«Татар сүзе» бәйгесе турында: «4500 катнашучы арасыннан «иң-иң»нәрен сайлап алу бик авыр»

Татар сүзе – чиксез! Бишенче тапкыр оештырыла торган «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесе быел әнә шундый шигарь белән уза. Аның Гала-концерты 25 сентябрьдә Казанның Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.

Әлеге бәйге – республикадагы иң мәртәбәле чараларның берсе. Катнашучылардан 4500 гариза кабул ителү дә моны раслый. Узган ел белән чагыштырсак, быел гаризалар саны бер меңгә артыграк. Татарстан районнары арасында Азнакай, Арча, Актаныш, Минзәлә, Балтач, Саба районнары аеруча актив булган. Иң күп гаризалар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән. Яшел Үзән районында яшәүче 100 яшьлек Зөһрә әби Нуруллина да әнә тыныч кына өендә утыра алмаган. Бәйгегә ул үзе язган шигырьләрен сөйләп җибәргән. Россия төбәкләреннән Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия республикалары, Төмән, Киров, Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре теләп катнашкан. Конкурска эшләр Үзбәкстан, Казахстан, Төркиядән дә килгән.

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, инде өченче ел «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Бәйгенең премиаль фонды – 2 000 000 сум.

«Татар сүзе» әдәбиятыбызны, язучыларыбыз әсәрләрен башка милләт вәкилләре арасында да популярлаштырырга ярдәм итә.

– Республикада һәм күрше төбәкләрдә яшәүче чуаш, мордва, удмурт, мари халыклары да бәйгедә актив канаша башлады. Алар татар шагыйрьләренең, аеруча Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен дә сөйлиләр. Бәйгедә башка милләт вәкилләре өчен «Туган тел» номинациясе бар, – диде бәйгегә багышланган матбугат очрашуында «Шаян ТВ» телеканалы башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

Барлык номинацияләр арасында да иң популяры – «Иҗади гаиләләр». Быел ике меңгә якын гариза килгән. Ә халык арасында да иң күп бәхәсләр тудырганы – «Профессионаллар». Ул жюри өчен дә иң авыры икән.

– Артистлар, башка сәнгать кешеләре сүзнең тәмен, мәгънәсен тоеп, аңлап сөйли. Алар арасыннан «иң-иң»нәрен сайлап алу бик авыр, – ди жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов.

4500 гариза арасыннан җиңүчеләрне нинди таләпләргә таянып сайлыйлар соң? – Син үз фикереңне, татар сүзен халыкка җиткерергә телисең икән, сәхнәгә чыккач, шигырьнең нәрсә турында икәнен аңлап сөйләргә тиеш. Залда тамашачылар: «Моңа ни өчен беренче урын бирелде икән соң?» – дип утырмасын, – ди Ирек Хафизов.

Башка милләт балалары арасында татарча шигырь ятлап сөйләүчеләр арткан. Бу да «Татар сүзе»нең әһәмияте хакында сөйли. Гомумән, бәйгедә иң күп катнашучылар ул – балалар. Жюри да аларның видеоязмаларын карау иң рәхәте дип белдерә.

«Татар сүзе» чиксез булуын раслый торган тагын бер нәрсә – бәйгедә катнашучыларның төрлелеге. Узган елларда мич чыгаручылар, шахтерлар, шигырь сөйләп, жюриның күңелен яуласа, быел ветеринар-табиблар, көрәшчеләр, физика, математика укытучылары да бар. Халык шигърияттән  читләшкән заманнар да булды бит. Хәзер, киресенчә, шигырь концертларда да, радио-телевидениедә дә ешрак яңгырый.

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесендә быел 38 җиңүче сайлап алынган. Алар барысы да дипломнарга һәм акчалата премияләргә лаек булачак. Җиңүчеләрне якыннанрак күрергә теләүчеләрне Гала-концертта көтеп калалар. Татар сүзен зурлаучыларга кул чабып, уңышларына сөенеп кайтыйк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре