Газетага язылу
  • Фото: ясалма фәһем

Тәмле дә, шифалы да. Кура җиләге турында

Бакчада ут янып утырган кура җиләге тәмле булудан тыш, С витаминына бик бай. Ул температураны төшерергә ярдәм итә.

– Ул гипертония, ашказаны-эчәк тракты авырулары белән интеккән кешеләргә файдалы, азканлылык куркынычын киметә, йөрәк тибешен яхшырта. Атеросклероздан саклый, кан тамырларын ныгыта. Бакырга бай булганлыктан, ул нерв киеренкелеген бетерә. Кура җиләге аппетитны ача, тирене яхшырта, организмнан токсиннарны чыгара.

– Кура җиләгендә глюкоза һәм фруктоза, А, С, В, В1 В2, РР, Е витаминна­ры бар. Моннан тыш ул тимер, калий тозлары, каротин антоцианнар, катехиннар, аксым, клетчаткага бай. Анда холестерин ясалуга һәм склерозга каршы тора торган бета-ситостерин барлыгы билгеле. Кура җиләге эчәк авырулары барлыкка килү куркынычын киметә.

– Кура җиләген нефрит, подагра авыруларыннан интеккән кешеләргә, бөерләрендә таш булганнарга ашарга ярамый. Аллергия булырга мөмкинлеген дә онытмагыз.

Шифалы рецептлар

Герпестан. Кура җиләге сабагын ваклагыз, ул кызылсу төстә булса яхшырак. 1 аш кашыгы сабакка ярты литр кайнар су салыгыз. Өстен каплагыз һәм 2 сәгать төнәтегез. Сөзеп, көненә 5  тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.

Эч китүдән. 2 аш кашыгы кура җиләге яфракларына ярты литр кайнар су салырга. 2 сәгать төнәткәннән соң, көненә 4 тапкыр ашаганчы 100 мл эчәргә.

Ангинадан. 4 чәй кашыгы җиләккә 2 стакан кайнар су салырга, өстен каплап 3 сәгать төнәтергә. Төнәтмәне җылы килеш көненә 4 тапкыр ярты стакан эчәргә.

Бетчәләрдән. Кура җиләге яфракларының согын сыгып, 1:3 исәбендә атланмай кушып болгатыгыз. Масканы биткә сөртеп, 15–20 минут тотыгыз, җылы су белән юып алыгыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре