ярдәм кирәк булса, җитәкчеләр дә игътибарсыз калдырмадылар, алар белән уртак тел табып эшләдем. Бу авылга күченеп, әлеге агрофирмада эшли башлагач, фатир алырга булыштылар. Хуҗалыгыбызның киләчәге матур, эшләребез уңышлы булсын иде, – диде ул.

Таңсылу апа дүрт баласын ялгызы аякка бастырган. Аларның икесен тормыш юлына озаткан. Бүген төпчекләре өченче сыйныфта укый.

– Балаларымның да авылда, авыл хуҗалыгында калуларын теләгән идем югыйсә. Үземчә төрле киңәшләр дә биреп караган идем дә, тик алар шәһәргә китәргә карар кылдылар. Аларны да аңлап була. Яшьләрне шәһәр барыбер үзенә тарта шул инде. Кем белә, бәлки әле төпчегем үз янымда калыр. Хуҗалыгыбызда мал-туар тотмасак та, эшнең бетеп торганы юк. Өйдә дә, бакчада да, кош-корт арасында да гел нидер эшләп торырга кирәк. Ләкин бер дә зарланмыйм, чөнки һәр эшемне яратып, чын күңелдән башкарам, – ди Таңсылу Мөхәметдинова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре