Газетага язылу

«Тап төшермәм исемеңә»: Саба гимназиясенең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Бер гасырлык тарихы булган Саба гимназиясендә «Тормыш китабы»н актардылар. Укучылар, укытучылар, күпсанлы кунаклар тукталышлар буйлап сәяхәт кылдылар.

«Тап төшермәм исемеңә»: Саба гимназиясенең 100 еллыгын билгеләп үттеләр
автор фотолары

«Дуслык»

Мәктәптә укыган чорда табыла инде ул чын дуслар. Бу тукталыш үз вакытында кайгыларны да, шатлыкларны да уртаклашып, бер телем икмәкне бүлешеп яшәгән элеккеге укучыларга багышланган. Бүген алар – белем йортының да иң якын дуслары. Әлеге тукталышта хәтер йомгаклары сүтелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургалиевич, Саба районы башлыгы Рәис Нургалиевич Миңнехановлар да шушы исемлектә. Мәгариф министры Илсур Һадиуллин республика Рәисе исеменнән котлап, бүләкләр тапшыргач, мәктәп дуслары истәлекләргә бирелде.  

– Гаиләбез яши торган Лесхоз мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, укырга кая барырга, дигән сорау туды, – дип хатирәләрен яңартты Рифкать Миңнеханов. – Әтинең карары бер булды: белем алуны Саба мәктәбендә дәвам итәргә. Шулай итеп, минем өчен мөстәкыйль тормыш башланды. Интернатта яшибез. Атна саен, кайчагында көн саен да, авылга кайтабыз. Юллар матур булса, велосипедта җилдерәбез. Анда яшәгән елларны, җиңел булды, дип әйтә алмыйм. Әмма авырлык кешене көчлерәк итә. Шул юлдан бара торгач, менә бит көтмәгәндә-уйламаганда академиягә дә килеп җиттем, – дип шаяртып та алды ул. – Без укыган заманда ук бар булган буш вакыт математика дәресләренә сарыф ителә иде. Бу фән гомер-гомергә җиренә җиткезеп укытылды. Хәзер дә шулай дип беләм. Шуны искә алып, галимнәр Фәннәр академиясендә бик мөһим инициатива белән чыктылар. Саба гимназиясендә Россиядә тиңе булмаган математика үзәге ачарга исәп. Үзләре тырышсалар, без мөмкин кадәр булышырбыз.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов:

– Булышам дип торганда, ничек тырышмыйсың инде? Гимназия – туган җиребезнең киләчәге бит, – дип, үз фикерен җиткерде.   

Бу сүзләргә укучылар: «Гимназия, исемеңне җырыма кушам, тап төшермәм исемеңә, син миңа ышан», – дигән җыр белән җавап бирделәр.

Россия көрәш федерациясе җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов та шушы мәктәптән.

– Беренче көннәрдә иң гаҗәпләндергәне укучыларның күплеге булды, – диде ул, истәлекләргә бирелеп. – Җидешәр параллель сыйныф була иде. Пычрак вакытта ишек төбенә салып калдырган бутыйлар гына йөз метрга кадәр сузыла иде. Без 9 нчы сыйныфта укыганда, автовокзалга таба беренче тапкыр асфальт түшәделәр. Кар төшкәч, шунда шуарга йөрдек. Кайчагында үзем дә гаҗәпләнәм: тимер юл да ерак безгә, юлы да әле кайчан гына булды. Шуңа карамастан, Саба бирешмәде, матур яшәде, күтәрелде. Хәзер инде бөтен шартлар да бар. Укытучыларыбыз әйбәт укыткан безне. Чын кеше иткәннәр.

Татарстан  Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та бу сүзләрне, барыннан да бигрәк  укытучыларны сагынып искә алам, дип җөпләде.

Мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында республикада танылу алган иҗат кешеләре дә күп.  «Саба дулкыннары» радиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова, баянчы Нәҗип Бәдретдинов, Тинчурин исемендәге театр артисты Әлфия Хәсәнова,  шагыйрә, автор-башкаручы Тәслимә Низами, «Болгар радиосы» җитәкчесе Илфар Кәримов һәм башка талантлар сәхнәдә осталыкларын да күрсәтте. Күренекле сәнгать һәм фән эшлеклеләре белән беррәттән чыгарылыш укучылары арасында атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, агрономнар, механизаторлар, төзүчеләр дә байтак. Унбиш яшеннән фермага килгән, гомер буена терлекчелектә эшләп, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Ленин орденына лаек булган Мәрьямниса апа Мәүлиева исә бәйрәмнең иң кадерле кунагы булды.

«Зирәклек»

Бу тукталыш белем йортын төрле елларда җитәкләгән фидакарьләргә багышланган. Бүген 1027 укучы, 80 педагог берләшкән гимназияне 2020 елдан башлап Айнур Шәймәрданов җитәкли. Элеккеге директорларның исемнәре сәхнәдән зур горурлык һәм хөрмәт белән аталды. Белем йортын 11 ел буена җитәкләгән, һәр яңалыкны иң беренчеләрдән булып күреп алырга, гамәлгә ашырырга омтылып яшәгән Ринат Хәбибуллин һәм 8 ел буена директор булып эшләгән, Россия күләмендә кабул ителгән проектларда җиңү яулап, матур нәтиҗәләргә әйдәгән Айгөл Хәнәфиева да кадерле кунак иде юбилейда. Бәйрәмгә килгән элеккеге химия укытучысы Суфия апаның ире Нурислам Насыйбуллин 16 ел буена иң авыр вакытларда җитәкләгән мәктәпне.

- Директор – мичкә ягучы да, тәрбияче дә ул. Гаилә гел икенче планда булды инде. Мич ягып этләнә торгач, Саба районында гына түгел, республика күләмендә беренче булып кертелде газ безнең мәктәпкә. Шуны хәл итәр өчен Нурислам пычрак юллардан, машина әрҗәсенә утырып, атнасына икешәр тапкыр Казанга бара иде. Башлаган эшен ахырына кадәр җиткерми калмады, – дип хатирәләргә бирелде ул.  

«Хатирә»

Хатирә дигәннән, тамаша залындагы алдагы рәтләр ветеран укытучылар белән туп-тулы иде. Сирәк кунак түгел икән алар үзләре укыткан мәктәптә. Монда «Хатирә» дигән ветераннар төркеме оештырылган һәм ул бик актив эшләп килә. 

 – Без укытканда да әйбәт иде мәктәбебез. Хәзер инде таный торган түгел. Мәктәбебезне бик яратабыз, – диештеләр алар беравыздан. Мактаулы математиклар, физиклар, чыннан да, күп иде арада. Сания апа Дәүлиева бүгенге район башлыгына белем бирүе белән дә мактанып алды: «Рәис әйбәт укыды. Класслары бик көчле иде. Ярдәмчел булдылар. Бик актив иделәр. Бөтен чараларга мөстәкыйль әзерләнделәр», – диде ул.

«Тарих»

Әлбәттә инде, элеккеге биналар сакланып бетмәгән. Әмма барысының да макетларын төзеп куйганнар. Музей директоры, тарих укытучысы Нурия  Хаҗиева безне әнә шул истәлекләр белән таныштырды.

1925 елда Байлар Сабасы авылында крестьян яшьләр мәктәбе ачыла. 1931 елда бу бина сүтелә, башка урынга күчерелеп, районара колхоз мәктәбе итеп үзгәртелә. Шул ук елны Кадеевка шахта идарәсе бүлеп биргән акчага кызыл кирпечтән ике катлы яңа бина төзелә башлый. Халык телендә «Шахтер мәктәбе» дип аталган әлеге мәктәп 1934 елда төзелеп бетә. 1976 елда аның янына өстәп, ак кирпечтән өч катлы мәктәп салына. Соңрак аны тагын да зурайталар. 2003 елдан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы  Саба урта мәктәбе дип атала башлый. 2007 елдан гимназия статусын йөртә.

Мәктәп архивында аттестат бирү кенәгәләре 1948 елдан башлап сакланган. Алардан күренгәнчә, барлыгы 14 881 өлгергәнлек аттестаты тапшырылган. Укучыларны теркәп бара торган алфавит кенәгәләре 1946 елдан җыелып килгән, аларга барлыгы 10 751 укучы теркәлгән.

Бүгенге көнгә сәяхәт

Әлбәттә инде, кунаклар беренче чиратта гимназия буйлап сәяхәт иттеләр. Коридорда ясалган күргәзмәләрдә ниләр генә юк. Махсус хәрби операциядә катнашкан укучыларын да онытмыйлар. Китапханәдә кызыклы очрашулар да үтә икән. Сабаның күренекле чыгарылыш укучыларына багышлап та күргәзмә ясалган. Монда якташлары Әбрар Кәримуллин, Азат Әхмәдуллин, Рифат Свиридин, Мәгъсүм Хуҗин иҗатлары белән танышырга була.

Бүген гимназиядә 20 түгәрәк эшләп килә. Шуларның берсе, балаларны бик тә кызыксындыра торганы автомодельләштерүдер, мөгаен. Монда укучылар машиналар дөньясы белән таныша, булачак инженерлар, конструкторлар, механиклар тәрбияләнә. Шахмат, балчыктан әвәләп ясау, робот техникасы түгәрәкләре дә гөрләп эшли. Федераль проект кысасында агротехкласс ачылган. Әлеге сыйныфта 26 укучы чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Әлбәттә инде, гимназия тормышында спорт зур урын алып тора. Уңышларның нинди икәнлеген кубокларга, мактау кәгазьләренә карап та аңлап була

Кыскасы, киләчәктә һөнәр сайларга менә дигән әзерлек бара монда. Район башлыгы Рәис Миңнеханов: «Укучыларыбыз туган җиребезне тагын да матурларга, баетырга әзерләнә», – дигән иде. Моның өчен гимназиядә зур көч куелганына безне, чыннан да, ышандыра алдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре