– Безнең әби белән бабай – заманында Төрекмәнстанга чыгып киткән кешеләр. Әбиемнең аяклары бик авырткан. Табиблар җылы якка күченергә кушкач, алар яңа урында тормыш башларга мәҗбүр була. Әмма бервакыт тормыш авыраеп китте. Безне ят итеп күрүчеләр табылды. Яңа гына дус булып йөргән иптәшләрем икенче көнне кырын карый башлады. Йорт-җиребезне калдырып, юлга чыктык.
Җылыда, рәхәттә яшәгән гаиләгә кабат яңа тормыш корырга туры килә. Торыр җир юк, эш тә кирәк. Дүрт балалы гаилә тулай торак бүлмәсендә гомер итә башлый. Әтиләре – колхозда эретеп ябыштыручы, әниләре фермага эшкә урнаша.
– Эшләре бик авыр иде. Әнигә ияреп, безнең дә эшкә йөргән чаклар булды. Иртәнге сәгать 3 тә фермага барабыз, ә 8 дә – мәктәпкә. Кечкенәдән авырлык күреп, эшләп үстек, – ди Динара. – Әни гел әйтә килде: «Укымасагыз, сыер савырсыз». Тик мин күпме генә укырга тырышсам да, күңелем авылга тартты. Дөрес, башта Лениногорскида училище тәмамладым. Аннары Казанга китеп, дизайнер буласым килде. Әмма бераз укыгач, Азнакайга кайтып киттем. Шау-шулы шәһәрдә яши алмадым. Минеке булып чыкмады ул.
Булачак ире белән Азнакайда таныша алар. Матур сүзләр әйтелә, хисләр ачыла. Әмма очрашкан саен Рөстәм бер сүзне кабатлый: «20 сыер асрыйсым килә».
– Ул вакытта 4 сыерлары бар иде. Маллар карагач, минем белән очрашуга килә. Аннары миңа шулар турында сөйли, – ди Динара. – Өйләнешеп, авылда тормыш көтә башладык. Иремнең теге хыялын чынга ашырасы килә. Кредит акчасына ике сыер сатып алдык. Сөтне күрше-тирәгә, таныш-белешкә сата башладык. Әркенләп акчасы да керә. Тукта әле, минәйтәм, әбием Төрекмәнстанда сыр ясый иде бит! Мин дә тәвәккәлләп карарга булдым. Башта каты сырлар ясап карадым. Ә аларның өлгергәнен көтеп торасы бар. Кредит исә көтми. Интернетта тиз ясала торган сырлар әзерләргә өйрәтүче онлайн курслар табып, шунда язылдым. Бераз белем эстәгәч, шомарып киттем. Сатып алучылар артты. Әмма мәшәкате дә җитәрлек. Иртәнге сәгать 4 кә кадәр эшлим дә балаларны озатканчы ятып торам.
Динара иренең әнисен дә тәрбияли. Каенанасы ярдәмгә мохтаҗ, ятып кына тора.
– Бергәләп эшләгәндә генә алга китеп була. Ирем – бик тырыш кеше. Балалар дип яшәү инде. Әле менә олы улыбыз агрономлыкка укый, ул да кул арасына кереп, ярдәм итә башлады. Әкренләп мал санын арттыргач, җир кишәрлеге кирәклеге ачыкланды. Үзебезнекен, авылдашларның пай җирләрен кушып, 200 гектарда иген игәбез хәзер. Печәне дә, ашлыгы да кирәк. Җир эшенә дип техникасын да алдык, – ди Динара. – Быел, ниһаять, дәүләттән грант оттык. 20 баш сыер янына тагын 20 не алып куштык. Яңадан бер тракторлы да булдык. Инде хәзер кул белән савулар бетте, аппарат белән җиңелрәк. Фермабызны автоматлаштырырга җыенабыз. Сөт белән генә түгел, астын җыештырасы бар бит әле. Әлегә икебез генә эшлибез. Тагын ике кешегә эш урыны биреп була. Әмма, гаҗәп, эшләргә кеше табып булмый.
Динара инде остарып беткән. Сөттән бөтен ризыкларын әзерләп сата икән. Корт ясарга да өйрәнгән, катык та, йогырт та ясый. Хәзер Азнакайда бер генә аш та Динараның катыгы һәм эремчегеннән башка үтми, ди.
– Кешеләр бик яратып ала. Телефонда төркем ясап куйдым, башта заказ җыям, аннары әзерлим. Машина белән кирәк җирләргә илтеп бирәбез. Безнең продукцияне төнге 12 ләргә кадәр көтеп утыручылар да бар. Менә моны хезмәтемә зур бәя дип кабул итәм, – ди Динара. – Хәзер кешеләр авыл ризыгына күчеп килә. Тәмлене, сыйфатлыны белүчеләр күп. Ә безгә ныклап аякка басар өчен эшләргә дә эшләргә инде. Әнием тикмәгә генә әйтмәгән, укымасаң, сыер савасың, дип. Менә савам бит. Әмма бер дә үкенмим. Эшләгәнең нәтиҗәсен күрәм. Әнә шуңа да арыганнар да сизелми. Авызың шапылдасын дисәң, аягын тыпырдый инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез