Тарихта калыр өчен. Архив хезмәтенең үзенчәлекле һәм әһәмиятле бурычлары хакында

Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы дәрәҗәдә уздырыр өчен һәр кеше, һәр оешма үз өлешен кертергә тырыша. Архив хезмәткәрләре бу җәһәттән аеруча «бәхетле». Елъязмалар саклана торган урынга мәгълүмат, тарихи дөреслек эзләп мөрәҗәгать итүчеләр бихисап. Хөкүмәт йортында узган брифингта архив хезмәтенең үзенчәлекле һәм әһәмиятле бурычлары хакында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова бу эшләрне беренче чиратта 2024 елның 8 маенда Россия Президенты Владимир Путин кул куйган «Тарихи агарту өлкәсендә Россия Федерациясенең дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы Указга бәйли. Комитет бу җәһәттән максатларны да, аны үтәү юлларын да билгеләгән. Россия тарихындагы иң әһәмиятле вакыйгаларны, бигрәк тә Ватанны саклаучылар турында истәлекләрне саклау турында алар көндәлек кайгырта. Бүген исә махсус хәрби операциядә катнашучылар тормышына аерым игътибар бирелә.

Батырларыбыз турындагы архив документларын мәңгеләштерү ни өчен кирәк, дигән сорауга Гөлнара Габдрахманова үз җавабын бирде.

– Еллар үткән саен узган гомер тоныклана, ул чорда барган вакыйгалар онытыла бара. Шуңа күрә тарихи дөреслекне бозып күрсәтүчеләр килеп чыккалый. Мондый хәлләргә юл куймас өчен нигезле документлар сакланырга тиеш, – диде ул.

Сан

Татарстан Республикасы архивы фондында барлыгы 4,6 млн берәмлек саклана. Бөек Ватан сугышы чорына караган документлар – 149 363 берәмлек. Шулар арасыннан 2020–2024 елларда гына да 678 берәмлектән торган 26 документ кабул ителгән.

Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина исә өч яклы килешү нигезендә алып барылган эшчәнлекләре белән таныштырды. Монда сүз ул җитәкләгән фонд, Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан дәүләт архивы» бюджет учреждениесе турында бара. «Без берләшеп эшләгәндә генә көчле», – диде Гүзәл Любисовна бу уңайдан. Шулай ук фонд эшчәнлеге белән дә таныштырып үтте. СВОда һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына экскурсия үткәреп, аларны архив эше белән таныштыру, мастер-класслар үткәрү, Россия Геройларының шәхси архив фондларын формалаштыру, СВОда һәлак булганнарның документларын җыю буенча Татарстан районнары белән элемтәдә тору кебек эшләрнең барысын да фонд башкара. Моннан тыш «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы»нда махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчылар истәлегенә экспозиция ачылган. Шулай ук «Татарстан Геройлары әниләре», «Татарстан Геройлары хатыннары», «Герой әтисе» һәм «Герой балалары» дип аталган фотокүргәзмәләр эшли. Фонд хезмәткәрләре мондый күргәзмәләрнең башка музейларда, авыл клубларында, китапханәләрдә эшләп килүен дә контрольдә тота.

СВОда катнашкан Россия Геройлары арасында иң беренче экспозиция Дамир Исламов белән Дамир Гыйлемхановка оештырылган. «Бик күп уйланганнан соң, архив белән элемтәгә кереп, энекәшебезнең исемен мәңгеләштерергә кирәк дигән фикергә килдек», –диде Дамир Исламовның апасы.

СВОда катнашучы турында мәгълүматны архивта теркәп калдыру өчен кирәк:

– шәхси рәсми документлар (таныклыклар, хәрби билет һ.б.);

– СВОда катнашкан кешенең һөнәри эшчәнлеге, тормыш юлы турындагы документлар;

– көндәлекләре, кесә дәфтәрләре, истәлекләре;

– видеоязмалары һәм СВОда катнашучы яки аның туганнары белән интервьюлар;

– төрле жанрлар буенча иҗади эшләре (җырлар, шигырьләр, рәсемнәр);

– язышкан хатлары;

– фоторәсемнәре (аерым фотолар, фотоальбомнар, фототасмалар, электрон фотоматериаллар);

– архив белән килешенгән башка документлары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре