Газетага язылу

Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов: «Яман шеш тә ютәлдән башлана»

Грипп, ОРВИ йоктыру куркынычы арткан чорга аяк бастык. Тамак авырта, борынга томау төшә, ютәл борчый... Соңгысы, бер башланса, бик озак бетмичә дә тилмертә. Ютәлнең озакка сузылуы ни дәрәҗәдә куркыныч? Ул башка чир билгесе дә була аламы?

Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Ютәл – авырганда иң еш күзәтелгән һәм иң озакка сузылган билгеләрнең берсе. Аны ахыргача дәвалап бетерү бик читен. Бу нәрсәсе белән куркыныч?

– Ахыргача дәвалап бетерелмәгән ютәл пневмониягә әверелергә мөмкин. Кеше үзендә хәлсезлек сизә, эшкә сәләте кими, тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Пневмония вакытында ютәл тагын да көчәеп, какырык пәйда булырга мөмкин. Шуңа өстәп кешенең тән температурасы күтәрелә, тыны кысыла, күкрәк читлеге авырта. Ютәлгә җиңел карау бронхиаль астмага да китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны, китереп чыгарган төп сәбәпләрен ачыклап, дөрес итеп дәвалау мөһим.

– Ютәлнең ничә көнгә сузылуы нормаль күренеш санала? Кайчан чаң сугарга?

– Катлаулылыгына карап, ютәл ике, дүрт, сигез атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Ә инде ул ике айдан соң да бетмәсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итеп, яхшылап тикшеренергә кирәк.

– Коры ютәл борчыганда теге яки бу ысул ярдәмендә аны тизрәк йомшартырга тырышабыз. Болай эшләргә ярыймы? Гомумән, коры ютәлдән куркырга кирәкме?

– Дөрестән дә, күпләр юеш ютәл корысына караганда куркынычсызрак дип саный. Коры ютәл пәйда булуга тизрәк какырык куптара торган дару эчә башлый алар. Чынлыкта болай эшләгәндә кешенең хәле авырая гына. Бу аңлашыла да. Ютәл – сулыш юлларын чистарту өчен пәйда була торган рефлекс ул. Шуңа күрә белер-белмәс дару эчәргә ярамый. Ютәлне бары тик табиб язып биргән дару һәм ысуллар ярдәмендә генә дәваларга кирәк.

– Ютәл яман шеш билгесе була аламы?

– Кызганыч, була ала. Берөзлексез йөткереп йөргән кеше еш кына аны ахыргача дәваланып бетмәгән ютәл дип уйлый. Чынлыкта исә анда яман шеш икәнлеге ачыклана. Шуңа күрә ютәл 8–10 атнадан да озаккарак сузылса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ник дигәндә ул, салкын тию яки гриппның гына түгел, күпкә җитди башка чирнең, шул исәптән яман шеш билгесе дә булырга мөмкин.

Врезка

Кайчан нинди ютәл күзәтелә?

Грипп, ОРВИ

Бронхит

Аллергия

Коронавирус

ОРВИ вакытында гадәттә коры ютәл борчый. Ул авыруның беренче 3–4 көнендә күзәтелә.  Грипп вакытында башта коры ютәл пәйда була. Тора-бара ул юешкә әйләнә.

Борынга томау төшү, тамак авыртуга коры ютәл дә өстәлә. Ютәл бу очракта сулыш юлларында лайла җыелып, тукымаларның зарарлануы турында сөйли. Кеше өчен иң авыры – кискен бронхит. Андый чакта коры ютәл борчый, какырык купмыйча тилмертә, тора-бара күкрәк читлеге авырта, кабырга арасындагы буыннар сызлый башлый, тамак төбе кытыклап тора, авыз кибә. Кискен бронхит еш кына антибиотикларга да бирешми.

Аллергия чорындагы ютәл вакытында тән температурасы күтәрелми, кичкә таба йөткерү көчәя, хәтта буыла башлыйсың.

 

Ютәл – коронавирусның иң беренче билгеләренең берсе. COVID-19 очракларының 70 процентында нәкъ менә ютәл күзәтелә. Ул коры да, юеш тә булырга мөмкин. Үпкәләр бик нык зарарланганда, анда кан да күренергә мөмкин.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре