Таләпләр катгыйлана

Терлек авырулары һәм куркынычсызлык, үләт базлары тирәсендә вазгыять, терлек азыгы сыйфаты. Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең күчмә еллык коллегиясендә шушы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Узган атна ахырында коллегия алдыннан гына әлеге ведомство башлыклары, журналистлар белән очрашып, мөһим проблемаларга тукталганнар иде. Шуңа күрә аларны кабатлап тормыйча, башка мәсьәләләргә игътибар итәргә булдык.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, соңгы елларда республикада лейкоз белән авыручы терлекләр саны кимегән. Узган ел мөгезле эре терлекләр арасында әлеге вирус белән зарарланган маллар саны 1,4 процентны тәшкил иткән. 2023 ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 0,3 процентка кимегән. Күп кенә районнарда әлеге авыру берничә ел күзәтелми икән инде. Болар – Тукай, Алабуга, Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, Зәй һәм Ютазы районнары.

– Ветеринария кагыйдәләре буенча, авыру табылган хуҗалыкка чикләүләр кертелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, узган ел биш районда имин булмаган биш яңа пункт булуы ачыкланды. 18 райондагы 62 имин булмаган пункттан чикләүләр алынды. Алга таба да бу эшләр дәвам итәчәк, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Коллегиядә тагын бер мөһим мәсьәлә күтәрелде. Билгеле булганча, 2023 елда «Ветеринария турында» законга үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә узган елның 1 сентябреннән яңа үләт базлары төзү тыела. Хәзерге вакытта эшли торганнарын да 2030 елга кадәр генә файдаланырга мөмкин. Әлегә проект 19 районда (Саба, Арча, Актаныш, Алексеевск, Азнакай, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Түбән Кама, Тукай, Кайбыч һәм Тәтеш) гамәлгә ашырыла. Ветеринария хезмәте, зур булмаган фермер һәм шәхси хуҗалыклардагы биологик калдыкларны җыеп, Алабуга районындагы Сария заводына илтә. Ел саен бу районнарда 50 мең тонна тирәсе биологик калдык җыела. Аларның 40 мең тоннасы җитештерү калдыклары булса, 8 мең тоннасы – кош һәм терлек үләксәсе.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге тәртипнең киләсе өч елда республиканың башка районнарында да кертеләчәген әйтте. Барлык районнарда да калдыкларны вакытлыча саклап тотар өчен суыткыч камералар төзелә. 24 районны контейнерлар һәм махсус транспорт белән тәэмин итәчәкләр.

Ул шулай ук республикага йогышлы авырулар кертмәс өчен барын да эшләргә кирәклеген әйтте һәм саклык чараларын күрмәгән хуҗалыкларны тәнкыйтьләде.

– Дүрт районда бруцеллезның дүрт яңа очрагы ачыклану инфекциягә каршы профилактиканың тиешле дәрәҗәдә булмавы турында сөйли. Иң беренче чиратта урыннарда эшләргә кирәк. Терлекләрне теләсә кайдан алып кайтырга ярамый. Халыкка бу турыда кат-кат әйтергә, аңлатырга кирәк. Кешеләргә бозаулар бирү буенча күрсәтмә булды. Хуҗалык башлыкларына бу эшне тиз арада башкарырга кирәк. Бу – сезнең дә куркынычсызлык, – диде Марат Җәббаров.

Министр сүзләреннән аңлашылганча, быел терлекчелек объектларын биологик саклау белән тәэмин итүгә дә зур игътибар биреләчәк.

– Күпләр бу эшкә салкын карый. Ел дәвамында хәтта иң гади таләпләр дә үтәлмәде. Ведомстволарны тиешле чаралар күрергә чакырам. 1 ноябрьгә кадәр юл картасы нигезендә биологик саклауны тәэмин итәргә кирәк. Хуҗалыгын коймалап алмаган, дезбарьеры һәм санитар кертү зонасы булмаган хуҗалык җитәкчеләренә закон таләп иткәнчә җавап бирергә туры киләчәк. Безнең республика өчен бу кагыйдәләрне үтәмәү файдага түгел, – диде министр.

Терлек азыгы лабораториясе

Рәсми чара тәмамланганнан соң, Сабада заманча терлек азыгы лабораториясен ачтылар. Биредә азыкларның сыйфаты тикшерәчәкләр.

– Сыерларның продуктивлыгы аларның нәрсә ашавына турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә аларның азыгына зур игътибар бирергә кирәк, – диде Алмаз Хисаметдинов. –  Азыкның туклыклылыгын белми торып, дөрес рацион төзеп булмый. Шуңа күрә 2022 ел башыннан без «Агрофинс» җәмгыяте белән берлектә терлек азыгын тикшерәбез. Республиканың ветеринария лабораториясе тикшерү өчен пробаларны әзерли. Ә оешма спектраль анализ уздыра.

Билгеле булганча, быел 1 гыйнвардан этләрне мәҗбүри рәвештә терки башладылар. Әлмәт, Чаллы, Казан шәһәрләрендә эшләр инде башланды, ә авыллардагы дүрт аяклы дусларны язгы ветеринария чараларын уздырган вакытта исәпкә алачаклар.

– Бу чаралар башка еллардагыча 1 февральдән башланып китәчәк. Ветеринарлар маллардан кан алу, вакцина ясау белән беррәттән, этләрнең дә колакларына чиплар куеп, алар турындагы мәгълүматларны бердәм системага кертәчәк. Ә шәһәр халкы ветеринария берләшмәләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Этен исәпкә куйдырганда, хуҗаның паспорты, ИНН, адресы, телефон номеры, булган очракта, этнең ветеринария паспорты кирәк булачак, – диде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре