Газетага язылу

Татар дөньясы үзенең каһарман улы Муса Җәлилне хөрмәтләп искә алды

15 февральдә татар дөньясы үзенең каһарман улы, патриотик-шагыйрь Муса Җәлилне хөрмәтләп искә алды.

Татар дөньясы үзенең каһарман улы Муса Җәлилне хөрмәтләп искә алды
rais.tatarstan.ru

Төрле төбәкләрдә аның истәлегенә куелган һәйкәлләр янына татар зыялылары, милләттәшләребез җыелды. Казанда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды. Иртәдән 1 май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды. Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Шагыйрьне хөрмәтләү чарасы Татарстан Милли музеенда дәвам итте. Биредә музей фондыннан Җәлилнең фашист тоткынлыгында язылган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр җыентыгының чын нөсхәсен чыгардылар. Әлеге тарихи вакыйгада катнашкан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Безнең халкыбызда бик күп онытылмас шәхесләр бар. Һәм безнең өчен хәтер ул – зур тарих. Шәхесләребезне хөрмәтләп хәтердә саклыйбыз икән, димәк, безнең халкыбызның киләчәге дә бар», – дип белдерде.

Кич белән тантаналы чара Камал театры бинасында дәвам итте. Анда Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Мәңгелек җыр» дип аталган кичә һәм VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты узды. Зал бәйгедә җиңү яулаган лауреатлар, әти-әниләр, укытучылар, сәнгать әһелләре белән шыгрым тулы иде. Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашкан тантанага җыелучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Муса Җәлил узган тормыш юлы ул – туган җиргә мәхәббәт, ил алдындагы бурычың һәм кешелеклелек, сынаулар алдында сыгылып төшмәүне чагылдырган үзе бер поэма. Каһарманның исеме илгә урау юллар аша кайтты. «Моабит дәфтәрләре» – шагыйрьнең тугрылык билгесе. Ихласлык, газап һәм ышаныч белән тирән сугарылган шушы мирас бүген дөньядагы меңнәрчә кешене берләштерә. Халыкара «Җәлил укулары» моңа ачык мисал булып тора», – диде ул.

Сигезенче тапкыр оештырыла торган әлеге бәйге – Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе. Аның географиясе елдан-ел киңәя. Быел Россиянең 39 һәм Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан кебек чит илләрдән 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Шигырьләр 26 чит телдә яңгырый. Катнашучыларның иң кечесенә – 4, иң өлкәненә 88 яшь.

Арча районында балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшләүче Рәмзия Гарифуллина конкурста инде берничә ел катнаша. Соңгы ике елда җиңү яулаган. Әниләренең уңышын күреп, кызы Рәфинә белән улы Риназ да кушылганнар. Алар да – лауреат. «Җәлилнең иҗаты көчле, аның әле ачылып бетмәгән яклары да күптер. Татар әдәбиятына хөрмәтне арттыра. Бәйгедә катнашкан саен тагын да дәвам итәсе килә», – ди Рәмзия ханым.

Балтач районы кызы Энҗе Галимуллина да инде өченче тапкыр катнаша икән. «Җәлил укулары»нда катнашу ул – каһарман-шагыйребезне хөрмәтләү, олылау», – ди Энҗе.

Шунысы сөендерә: бәйге татарларның гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итте. Татьяна Кузьмина рус милләтеннән. Бәйгедә башта аның улы Саша катнашкан.

Аннары әнисе дә кушылып китә. «Мин болгар телен беләм. Җәлилнең аз булса да шул телгә тәрҗемә ителгән шигырьләре дә бар икән. Мин эзләп таптым да «Ышанма», «Чәчәкләр» шигырьләрен өйрәндем һәм лауреат булдым», – дип елмая Татьяна. Ул – кул эшләре остасы да. Гала-концертка үзе теккән хәситә һәм калфакны да киеп килгән. Улы Саша татарча өйрәнә башлаган. Алай гына да түгел, Пушкин иҗатына багышланган бер конкурста Саша таҗик малае Әхмәт Әхмәтов белән танышкан. Аңа «Җәлил укулары» турында сөйләгәч, Әхмәт кызыксынып китеп, Муса Җәлил шигырен өйрәнә, быелгы бәйгедә катнаша һәм җиңү яулый. Менә шундый дуслык һәм бердәмлек бәйгесе ул – «Җәлил укулары».

Тагын бер үзенчәлеге – катнашучыларга Җәлил шигырьләрен генә түгел, ә башка фронтовик шагыйрьләрнең, якташларының иҗатларын эзләү, барлау һәм өйрәнү мөмкинлеген дә тудыра. Конкурста инде күп еллар танылган телевидение алып баручысы һәм педагог Инсаф Абдулла жюри әгъзасы булып тора. Аның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бер үтенече бар: «Җәлил иҗаты шактый тирән һәм кызыклы. Балаларны конкурска әзерләгәндә мәктәп программасына кермәгән һәм әле сәхнәдә еш яңгырамаган шигырьләренә дә игътибар итсеннәр иде», – ди ул.

Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үзе бер әдәбият дәресенә тиң булып чыкты. Анда шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын, чордашлары белән мөнәсәбәтләрен чагылдыра торган бик матур спектакль дә тәкъдим ителде. Ул сценарий авторы Резедә Гобәева һәм режиссер Радик Бариев тырышлыгы белән әзерләнгән. Залда утыручылар кыска гына вакыт эчендә Мусаның эчке кичерешләрен тойды, аны үз иленә, үз халкына тугры, батыр йөрәкле ир буларак та ачты.

Гала-концерт быелгы бәйгедә җиңгән 112 лауреат һәм зал тулы тамашачы башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре