Солы боткасын даими ашауның файдасы гаять зур, ди гепатолог Сергей Вялов. Табиб сүзләренчә, көн саен өч грамм һәм күбрәк бета-глюкан (әлеге эри торган клетчатка солы боткасында күп) кулланганда, холестеринны 0,25 ммоль/л күрсәткеченә төшерергә мөмкин. Клетчатка шулай ук эчәкләрдә яман шеш килеп чыгу куркынычын киметә.
Тышчасыннан чистартылмаган ярмадан пешерелгән солы боткасы кан басымын да ике-өч миллиметрга төшерергә ярдәм итә. «Йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеге өчен көненә 60–80 грамм ярмадан пешерелгән ботка ашау бик файдалы булачак», – ди Вялов.
Атнасына ким дигәндә 2–3 тапкыр солы боткасы ашау кандагы шикәр микъдарын нормада тота.
«Шикәр чире янаган кешеләрдә (преддиабет) солы ярмасын рационга керткән очракта, тән тукымаларының инсулинга сизгерлеге 20–30 процентка яхшыра», – дигән ул. Шул ук вакытта табиб солы боткасын кичен дә кулланырга мөмкин булуын искәрткән. Солы боткасы – иртәнге ризык, дигән фикер дөрес түгел, ди табиб. Кич аны ашау икенче көнне иртән ач карынга глюкоза микъдарын киметү мөмкинлеге бирә икән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез