Газетага язылу

Марат Әхмәтов Фәрид Абдулганиевка Дәүләт Советы депутаты таныклыгын тапшырды

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Фәрид Абдулганиевка республика парламенты депутаты таныклыгы һәм значогы тапшырды.

Марат Әхмәтов Фәрид Абдулганиевка депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде. «Татарстанның бердәм командасында эшлибез, бер үк бурычларны хәл итәбез, максатларыбыз бер», – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. Исегезгә төшерәбез, узган ялларда өстәмә сайлауларда Фәрид Абдулганиев 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, ул сайлаучыларның 64,9% (34 957) тавышын җыйды, сайлауга исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 88,14% ы (53 871 кеше) килгән иде. Депутат урыны Азат Җиһаншинның Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры вазыйфасына билгеләнүенә бәйле рәвештә депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы нәтиҗәсендә бушаган иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре