Татар мәктәпләренең кимүе, туган телләрне укыту, чит төбәкләрдә татар теленең торышы...

Татар мәктәпләренең кимүе, туган телләрне укыту, чит төбәкләрдә татар теленең торышы... Узган ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында журналистлар Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга милли мәгарифкә багышланган сорауларны яудырып кына торды. Шулай ук илкүләм проектлар һәм башка темалар да читтә калмады.

Туган телләр турында

Узган елның 30 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин туган телләрне саклау, үстерү буенча йөкләмә бирде. Мәктәпләрдә туган телләрне укытуда ниләр үзгәрәчәк?

– Документ төрле бүлекләрдән тора ул. Беренчесе – рус телен дәүләт теле буларак үстерү буенча бердәм дәреслекләр булдыру. Бу эшне 2026 елның октябренә төгәлләү каралган. Ә менә быел көз туган телләр буенча бердәм дәреслекләр булдыру күздә тотыла, – дип ачыклык кертте Илсур Һадиуллин.– Бездә федераль исемлеккә 84 дәреслек кертелде. Татар теле һәм әдәбиятыннан тагын 26 әсбап кертеләчәк. Бер генә линия калса да, курыкмыйбыз. Дәреслекләр җитә. Бер нәрсә бар: «туган тел» дигән төшенчә хәзер инде «Россиядә яшәүче халыкларның теле» дип аталачак. Халык теле булгач, ничек буласын әлегә төгәл әйтеп булмый. Куркыныч әйбер булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Россия Мәгърифәт министрлыгы каршындагы Туган телләр институты вәкилләре белән бу уңайдан эш алып барабыз.

Мәктәпләр ябылу турында

2022 елда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 670 мәктәп булса, соңгы мәгълүматлар буенча бу сан 591 гә калган. Сәбәбе нәрсәдә?

– Дөрестән дә, татар мәктәпләре саны кими бара. Ябылу сәбәбе – балалар саны азаю яки булмау. Татар мәктәбе генә түгел, чуаш, удмурт мәктәпләре дә кимеде. Шәһәрдә, район үзәгендә милли мәктәпләр саны азаймады. Мәктәпләр саны – авылның торышын билгеләүче күрсәткеч. Яшьләрне авылга тартырга кирәк, – диде министр.

Илсур Һадиуллин белдергәнчә, бүген 300 дән артык аз комплектлы мәктәп исәпләнә. Шуның 72 се – авыллардагы башлангыч мәктәпләр.

Чит төбәкләрдә татар телен укыту турында

Россия төбәкләрендә милли мәгарифнең торышы, кадрлар мәсьәләсе ничек? Министр әйтүенчә, татар телен 28 төбәктәге мәгариф оешмаларында  өйрәнәләр. Шул исәптән 24 ендә – укыту планы, 15 ендә – факультатив дәресләр, 19 ында – түгәрәк кысасында. Барлыгы 170 меңнән артык укучы татар теле, әдәбиятын өйрәнә дигән сүз бу. Моннан тыш, төбәкләрдә татар иҗтимагый оешмалары, татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре дә бар. Ил төбәкләрендә 1 меңгә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Министрлык укытучылар әзерләү, аларның белемен күтәрү мәсьәләсен күз уңында тота. Узган ел республика бюджеты хисабына төбәкләрдә төрле фәннәрне укыткан 35 укытучы татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алган. Моннан тыш, ел саен 50 татар теле укытучысы республика бюджеты хисабына белемен күтәрә.

– Татар теле дәреслекләрен җибәреп торабыз. Узган ел 8 миллион сумнан артык бәядә әсбаплар бирдек. Бер-беребезне сакламасак, якламасак, ярдәм итмәсәк, моңа ирешү бик авыр булыр иде, – диде министр.

Мигрантлар турында

Федераль закон буенча, мигрант балалары мәктәпкә кергәндә рус теленнән тест тапшырырга тиеш. Аларга таләпләр нинди булачак? Бу тема журналистларны аеруча кызыксындырды.

– Күптән түгел законга төзәтмәләр кабул ителде. Республика мәктәпләрендә нибары 3 меңнән артык чит ил баласы укый. Күбесе – Чаллы, Казан шәһәрләрендә. Бакчаларга 300 дән артык сабый йөри. Техникумда белем алучы 500 студент бар. Аларның 85 проценты рус телен яхшы белә. Калганнары кыенлык кичерә, – диде министр, бүгенге вазгыятькә тукталып.

Илсур Һадиуллин 1 апрельдән мәктәпләрдә 1 нче сыйныфка керү буенча гариза кабул ителә башлаячагын искәртте. Аның әйтүенчә, рус телен белмәүче мигрант балаларына әзерлек төркемнәре оештырылачак. Бердәм тест үткәрү каралган. Әлегә механизмнары билгеле түгел.

– Белем алырга теләгән бер балага да каршы килмибез. Шулай итеп, рус телен белмәүче яки начар белүчеләргә 5 сентябрьгә кадәр өйрәнергә вакыт булачак. Барысының да рус телен яхшы белүен телибез. Проблема булса, укытучылар, студентларны беркетәчәкбез, – диде министр.

Илкүләм проект турында

Узган ел республикада илкүләм проект кысасында 8 мәктәп төзелгән. Бу – 8500 укучыга урын дигән сүз. Моннан тыш, ике өстәмә корпус булдырылган. Берсе быел ачылачак.

– Быелга илкүләм проект расланды. Казан һәм Чаллыда ике мәктәп салыначак. Питрәчнең Көек авылында, Яшел Үзәннең Октябрьский бистәсендә ике бакча төзеләчәк. Барлыгы 10 мәктәп һәм 2 бакча ремонтланачак. Сарман аграр көллияте, Чаллының политехника техникумы һәм Түбән Камадагы уку йорты яңартылачак. 74 мәктәп ашханәсе төзекләндереләчәк. Бу – федераль программа буенча планлаштырылган эшләр, – диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре