Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Түбән Камада “Новые медиа” фестивалендә шул хакта сөйләп үткән.
“Журналист өчен кирәклесе, элеккечә үк – тәнкыйди фикер йөртү осталыгы. Теләсә кайсы мәгълүматны тикшерергә-барларга кирәк. Шуны онытмау мөһим: теге яки бу яңалыкны җиткергән кеше аның өчен җавап та бирә”, – дип билгеләп үткән ул.
Моннан тыш журналист дәүләт төзелешен аңларга-белергә, мәгълүмат чыганаклары белән элемтәләрне булдырырга тиеш, дип өстәгән Галимова. “Бүген ясалма фәһем белән эшләү осталыгы да мөһим, әмма чамасын белеп кенә”, – дип йомгак ясаган ул сүзенә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез