Белгеч әйтүенчә, тыныч халәттә башның әйләнеп китүе еш кына вестибуляр аппараттагы үзгәрешләргә бәйле. Башны борганда, иелгәндә, икенче якка әйләнеп ятканда баш әйләнү – шуның билгесе. Вируслы инфекцияләрдән соң, нык алҗыганда, йокы туймаганда, организмга су җитмәгәндә, анемия яки баш өянәге вакытында да мондый халәтнең барлыкка килүе бар.
Табиб баш әйләнгәндә утырып яки ятып торырга, баш белән кискен хәрәкәтләр ясамаска, бер ноктага карап торырга, тәрәзәне ачарга, су эчеп, тыныч кына суларга киңәш иткән. “Шулай ук кан басымын һәм пульсны үлчәргә кирәк. Баш әйләнү узганчы, рульгә утырмаска яки биеклектә эшләмәскә”, – дип кисәткән Калюжин.
Баш әйләнү еш кабатланса, терапевтка, ЛОР-табиб яки неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Баш әйләнүгә кул яки аяк ою, хәлсезлек, йөз кыйшаю килеп кушылса, сөйләшү кыенлашса, тир-юньдәге әйберләр ике булып күренә башласа, бик көчле баш авыртса, күкрәктә авырту барлыкка килсә, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк. Мондый билгеләр кичекмәстән тикшеренү узуны таләп итә”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез