Тәртипсезлек

«Тәртип әйбәтме, әллә тәртипсезлекме?» – дип сорау бөтенләй дә урынсыз кебек. Әлбәттә, тәртип. Кешенең үз-үзен тотышына кагылганда, тәртип тәрбиялелекне, тактны, язылмаган кагыйдәләргә буйсынуны аңлата. Яныбыздагы тирәлек, мохит, тирә-як дигәндә –  системалылык, эзлеклелекне, буталчыклык булмауны. Тик менә тәртипсезлекне, хаосны өстен күрүчеләр, мактаучылар да юк түгел. Өстәвенә истәлекле көннәр арасында да бу атнада билгеләп үтелә торган Тәртипсезлек көне дә бар икән әле.

Без, кешеләр, шундый җан ияләре инде: матди тормышта безгә матур геометрия – төз урамнар, тигез асфальт, бөтен почмаклары да туры булган йортлар, җиһазлар, тигез ара калдырып утыртылган агачлар һәм һәр нәрсәнең үз урынында булуы кирәк. Без шуны һәм һәр әйбернең без теләгән, без рациональ санаган җирдә торуын, билгеле бер мантыйк белән урнашуын яратабыз, шуны тәртипкә саныйбыз. Ә менә табигать аның ишене белми. Ул тәртиптән бигрәк тәртипсезлекне ярата: табигатьтә шакмакны да, туры сызыкны да, куна тактасыдай тигезлекне дә, без теләгән системалылыкны да күрмәссең. Кыр-яланнарда орлык кая төшкән – шунда шыткан, төрледән-төрле «тәртипсез» үләннәр үсеп утыра. Урман, тауларда да шундый ук хәл – бер квадрат метр җирдә дә ниндидер канун, система, геометрия белән исәпләшү, кайсыдыр кагыйдәне саклау күрмәссең. Елгаларга тикле турылыкны санламыйча боргаланып ага. Тик, бернигә дә карамастан, табигать, барыбер камил, төзек һәм ифрат та матур. Ул кеше заты булдырган, тудырганга караганда камилрәк һәм матуррак, хәтта тәртиплерәк дияр идем.

Ул гынамы?! Вакыт һәм табигать кеше эшчәнлеген, ул тәртипкә салганны (мәсәлән ул төзегән тигез юлны, җиткергән йортны) акрынлып юкка чыгарырга, бетерергә тырыша. Бетерә дә. Андый тырышлыкны без тузу дип атыйбыз. Агач йорттан бер гасыр эчендә, мәсәлән, черек бүрәнә өеме генә калырга мөмкин. Таш йорттан, берничә йөз ел узуга, ком-таш өеме. Бу – кеше кылганны кабул итмәү, башка төр тәртип урнаштыру. Шундый нәтиҗә чыга: без тәртипкә санаганнар белән табигать һәм аның яклы булган вакыт галиҗәнапләре оештырган тәртип – икесе ике нәрсә.

Элегрәк термодинамика төшенчәсе – энтропия турында язган, искәрткән булды. Тәртипсезлек, хаос дәрәҗәсен билгеләүче термин ул. Тәртип, системалылык аз гына да күзәтелмәгән җирдә энтропия максималь. Табигатьтә дә ул максималь диярлек. Кеше, зурдан алганда, табигатькә, энтропиягә һәрчак каршы бара: нәрсәдер булдыра, җиткерә, геометрия белән мавыга, вакытка, тузуга тиз бирешмәс материаллар уйлап таба. Шакмак кварталларга бүлеп, алагаем мегаполислар төзи, урманнарны кисеп, киң юллар сала, елгаларны буа, сазлыкларны киптерә, ягъни «кыек» урыннарны «төз» итә. Төз итәм дип уйлый. Тик аның «төзлек»кә омтылуы ахыр чиктә барыбер юкка. Нәрсә генә ясап куйса да, зурдан алганда, ул вакытлы. Нәкъ Фирдәүси әйткәнчә: «Бар да югала, вакыт тузаны каплый барысын да». Килер буыннарга барын да яңартасы, яңадан булдырып торасы...

Тәртип ясаучы үзе тәртиплеме соң? Көндәлек мәшәкатьләр, ашкынлык, кыбырсу белән тулы бүгенге тормышта аерым кеше өен дә артык тәртиптә тота алмый. Баштагы тәртип турында инде әйткән дә юк. Булгаков герое профессор Преображенский сүзләрен искә төшерик: «Тәртипсезлек, җимереклек клозетларда түгел, башларда». Шуңа һәм кеше затындагы күпсанлы кимчелекләрне, бүгенге экологияне исәпкә алганда, «Кеше булдырган тәртип – тәртип түгел» дигән уй туа. Кешенең табигатькә үзенекен тагарга маташуын, табигатьне үзгәртергә тырышуын хаталану дип кабул итү дөресрәк. Кайберәүләр катырак та әйтә, кешене «эволюция ялгышы» дип атый. Табигатьне санламау, андагы «тәртипсезлек» белән көрәш адәми затның үз башына ашкынуы булырга да мөмкин бит. Табигатьнең – инде әйтелгәнчә, үз кануннары, миллион еллар буе камилләшкән, формалашкан үз тәртибе. Җирдән аерылып, галәмгә, шул ук Кояш системасына күчсәк, тәртипнең иң олысын, адәми затның кулы җитмәслеген дә күрәбез. Секундлык төгәллек белән, нәкъ бер тәүлек әчендә Җир үз күчәре тирәсендә бер әйләнеш ясый. Коточкыч төгәллек һәм башка сыймаслык тизлек белән планетабыз бер ел эчендә Кояш тирәли әйләнеп чыга. Менә кайда ул бөек һәм чын тәртип!..

Кеше, аның холкы, тәртип һәм тәртипсезлеге хакында сөйләшкәндә, әле тагын бер нечкәлек хакында әйтәсе килә. Артык тәртипле зат турында «скучный кеше» диләр. Ниндидер регламент, тәртип буенча, аңардан тайпылмыйча яшәү гадәттә торгынлыкка илтә. Андый тормыш, «день сурка» дип аталучы игезәк көннәр – югалган көннәр. Димәк, тәртипнең чамасы булырга, ул сорылыкка, төссезлеккә илтмәскә тиеш. Чеховның барыбыз да белгән «Футлярдагы кеше» дигән хикәясендәге Беликов гомере буе «Берәр нәрсә генә килеп чыга күрмәсен», –  дип, һәр яңалыктан куркып, үзенең генә түгел, башкаларның да тормышын билгеле бер кысалар эчендә тотарга тырышып яши. Ахырда артыкка киткән кысанлык, регламентлылык (хатын-кызның велосипедта йөрүе мораль нормаларга туры килми, дип бәяләү) конфликтка, конфликт аның үлеменә китерә...

Кешенең табигать белән мөнәсәбәтләрдә тәртипле, башка гамәлләрендә, фикердә билгеле бер күләмдә гыйсъянчы булуы кирәктер ул. Шул чагында гына ул яңа идеяләр, аларны тормышка ашыру юлларын таба, ачышлар ясый. Калыпланган аң андыйны барлыкка китерергә сәләтсез. Стандарт булмаган фикерләүгә ия кешеләр генә фәнне, технологияләрне әйдәкли. Абсолют хаос начар, тик дозалы тәртипсезлек – зур потенциалга ия күренеш. Гамәлләрдә – тәртипле, уй-хыялларда бераз тәртипсез буласыдыр безгә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре